Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Староашитский детский сад Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422030, Республика Татарстан, Арский район, дер. Старый Ашит, ул. Школьная, д. 7 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dssashit.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Староашитский детский сад Арского муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Нигаматзянова Айгуль Хайдаровна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 16 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Староашитский детский сад Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 ( 59 ) 60 >>
-
Без ясаган ярдәмче машиналар 04.05.2016

ДАИ оешуының 80 еллыгы уңаеннан оештырылган "Ярдәмче машиналар" конкурсы игълан ителгән иде. Безнең балалар бакчасы балалары тәрбияче апалары белән менә шундый машиналар ясадылар.
-
Безнең сәламәтлегебезне кайгыртып 28.04.2016

Балаларның сәламәтлекләрен саклау һәм ныгыту балалар бакчасында тәрбиячеләрнең төп максаты булып тора. Аларның шат авазларының яңгырап торулары безнең өчен зур шатлык, чөнки таза-сау балаларның гяна күңелләре күтәренке була. Бүген шул максаттан бакчабызда Яңа Кенәр участок шифаханәсенең балалар табибы Рәфия Рашатовна булды. Ул игътибар белән һәрбер баланы карап, үзенең төпле киңәшләрен бирде.
-
Без Тукай оныклары 26.04.2016

Бүген бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Аның әкиятләрен балалар укып та , мультфильмнар аша да яхшы беләләр. Бүген алар яңадан әкият геройлары белән очраштылар.
-
Хәрәкәтле уеннар 25.04.2016

Шөгыльләр вакытында балалар физкультминуткалар башкаралар. Алар аны бик кызыксынып, хәрәкәтләрне бик теләп үтиләр.
-
Котлыйбыз! 21.04.2016

Хөрмәтле хезмәттәшебез, озак еллар бакчабызда пешекче булып эшләүче Загидуллина Сәрия апабызга бүген 55 яшь тулды. Әлеге игелекле хезмәте белән ул ничәмә-ничә буын балаларны тәмле ашлары белән сыйлап, җылы сүзләре белән юатып белем иленә озатты. Без- балалар бакчасының барлык хезмәткәрләре, анда тәрбияләнүче балалар һәм аларның әти-әниләре Сәрия апабызны ихлас күңелдән әлеге олы юбилее белән тәбрик итәбез. Аңа сәламәтлекнең ныклыгын, гомернең озынын, бәхетнең олысын, шатлыкларның чиксезен, әле тагын бик күп еллар балаларны да, без, хезмәттәшләрен дә сөендереп әлеге изге эшен дәвам итүен телибез! Юбилеең котлы булсын Сәрия апа!
-
"Ачык ишекләр көне"ндә 20.04.2016

Г. Тукайның 130 еллыгы уңаеннан оештырылган чаралар дәвам итә. Бүген Арчаның 8 нче номерлы балалар бакчасында оештырылган "Ачык ишекләр көне"ндә безнең бакча тәрбиячесе дә катнашты.
-
"Сөйкемле Шүрәле" бәйгесенең нәтиҗәсе 19.04.2016

Күренекле татар халык шагыйре Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган "Сөйкемле Шүрәле" иҗат бәйгесендә безнең балалар бакчасы тәрбиячесенең иҗат эше 2 нче дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнде.
-
Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне 18.04.2016

-
Хәрәкәтле уеннарның әһәмияте 15.04.2016

Хәрәкәтле уеннар балаларда җитезлек, активлык, кагыйдәләргә буйсыну кебек мөһим сыйфатлар тәрбияләргә ярдәм итә. Уенда маскалар, һәртөрле костюмнар, атрибутлар да файдаланылса, балалар аеруча җанлана, уенда теләп катнаша.
-
Сәламәтлегеңне балачактан ныгыт! 14.04.2016

Бакчабыз китапханә белән элемтәдә яши. Менә бүген китапханәче апабыз безгә тагын кунакка килде. Бу юлы ул безнең белән "Сәламәтлегеңне балачактан ныгыт!" дип исемләнгән спорт-сәламәтләндерү чарасы үткәрде. Физик күнегүләрнең сәламәтлеккә никадәр әһәмиятле булуын исбатлаган рәсемнәр дә күрсәтте. Без спорт белән тагын да ныграк дуслашырга кирәк дигән фикергә килдек.









