Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Староашитский детский сад Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422030, Республика Татарстан, Арский район, дер. Старый Ашит, ул. Школьная, д. 7 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dssashit.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Староашитский детский сад Арского муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Нигаматзянова Айгуль Хайдаровна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 16 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Староашитский детский сад Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 59 ( 60 ) >>
-
Г. Тукайның 130 еллыгы уңаеннан әдәби викторина 13.04.2016

Быел татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел. Ничәмә-ничә буын балалары шагыйрьнең зур тәрбияви әһәмияткә ия булган әкият-шигырьләрен укып, тыңлап тәрбияләнгән. Әлеге әһәмиятле вакыйга уңаеннан безнең бакчабызда китапханә мөдире Гөлнара апабыз белән берлектә "Тукай әкиятләре буйлап сәяхәт" дигән әдәби викторина үткәрелде. Бу очрашу безнең өчен бик файдалы булды.
-
12 апрель - Космонавтика көне 12.04.2016

Бүген балалар аппликация шөгылендә ракеталар ясап ябыштырдылар. Алар ясаган ракеталар киләчәктә галәмгә юл алыр.
-
Әвәләү шөгылендә 11.04.2016

Бүгенге шөгыльнең максаты балаларны берничә өлештән торган предметларны әвәләргә өйрәтүне дәвам итү, уч төбендә түгәрәк әвәләү ысулларын камилләштерү, бер-берсен тоташтыру күнекмәсен ныгыту. Балалар чын күңелдән тырышып эшлиләр.
-
Төзүчеләр һөнәренә кызыксыну уяту 08.04.2016

Бакчада балаларга төрле һөнәр ияләре турында белем бирелә. Алар үзләренең кызыксынуларын рәсемнәрдә, конструктор җыелмаларында чагылдыралар.
-
Витаминлы яшелчәләр 06.04.2016

Балалар белән витаминлы яшелчәләрнең файдасы турында даими искә төшерелә. Балалар яшел суган кыягының үсешен һәрдаим күзәтеп баралар.
-
Язгы сынамышлар ни әйтер 04.04.2016

Табигатьтә яз хакимлек итә. Ә без бүген язгы сынамышлар белән кызыксындык .
Ала карга агач бантына кунса, яз тиз, җиңел килер, җиргә кунса - озак килер.
Апрель аенда торна кычкырса, ел яхшы килә.
Яз көне агачлар бөреләрен астан яра башласалар, яз тиз килә.
Зирек агачы башлап яфрак ярса, җәй яңгырлы һәм җылы була, ә каен агачы башлап ярса, җәй корылыклы була.
-
1 апрель - кошлар көне 01.04.2016

1 апрель - кошлар көне.
Кошлар- табигать күрке. Аларның матурлыгын күреп, тылсымлы җырларын тыңлап, күңел сафлана; алар табигатькә , безнең күңелләргә ямь өстиләр. Ә китергән файдалары сөйләп бетергесез. Шуңа күрә без кошларны яратабыз, саклыйбыз, алар турында кайгыртабыз.
-
1 апрель - көлке көне 01.04.2016

1 апрель - көлке көне.
-
Гаилә бәйрәмендә 04.03.2016

4 нче мартта әти-әниләр катнашында "Гаилә бәйрәме" үткәрдек. Барыбызның да әти-әниләре килде, алар безнең белән төрле уеннарда катнаштылар. Ә без әти-әниләребезгә үзебез өйрәнгән җыр-биюләрне, үз кулларыбыз белән ясаган кул эшләнмәләребезне бүләк иттек. Бәйрәм бик күңелле үтте!
-
Прогулкадан кергәч 03.03.2016

Бала кече яшьтән үк үз-үзенә хезмәт күрсәтә белергә өйрәнергә тиеш. Мөчтәкыйль рәвештә киенеп чишенү, юеш киемнәрен кибәргә кую һәм башка гади генә күнекмәлрне үтәү баланың гадәтенә керә, киләчәктә пөхтәлек, төгәллек кебек бик кирәкле сыйфатлар тәрбияләргә ярдәм итә.









