Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Староашитский детский сад Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422030, Республика Татарстан, Арский район, дер. Старый Ашит, ул. Школьная, д. 7 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dssashit.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Староашитский детский сад Арского муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Нигаматзянова Айгуль Хайдаровна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 16 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Староашитский детский сад Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 ( 57 ) 58 59 60 >>
-
Саф һавада уеннар 21.09.2016

Ниһаять ялыктыргыч көзге яңгырлардан соң күк йөзендә кояш күренде. Кояш чыккач без инде тәмам күңел тынычлыгын югалттык, шөгыльләрдән соң тизрәк уен мәйданчыгына ашыктык. Анда без яратып уйный торган "Хәйләкәр төлке" уенын уйнадык, табигатьтәге көзге үзгәрешләрне күзәттек. Шуннан соң күтәренке кәеф белән, арып-талып җылы бүлмәбезгә кердек. Анда безне пешекче Гөлназ апабыз пешергән төшке тәмле аш көтә иде.
-
Математика эшчәнлегендә 20.09.2016

Математика эшчәнлеге безнең өчен кызыклы шөгыльләрнең тагын берсе. Математика ул төгәллекне, игътибарлылыкны ярата. Ә менә махсус дәфтәрләрдәге биремнәрне башкару башны эшләтергә, фикерләү тизлеген үстерергә ярдәм итә.
-
Табигатьне күзәтү 19.09.2016

"Табигатьтә начар һава торышы булмый"-диләр. Яңгырлар явып саф һавада уйнарга мөмкин булмаса да, без көз килүен тәрәзә аша күзәтеп торабыз. Әнә нинди матур төсле яфраклары, яңгырларга бирешмичә горур булып утырган берсеннән берсе матур чәчәкләре, агачларда өлгергән тәмле алмалары, миләшләре белән матур бит ул көз!
-
Рәсем эшчәнлегендә. 16.09.2016

Рәсем эшчәнлеген без көтеп алабыз. Алып килгән берсеннән берсе матур аллы-гөлле буяуларны кайчан кулланырбыз икән дип көтә-көтә арып беткән идек инде. Ниһаять тәрбияче апабыз бүген хыялыбызны чынга ашырды. Рәсемнең дә ниндиен генә ясадык бит әле-салават күпере! Бөтен матур төсләр белән дә буяп карадык. Салават күперләребез чын кебек килеп чыкты!
-
Рус теле эшчәнлегендә!!! 15.09.2016

Эшчәнлек вакытларын көтеп алабыз.Рус теле эшчәнлеге безнең өчен аеруча кирәк.ШәҺәрдән кайткан иптәшләребез белән аралашу чарасы буларак без аны аеруча теләп өйрәнәбез.
-
Иртәнге гимнастика!!! 14.09.2016

Хәрәкәттә-бәрәкәт дигән халык мәкален истә тотып һәр көнне иртәге гимнастикадан башлыйбыз.Физик күнегүләр хәрәкәт активлыгын камилләштерә,кәефне күтәрә һәм күп күп итеп сәламәтлек бүләк итә.
-
Уен аралашу чарасы!!! 13.09.2016

Сюжетлы рольле уеннар балалар яратып уйный торган уеннарның иң беренчесе дип әйтсәк тә ялгыш булмас.Чөнки иртән бакчага килүгә һәм эшчәлекләрдән бушаган арада балалар үзләре мөстәкыйль рәвештә төрле темага с/р уеннар оештырып уйныйлар.Бу аларның дөньяны танып белү,иҗтимагый тормыш шартларына яраклашу иң мөһим аралашу кебек кирәкле сыйфатларны үстерергә ярдәм итә.
-
Корбан бәйрәме мөбәрәк булсын!!! 12.09.2016

-
Мультфильмда кунакта!!! 09.09.2016

Без бүген мульфильмда кунакта булдык.Әйе,-әйе,чып-чынлап әйтәбез.Без телевизордан кечкенә генә итеп карап өйрәнгән Винни пух исемле аю малае безнең үзебезңнең зурлыкта булып күренде.Аны апаларыбыз шулай зур итеп махсус җайланмадан күрсәткәннәр икән,шуңа шулай зур булып күренгән дә инде.
-
Бакчада беренче көннәр. 05.09.2016

Бакчага яңа гына йөри башлаучылар арасында тыныч, актив, тәрбияле балалар да бар. Шулай булмый, монда бит бар да үзе кебек малайлар һәм кызлар. Андый балалар киләчәктә бакчабызның терәге, тәрбияче апаларының беренче ярдәмчеләре булыр.









