Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Староашитский детский сад Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422030, Республика Татарстан, Арский район, дер. Старый Ашит, ул. Школьная, д. 7 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dssashit.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Староашитский детский сад Арского муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Нигаматзянова Айгуль Хайдаровна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 16 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Староашитский детский сад Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << ( 61 ) 62 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Әниләргә бүләк ясадык! 02.03.2016

Яз табигатьтәге үзгәрешләр белән генә чикләнеп калмый, ул безгә иң күркәм бәйрәмнәрнең берсе булган әниләр, әбиләр, апалар, кызлар бәйрәме булган Халыкара Хатын-кызлар көнен бүләк итә. Шул уңайдан без әниләребезгә менә шундый матур чәчәкләр ябыштырылган картина ясап бүләк итәргә булдык. Бәйрәм белән кадерле әниләребез! Без сезне бик яратабыз!
-
Кара каргалар килде 01.03.2016

Саф һавага уйнарга чыккач, без табигатьтәге һәрбер яңалыкка игътибар итәргә тырышабыз. Бүген дә табигать безне кошлар тормышындагы үзгәреш белән сөендерде-агач башында бер төркем булып кара каргалар утыра иде. Бүген язның беренче көне икәнен белгәннәр, безгә яз килгәнен хәбәр итәргә ашыкканнар күрәсең. Рәхим итегез, яз хәбәрчеләре!
-
Язны көткәндә 26.02.2016

Кышның соңгы көннәре, озакламый җиребезгә яз килер. Ә без язны үзебезчә якынайтырга булдык, якын тирәдә үскән агач ботакларын сындырып алып бүлмәбезгә алып кереп суга утыртып куйдык. Бу безгә табигатьтәге үзгәрешләрне күзәтеп барырга, табигать белән дуслашырга ярдәм итәр.
-
Уенчыклар юабыз 25.02.2016

Бала дөньны танып белә башлау белән хезмәт күнекмәләрен дә үзләштерә башлый. Үз-үзенә хезмәт күрсәтү кебек иң гади күнекмәләрне үзләштергәч яше үсү белән хезмәтнең катлаулырак төрләренә дә өйрәнү ихтыяҗы башлана. Табигать почмагында эшләү, көнкүреш-хуҗалык хезмәте белән шөгыльләнү, дежур тору, яшелчә бакчасында эшләү кебек эшләрне балалар теләп башкаралар. Бу аларда ярдәмчеллек, төгәллек, хезмәт сөючәнлек сыйфатлары тәрбияләргә ярдәм итә.
-
Буягычлар буйыйбыз 24.02.2016

Буш вакытларыбызда яратып шөгыльләнә торган тагын бер һөнәребез-буягычлар буяу. Төрле кызыклы әкиятләрне, андагы персонажларны матур-матур төсләр белән "җанландыру" күңелләргә шатлык өсти. Шул рәвешле без пөхтәлеккә, контурдан чыкмыйча буярга, буяу күнекмәләрен үстерергә өйрәнәбез. Без бит булачак укучылар-бу күнекмәләр безгә мәктәптә һичшиксез кирәк булачак!
-
Мин үскәч кем булырга телим? 19.02.2016

Һәркөн иртәнге әңгәмәләр вакытында нинди дә булса темага сөйләшү алып барыла. Бүген дә без "Үскәч кем булырга?" дигән сорауга җавап эзләдек. Күбебез үзебезнең яраткан әтиләребез юлыннан барырга булды. Чөнки алар гына көчле, алар гына үзләренең эшенең чын остасы. Кем генә булсак та һәр һөнәр үзенчә мөһим, үзенчә кирәк. Шундый нәтиҗә белән бүгенге әңгәмәбезгә йомгак ясадык.
-
Әтиләр көненә бүләк ясыйбыз! 18.02.2016

23 февраль-Ватанны саклаучылар көне. Кайчандыр безнең әтиләребез, абыйларыбыз да Ватанны саклаганнар. Без әтиләребезне әлеге бәйрәм уңаеннан котлап, бүләкләр ясадык. Шатландырыйк әле үзләрен бәйрәм уңаеннан! Зур үсеп кенә бетик, үзебез дә алар кебек һаваны, җирне, суны саклаучылар булырбыз! Менә күрерсез!
-
Кошларны күзәтү 17.02.2016

Көннәр язга таба авышкач, кошлар да җанлана башлый. Әнә чыпчыклар көннең язга таба баруын сизеп ничек сөенешәләр! Әйтерсең авыр сынаудан соң үзара куанышып фикер алышалар. Ә без балалар белән озын салкын кышны исән-сау үткәреп килүче кошлар өчен дә, көннән-көн язны якынайта баручы табигатькә карап та сокландык.
-
Муса Җәлил-герой-шагыйрь 16.02.2016

Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан "Муса Җәлил-герой-шагыйрь" дигән темага әңгәмә үткәрелде. Аның балалар өчен язылган шигырьләрен тыңладык. М.Җәлил иҗаты аша балаларда Ватанга тугрылык, патриотик хисләр тәрбияләү бурычы куелды.
-
Сөйкемле Шүрәле 15.02.2016

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тиздән 130 еллык юбилеен каршы алачакбыз. Аның мәңге үлемсез, зур тәрбияви әһәмияткә ия булган шигырьләре һәм әкиятләре, поэмалары ничәмә-ничә буын балаларының күңелен яулады. Авторның "шүрәле" поэмасы исә бигрәк тә актуаль, ул үзенең беркатлылылыгы, бераз шаянлыгы һәм аз гына ахмаклыгы белән нәниләребезнең дусты, балалар бакчаларының даими кунагына әйләнде.









