Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Староашитский детский сад Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422030, Республика Татарстан, Арский район, дер. Старый Ашит, ул. Школьная, д. 7 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dssashit.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Староашитский детский сад Арского муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Нигаматзянова Айгуль Хайдаровна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 16 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Староашитский детский сад Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 ( 56 ) 57 58 59 60 >>
-
математика өйрәнәбез 04.10.2016

Математика-ул шундый фән ,үзе кызык,үзе төгәл,үзе бераз авыр да.Шулай да аны белергә кирәк.Без аны шулай булуга карамастан көтеп алабыз һәм бик яратып өйрәнәбез.Көндәлек тормышта без математика белән һәрдаим очрашып торабыз,шуңа да аның белән дуслашырга кирәк.
-
Мәктәпкә әзерлекне бүгеннән. 03.10.2016

Баланың мәктәпкә яхшы әзерлек белән килүе киләчәктә аның әйбәт укуына ышанычбулып тора.Ел башында һәм ел азагында үткәрелүче мониторинглар моны ачыкларга ярдәм итә.
-
Өлкәннәр көнен үткәрдек!!! 30.09.2016

1 нче октябрь -өлкәннәр көне.Без бу бәйрәмне бүген -30 нчы сентябрь көнне билгеләп үттек.Бөйрәмгә бакчабызда эшләп лаеклы ялга киткән Венера,Сәрия,Рәхимә,Рәшидә апаларыбыз да килгәннәр.Бәйрәмне җыр,бию һәм уеннардан башка күзаллап та булмый.Без дә өлкәннәргә җыр-биюләр,үзебез ясаган бүләкләребезне бүләк иттек.
-
30.09.2016

Бәйрәмебезнең икенче өлеше чәй өстәле артында дәвам итте.Өлкәннәр кәнәгать булып,күтәренке күңел белән өйләренә таралдылар.
-
Әвәләү эшчәнлеге. 29.09.2016

Яраткан шөгыльләребезнең тагын берсе-әвәләү эшчәнлеге.Без аны сагынып көтеп алабыз чөнки әвәләү белән без ике атнага бер генә тапкыр шөгыльләнәбез.Бүгенге эшчәнлегебездә әкиятләрдә генә очрый торган тылсымлы кошчыкны ясадык.Матур да килеп чыкты инде кошчыкларыбыз ,әйтерсең алар безнең янга әкияттән махсус кунакка дип килгәннәр.Ышанмасгыз менә карагыз!!!
-
Рәсем эшчәнлегендә 28.09.2016

Рәсем эшчәнлеген без көтеп алабыз.Әлеге эшчәнлек вакытында бөтен фантазиябезне эшкә җигәбез.Тылсымчылар кебек кышын җәйне ,җәен киресенчә кышны тагын әллә нәрсәләр ясарга сәләтле без.Бүгенге шөгылебездә көнбагыш чәчәкләрен сурәтләдек.Сары көнбагышлар үскән җәйләрне хәтерләтеп торсыннарәле!!!
-
Балалар бакчасы хезмәткәрләре көне!!! 27.09.2016

Барлык балалар бакчасы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмебез белән тәбрик итәм.Сәламәтлек,озын гомер,тынгысыз хезмәтебездә уңышлар,сабырлык телим.Бәйрәм белән!!!
-
Яшелчә уңышы җыябыз 26.09.2016

Бүген без шөгыльләрдән соң яшелчә бакчасына ашыктык.Ни өченме?Чөнки аяз көннәр көзен сирәк була ә яшелчәләрне һәм бәрәңге уңышын җыеп алырга кирәк.Шуны истә тотып без кишер,чҗгендер,бәрәңге кебек яшелчәләрне җыеп алдык.Яшелчәләр бит алар витаминнар чыганагы,димәк,без үзебезгә кыш буе тукланырга җитәрлек витамин җыеп алганбыз.Болай булгач авырулар бездән ерак йөрсеннәр-без сәламәт балалар.
-
чәчәк орлыклары җыябыз 23.09.2016

Яшелчә ,җиләк-җимешләр белән беррәттән бакчадагы чәчәкләрнең дә орлыклары өлгерде.Саф һавага уйнарга чыккач без иң элек чәчәк орлыларының өлгергәннәрен җыеп алдык.Җәй буе җирне бизәгән купшы чәчәкләрнең инде хушлашыр көннәре дә җиткән икән бит.Шуны истә тотып ,киләсе елга да безне шулай сөендерсеннәр,бакчабызга ямь биреп торсыннәр өчен орлыкларын җыеп кибәргә куйдык.
-
Бәйрәмгә әзерләнәбез 22.09.2016

Тиздән 1 нче октябрь-өлкәннәр көне җитәчәк. Шул уңайдан без әби-бабайларыбызга кечкенә генә бүләк ясарга уйладык. Тәрбияче апабыз ярдәме белән без аларга менә шундый матур открыткалар ясадык. Әле моның белән генә чикләнеп калмыйбыз, сер итеп әйтәбез, без аларны кунакка чакырырга да җыенабыз. Шатландырыйк әле әби-бабайларыбызны!









