Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Староашитский детский сад Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422030, Республика Татарстан, Арский район, дер. Старый Ашит, ул. Школьная, д. 7 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dssashit.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Староашитский детский сад Арского муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Нигаматзянова Айгуль Хайдаровна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 16 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Староашитский детский сад Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 61 ( 62 ) 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Бәйрәм җитә 12.02.2016

Бәйрәмнәр якынлашканда без иң кадерле кешеләребезгә бүләкләр ясыйбыз. Матур шигырьләр, җырлар өйрәнәбез. Барыбыз да үзенең осталыгын күрсәтергә тырыша. Безнең тырышлыгыбыз үзе иң зур бүләк!
-
Нәни кошчыклар 11.02.2016

Кыш көне бездә кышлаучы кошлар салкыннарда үзләренә азык эзли. Алар безнең якын дусларыбыз, без аларны сакларга тиеш.
Әй нәни кошчыклар,
Кечкенә чыпчыклар,
Ни салкын булып та,
Яшисез суыкта.
Дәү безнең өебез,
Әйдәгез,керегез.
Уйнарга яңадан
Бергәләп йөрербез.
-
Дидактик уеннар 10.02.2016

Дидактик уеннар вакытында балалар үзләренең фикерләүләрен, сөйләмнәрен үстерә. Бер-берсе белән аралаша белү күнекмәсе дә үстерелә. Балаларга әхлак тәрбиясе бирелә.
-
Апаларыбызның кул эшләре 09.02.2016

Әлеге чәчәкләргә карагач ямьле җәйләр искә төшә. "Бу вакытта берсеннән берсе матур, төрлесе төрле төстәге моның кадәр чәчәкне кайдан алдылар икән?"- дип баш ватмагыз. Бакчабызда эшләүче кече тәрбияче Сәрия апабызның кул эшләнмәләре алар. Ул бакчабызны ялт иттереп җыештырырга да, буш вакытларында гаҗәеп матур чәчәкләр бәйләргә дә вакыт таба.
-
Нинди һөнәр яхшырак? 08.02.2016

"Мин үскәч мал табибы булырга телим"- ди Нурислам. Әнә ул нинди матур итеп йорт хайваннары өчен "торак" төзеп куйган. Киләчәк һөнәр өчен нигез балачактан салынса уңышлы була.
-
Патриотик тәрбия 05.02.2016

Туган илне, туган телне ярату, башка милләт вәкилләренә карата хөрмәт тәрбияләү балаларга кече яшьтән үк аңлатыла башлый. Әлеге мөһим әйберләрне аңлау, балаларда патриотлык хисләре, Ватанны ярату, башка милләттәшләребезнең тел, йолаларына ихтирам тәрбияләргә ярдәм итә.Рус теле безнең икенче туган телебез икәнлегенә төшендерә.
-
Көндезге йокы - тәнгә ял 04.02.2016

Балаларга көндезге йокы бик кирәк. Кече яшьтәге бала өчен бигрәк тә әһәмиятле. Тыныч уеннар уйнап, бүлмәне җилләтеп алганнан соң балалар йокыга тала. Нормаль үсеш өчен хәрәкәтле һәм тыныч уеннарны чиратлаштырабыз, саф һавада еш булабыз.
-
Әкияттә экологик тәрбия 03.02.2016

Әкиятләр бер яктан тәрбияви йогынты ясаса, икенче яктан – белем бирү өлкәсе дә булып тора. Агачларны саклау, алар белән аралашу бала өчен кызыклы да, сөйләм үстерү өчен файдалы да. Кечкенәдән үк табигатьнең кадерен белсеннәр, табигатьне яратсыннар.
-
Безнең яраткан уеннарыбыз 02.02.2016

Өстәл уеннары балаларның аң үсешенә нык йогынты ясый. Вак моториканы үстерү белән беррәттән, өстәл уеннары логик фикерләүне, уйлау тизлеген үстерү һәм башка шундый мөһим моментларны үстерүдә зур роль уйный. Шуңа күрә буш вакытларда балаларга өстәл уеннары тәкъдим итәбез, ә алар бик теләп шөгыльләнәләр.
-
Уен-бала тормышындагы мөһим өлкә 01.02.2016

Уенның мәктәпкәчә яшьтәге баланың тормышында зур әһәмияткә ия булуын һәркем аңлый. Ул дидиактик уенмы, сюжетлы-рольлеме, хәрәкәтле уенмы, һәрберсе баланың аңын, физик һәм психик үсешен үстерүгә ярдәм итә. Уеннарны кызыклы, эчтәлекле итеп оештыру тәрбияченең һөнәри осталыгына бәйле. Уеннарны оештырганда төрле атрибутлар, маскалар, костюмнар кулланылса, балалар анда аеруча зур теләк белән катнашалар.









