Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Староашитский детский сад Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422030, Республика Татарстан, Арский район, дер. Старый Ашит, ул. Школьная, д. 7 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dssashit.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Староашитский детский сад Арского муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Нигаматзянова Айгуль Хайдаровна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 16 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Староашитский детский сад Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 61 62 63 ( 64 ) 65 66 67 68 69 70 >>
-
Гөрләп үтте чыршы бәйрәме! 30.12.2015

Тагын бер ел тарихка кереп урын алырга әзерләнә. Тиздән, бик тиздән без өр-яңа 2016 елны каршы алачакбыз. Ә без инде аны бакчабызда каршы алырга өлгердек. Киң күңелле Кыш бабабыз безгә бүләк тулы капчыклар, төрле күңелле уеннар белән беррәттән 2016 елны алып килде. Урман кунаклары, Убырлы карчык һәм башкалар катнашындагы бәйрәм тамашасы бик күңелле үтте. Барыбыз да канәгать калдык
-
Әти-әниләр җыелышы 29.12.2015

Бакчада һәр яңалык белән әти-әниләрне таныштырып барырга тырышабыз. Бүгенге әти-әниләр җыелышында да балалар бакчасы мөдире Нәҗмиева В.Н. бакчага түләүләр турындагы яңалыкларны әти-әниләргә җиткерә.
-
Чыршыларыбыз 28.12.2015

Яшел чыршы , басып торчы
өйнең түрендә.
Балалар шигырьләр, җырлар өйрәнә, түземсезлек белән бәйрәмне көтә.
-
Чыршы янында сак бул 25.12.2015

Чыршы бәйрәме якынлашкан саен бакчабызда нәниләргә янгын куркынычсызлыгы казыйдәләре аңлатыла. Өлкәннәрдән башка гирляндалар кабызу, утлар белән уйнау хәтәр икәнлеге кисәтелә. Бәйрәмнәребез күңелсезлеккә әйләнмәсен!
-
Безнең кул эшләребез 24.12.2015

Бик тырышып матур тасмалардан чылбырлар ясап өйрәндек. Бүлмәбезне бизәп торсын әле. Чыршы бәйрәме җитә бит.
-
Иң кыска көн 22.12.2015

Бүген иң кыска көн. Алга таба төн кыскара, көн озыная барачак.
-
Табигать шаярта
21.12.2015
Халыкта шундый сынамыш бар: 21 декабрьдә бәс күзәтелсә, мул иген уңышына. Ә табигать шаярта, бүген тышта яңгыр яуганын күзәтәбез.
-
Кыш бабайга хат 19.12.2015

Тиздән, бик тиздән җиребезгә өр-яңа ел аяк басар. Аны безгә кем алып киләме? Әлбәттә юмарт, мәңге картаймас Кыш бабабыз инде. Ә без аннан ниндидер бер могҗиза, хыялларның чынга ашуын көтәбез. Менә бүген дә без тәрбияче апабыз белән Кыш бабабызга хат язарга утырдык. Без нәрсә телибезме? Иң беренче чиратта ил-көннәребезгә тынычлык, әти-әниләребез һәм башка якыннарыбызның сәламәт булуын, безнең кебек матурдан матур балалар туып бакчаларыбызны тулыландырып торуын сорыйбыз. Я, ярый, җитеп торсын, калганы-сер!
-
юл йору кагыйдэлэрен ойрэтуне дэвам иту 14.12.2015

Балаларда юл йору кагыйдэлэрен ойрэтуне даими рэвештэ ныгытып торырга кирэк. Без балаларыбызда юл йору кагыйдэлэрен истэ калдыру максатыннан, уен элементлары кертеп торле кызыкЛЫ чаралар оештырабыз.
-
Кар бортеге ясау 11.12.2015

Салкын, саф һава,
Йомшак кар ява.
Урамга чыксаң,
Битләр кызара.
Кар бөртекләре
Өстеңә куна,
Үзләре матур
Һәм салкын була.









