Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Староашитский детский сад Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422030, Республика Татарстан, Арский район, дер. Старый Ашит, ул. Школьная, д. 7 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dssashit.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Староашитский детский сад Арского муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Нигаматзянова Айгуль Хайдаровна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 16 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Староашитский детский сад Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 51 52 53 ( 54 ) 55 56 57 58 59 60 >>
-
Cпорт бәйрәме!!! 02.11.2016

Бакчабызда "Хәрәкәттә бәрәкәт" дип исемләнгән спорт бәйрәме үткәрдек.Без әле уку елы башындагы беренче спорт бәйрәме генә булса да,әлеге чарада зур балалар да,бакчага беренче елларын гына йөри башлаучы нәниләребез дә бик теләп катнашты.Балаларыбызның хәрәкәтчән,актив ә иң мөһиме сәламәт булулары без бакча хезмәткәрләре өчен сөенеч!
-
Кто выращивает хлеб!!! 31.10.2016

Задачи: Обогащение активного словарного запаса новыми существительными,ознокомление с профессиями.Закрепление изменений и навыков пользования предлогами в,под,на,за.Воспитание бережного отношения к хлебу.
-
Котлыйбыз!!! 28.10.2016

Пешекчебез Валиева Гөлназны туган көне белән котлыйбыз.Аңа бәхет ,шатлык,сәламәтлек,гаилә бәхете телибез.
-
Лего конструкторыннан төзү!!! 27.10.2016

Лего конструкторыннан төрле корылмалар ясау баланың һәрьяклы үсешен камилләштерүдән тыш фантазиясен баетырга да ярдәм итә.Киләчәктә бүгенге бакча балалары танылган конструкторлар,инженерлар булырлар һәм замана техникасы үсешенә үзләреннән өлеш кертерләр.
-
Көзге агачны күзәтү!!!! 26.10.2016

Саф һавага чыккач без эшләп ,хәрәкәтле уеннар гына уйнап калмыйбыз,табигатьтәге сезонлы үзгәрешләрне дә күзәтеп барабыз.Бүген без табигатькә чыккач сирень куагын күзәттек.Әле кайчан гына яшел төстә булган агачта бүген саргылт төс өстенлек итә,күпчелек агачлар бөтенләй ялангач калган.Шулай итеп көз көннән көн безнең табигатебезгә ныграк тәэсир итә бара.
-
Тиздән кәзге бал!!! 25.10.2016

Тиздән без быелгы уңыш бәйрәме -көзге балны бәйрәм итәчәкбез.Әлеге бәйрәм уңаеннан әти-әниләр арасында конкурс игълан ителгән иде.Бу конкурста әти-әниләребез бик теләп катнаштылар.Көзге яшелчә,җиләк-җимеш уңышыннан берсеннән берсе кызыклырак кул эшләре алып килделәр.Без бакча хезмәткәрләре моның өчен әти-әниләргә бик рәхмәтле.
-
Табынга икмәк кайдан килә? 24.10.2016

Бүгенге эшчәнлегебездә без табынга икмәкнең кайдан килүе турында сөйләштек.Икмәкнең безнең өстәлебезгә килгәнче никадәр озын юл үтүен,аңа күпме кешенең көче керүен белдек.Шуңа да без игенчеләрне,пешекчеләрне,сатучыларны хөрмәт итәргә ә икмәкнең валчыгын да әрәм итмәскә бурычлы.
-
Рәсем эшчәнлегендә!!! 21.10.2016

Рәсем эшчәнлегендә без төрледән төрле матур әйберләр ясарга өйрәнүне дәвам итәбез.Бүгенге эшчәнлегебездә без Дымково колынын буяп бизәргә өйрәндек.Ә колыннарыбыз искиткеч килеп чыкты.Алдагы эшчәнлегебездә без әле тагын да матур рәсемнәр ясарбыз,әти-әниләребезне,тәрбияче апабызны сөендерербез.
-
Кисеп ябыштыру:"Песнәк" 20.10.2016

Миләшләр,баланнар,гөләф җимешләре өлгергәнне песнәкләр кайдан белә икән?Алар быелгы көздә тагын кайтып җиткәннәр.Без саф һавада вакытта аларны күзәттек һәм песнәкләрне ябыштырып ясап та куйдык.Әниләребез песнәкләрне бүлмәгә дә кергәннәр дип уйласыннар әле.
-
Конкурска!!! 19.10.2016

Көз безне мул иген,яшелчә,җиләк-җимешләр уңышы белән сөендерде.Матурдан матур чәчәкләренә сокландырды,яңгырлы,аяз көннәре белән шатландырды.Ә без аның мул уңышыннан үзебезнең фантазияләребезне эшкә җигеп төрле кул эшләнмәләре ясадык.Б уэштә безнең беренче ярдәмчеләребез булган әти-әниләр һәрвакыттагыча башлап йөрде.Рәхмәт үзләренә!!!









