Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Староашитский детский сад Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422030, Республика Татарстан, Арский район, дер. Старый Ашит, ул. Школьная, д. 7 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dssashit.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Староашитский детский сад Арского муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Нигаматзянова Айгуль Хайдаровна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 16 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Староашитский детский сад Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 51 52 53 54 ( 55 ) 56 57 58 59 60 >>
-
Эх күңел ачабыз!!!! 18.10.2016

Ял сәгатьләрендә без төрлечә күңел ачабыз.Җырлы-биюле уеннарның да ниндиләре генә юк бит! Бүген дә без "Яңгыр" җырлы-биюле уенын уйнап күңел ачтык.
-
дежур торабыз 17.10.2016

Группада дежур тору-балаларда беренче хезмәт күнекмәләрен булдырырга, хезмәткә уңай мөнәсәбәт һәм җаваплылык хисе тәрбияләргә ярдәм итә.Балалар шулай ук тәрбияче ярдәмчесенең хезмәтен хөрмәтләргә,иптәшләренә ярдәмчел булырга да өйрәнәләр.
-
Яраткан шөгылебез. 14.10.2016

Безнең бурыч балаларны рус һәм татар халкының мәдәниты милли мирасы белән дә таныштырып бару.Әлеге бурычны тормышка ашыру максатыннан ,рәсем эшчәнлегендә балаларга борынгы рус халык осталары кулы белән ясалган сыбызгы үрдәкне рәсемдә сурәтләргә тәкъдим ителде.Балалар халык уенчыгын зур кызыксыну белән сурәтләп ясадылар һәм бик матур нәтиҗәләргә ирештеләр.
-
Мозаика белән уйныйбыз! 13.10.2016

Дидактик уеннарны балалар ял вакытларында даими уйныйлар.Шулар арасында мозаика белән төрле сурәтләр ясау бала өчен аеруча кызыклы һәм файдалы.Чөнки мозаика белән эш итү баланың һәрьяклап үсешен тәэмин итәргә этәргеч ясый.Фантазия,иҗадилыкны гына үстереп калдырмый ә бармакларны ручка карандаш тотарга да әзерли.
-
Рус теле эшчәнлегендә. 12.10.2016

Табигатькөз хакимлек итүен дәвам итә. Без һәрбер эшчәнлектә елның әлеге фасылы турында нинди дә булса яңалык беләбез.Бүген чираттагы яңалыкны рус теле эшчәнлегендә белдек.Көз турында русча сүзләр, уеннар,шигырьләр өйрәндек.Киләсе эшчәнлегебездә әле хикәя дә төзеп сөйләргә өйрәнербез.Шуңа да без рус теле эшчәнлекләрен көтеп алабыз.
-
Бездә бүген туган көн!!! 11.10.2016

Бүген бакчабызда бәйрәм-Илзирә белән Раязның туган көннәре.Илзирәгә 5 әРаязга 7 яшь тулды.Без аларны туган көннәре белән тәбрик итәбез,сәламәтлек бәхет шатлык- балачак елларының күңелле үтүен телибез.Туган көн бәйрәмендә "Ак калач" уенын уйнадыкә алар безгә туган көн күчтәнәчләрен өләштеләр.
-
Бакчада көзге эшләр! 10.10.2016

Чәчәклектәге чәчәкләрне җыйнап бетергәннән соң,җирне казып киләсе ел өчен чәчәк суганчалары утырттык.Бакчабыз иртә яздан көзгә кадәр чәчәкләр арасында утырсын әле.
-
Дидактик уеннар. 07.10.2016

Шөгыльләрдән бушаган арада балалар дидактик уеннар уйнарга яраталар.Фикерләү сәләтен үстерү,вак моторика күнекмәлрен ныгыту,игътибарлылык кебек мөһим сыйфатларны үстерергә ярдәм итә ул дидактик уеннар.
-
Көзге яфраклар. 06.10.2016

Кисеп ябыштыру эшчәнлегендә без бүген көзге яфракларны кисеп ябыштырдык.Чын яфраклар диярсең инде үзләрен табигый яфраклардан һич тә аерылмыйлар.Әти-әниләребез күреп шаклар катсыннар әле,безнең осталыкка.
-
Укытучылар көне белән!!! 05.10.2016 Килгэн чакта башка авырлык, Житми калса коч йэ сабырлык, Сиздермичэ ярдэм иткэнсез — Сез ин куркэм кеше икэнсез. Балаларнын теле — кынгырау, Гел чынгылдый, ява мен сорау. Барысына да жавап биргэнсез — Сез ин гузэл кеше икэнсез. Укып чыгып, донья тануны, Бэхетебезне эзлэп табуны Зур ышаныч белэн коткэнсез — Сез ин сабыр кеше икэнсез. Мактагансыз тиеш урында, Яклагансыз тиеш урында. Безнен очен сез тир туккэнсез — Сез ин гадел кеше икэнсез.










