Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Староашитский детский сад Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422030, Республика Татарстан, Арский район, дер. Старый Ашит, ул. Школьная, д. 7 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dssashit.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Староашитский детский сад Арского муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Нигаматзянова Айгуль Хайдаровна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 16 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Староашитский детский сад Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 ( 58 ) 59 60 >>
-
Уен мәйданчыгында! 02.09.2016

Төрле матур төсләр белән буялган уен мәйданчыгы үзенең нәни хуҗаларын каршылады. Балалар да озын җәйге яллардан соң мәйданчыктагы корылмаларны тансыклап килгәннәр, әле бер, әле икенче корылмада һәркем үз көчен сынарга ашыкты. Балаларның сәламәт, актив булулары без бакча хезмәткәрләре өчен зур шатлык!
-
Бүген белем бәйрәме! 01.09.2016

Сагынып көткән сентябрь дә җитте. Бу көнне бакчабызның барлык хезмәткәрләре, әти-әниләр һәм әлбәттә бакчабызга йөрүче балалар түземсезлек белән көтеп алды. Чөнки капиталь төзекләндерүдән соң бакчабыз тагын да матурланып, ямьләнеп китте, ә иң мөһиме-заман таләпләренә туры килерлек итеп төзекләндерелде. Әлеге үзгәрешләргә барыбыз да бик шат! Төзүчеләргә, җитәкчеләребезгә, бакчабызның барлык хезмәткәрләренә,бик зур рәхмәт! Бакчабыз һәрвакыт балалар белән тулы булсын, аларның шат авазыннан гөрләп торсын!
-
Мәктәпкә озату бәйрәме 31.05.2016

Уку елының соңгы көннәре дә җитте.Без бүген шатлыклы да бераз моңсу да бәйрәмгә җыелдык.Бакчабызга 4 елбуе йөреп тәрбияче апаларының ярдәмчесенә ,үзеннән кечерәкләргә якын дуска әйләнгән Маулиев Сәйдәшне без бүген мәктәпкә укырга озаттык.Бәйрәмгә рус халык әкияте"Колобок"ны сәхнәләштердек.Соңыннан әкият геройлары Сәйдәшкә төрле биремнәр биреп аның белемен тикшерделәр.Ә Сәйдәш сынатмады ,барлык сорауларга да дөрес җавап бирде.Аңа киләчәктә дә зирәклек ,тапкырлык,тырышлык телибез .Хәерле юл сиңа Сәйдәш!
-
Җәйге ял көтә 27.05.2016

Алда балаларны җәйге ял көтә. Тәрбияче апалары белән дә аерылышыр вакыт якынлаша. Җәйге ялларын күңелле дә, хәвеф -хәтәрсез дә һәм сау-сәламәт килеш үткәрү өчен апалары файдалы киңәшләрен балаларга гел җиткереп, искәртеп торалар.
-
Без мәктәптә бәйрәмдә 25.05.2016

Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбендә бүген 9 сыйныф укучыларының соңгы кыңгырау бәйрәме булды. Бакча балалары да әлеге бәйрәмдә катнаштылар.
-
Без табигать балалары 22.05.2016

Табигатьнең иң матур чагы. Балалар чәчәкләр белән бизәлгән яшел чирәмдә рәхәтләнеп уйнадылар. Алар табигатьнең матурлыгын чын күңелдән тойдылар.
-
Әкият сәхнәләштерәбез 20.05.2016

Балалар әкиятләрне бик яраталар. Сөйләм телен үстерү өчен, алар аны рус телендә дә өйрәнәләр. Бүген рус халкының "Йомры икмәк" әкиятен сәхнәләштерделәр.
-
Чияләр чәчәк атты 18.05.2016

Көннән-көн яшәреп, шау чәчәккә күмелеп барган табигатькә карагач күңел күтәрелә. Тирә-якка баш әйләндергеч хуш ис таратып утырган шомыртларга алмашка алма-чия агачлары кушылды. Алардан ярыша-ярыша бал җыючы тырыш умарта кортларын күзәтеп "Менә кемнәрдән үрнәк алырга кирәк икән бу тормышта"- дип сокланып та, бераз көнләшеп тә уйлап куясың.
-
Май ае сынамышлары 10.05.2016

Май ае салкын булса-игенгә туклык
Май алтысында чык булса,ул ел кыярга тук
Майнын янгырлы булуы-иген печәнгә файда,жимешкә зыян
-
9 май -Бөек Җиңү көне 09.05.2016

9 май- Бөек Җиңү Көне!!!









