Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 80 |
| У нас учат: | 17 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 231 ( 232 ) 233 234 235 236 237 238 239 240 >>
-
14 нче февраль - Гашыйклар көне. 16.02.2016

Бөек тылсым бар шул мәхәббәттә,
Изге санап кадерен белсеннәр.
Сөю юк ул дигән мескеннәргә
Фәрештәләр аны бирсеннәр.
14 нче февраль – Гашыйклар көне. Ул бәйрәм – серле, мавыктыргыч, күңелләргә яктылык, нур иңдерүче, күзләргә очкын бирүче, канатландыручы, матур җырлар, шигырьләр, сәнгать әсәрләре иҗат итәргә этәрүче бәйрәм, чөнки ул яратучылар, сөю ялкыннарында янучылар бәйрәме. Ә бит җир йөзендә мәхәббәттән дә гүзәлрәк, татлырак хис бар микән ул?! Бу хистән башка дөньяда яшәүнең яме генә түгел, мәгънәсе дә булмас иде. Яратканда нәрсә өчендер түгел, ә бернигә дә карамастан яратасың. Дөньяда һәр кеше сөяргә һәм сөелергә хаклы, һәр кеше хыялый мәхәббәткә табынып, ышанып, омтылып яши. Нәрсә ул бәхет дип сорасалар, аның ни икәнен төгәл генә берәү дә аңлатып бирә алмас, мөгаен, тик бәхет ул мәхәббәттән башка була алмый дигән уйны һәрберегез дә телгә алыр иде. Безнең дә мәктәбебездә шушы көнгә карата 9-11 нче сыйныф укучылары белән берлектә әлеге бәйрәм булып узды. Укучылар үзләрен төрле яктан сынап карадылар, матур сүз, эш - гамәлләре белән сөюләрен аңлаттылар. Бәйрәм концерт номерларына үрелеп барды. Укучыларга дипломнар тапшырылды.
-
Дөньяда иң матур тел, ул минем туган телем. 16.02.2016

Бөек Татар теле, Анам теле! Кемнәр генә сиңа сокланмаган һәм мактау җырлары җырламаган?! Кемнәр генә синең ярдәмеңдә дөньяны танып белмәгән һәм үзенең уй - хисләрен башкаларга сөйләмәгән.
”Туган телләр була бер генә -
Туган телнең кадерен бел генә”
Бүген 9 нчы сыйныфта “ Дөньяда иң матур тел, ул минем туган телем “- дигән темага тәрбия сәгате үтте.
-
Чаңгы ярышы. 16.02.2016

14 нче февраль көнне “ Курса Мтс “ы беренчелегенә Сеҗе зонасы буенча чаңгы ярышы үткәрелде. Ярыш берничә яшь группасына бүленеп үтте. 2000-2002 нче елгы укучылар арасында Рамазанов Илнур – 1 нче урын, Шиһапова Таңсылу – 2 нче урын; 2003 - 2004 нче елгы укучылар арасында Гыйләҗиев Марат – 1 нче урын, Нуруллина Илүзә – 2 нче урын; 2005 нче елгы һәм аннан яшьрәк укучылар арасында Гыйззәтуллина Фидәлия – 1 нче урынга, Хасанов Нияз – 4 нче урынга лаек булдылар. Хәсәнов Нияз иң яшь чаңгычы буларак грамота белән бүләкләнде. Командалар арасында – Сеҗе мәктәбе командасы- 3 нче урында, Урта Курса мәктәбе командасы – 2 нче урында, Курса Почмак мәктәбе командасы – 1 нче урында. Җиңүчеләргә грамота, медаль , ә командаларга – кубок тапшырылды.
-
Тарихларда укып ятларлык. 15.02.2016

Бүген мәктәбебездә , герой-шагыйрь Муса Җәлил тууның 110 еллыгына багышланган "Тарихларда укып ятларлык" исемле искә алу чарасы узды. Кичәне Гөлия Марсил кызы җитәкчелегендә башлангыч сыйныф, 10нчы, 11 нче сыйныф укучылары оештырды. Бераз гына шагыйрьнең иҗаты, тормыш юлы белән таныштырганнан соң сүз башлангыч сыйныф укучыларына бирелде. Алар Муса Җәлили иҗат иткән шигырьләрне сөйләделәр, җырларын сәхнәләштереп, җырлап күрсәттеләр. Шулай ук Муса Җәлил тормышының берничә мизгелләрен 11 нче сыйныф укучылары сәхнәләштереп киттеләр.Чара шагыйрь иҗат иткән җырларга үрелеп барды. Җәлилнең мәктәптә укыган чоры турында да Минҗан Хуҗа улы аңлатып, сөйләп киттте, бу укучыларга тырышып, яхшы билгеләргә укыр өчен зур стимул булыр дип уйлыйбыз.
Туфрак күмәр тәнне, күмә алмас
Ялкынлы җыр тулы күңелне,
"Үлем" диеп әйтеп буламы соң
Җиңеп үлгән мондый үлемне.
Әйе, герой- шагыйребезне без үлде дип әйтә алмыйбыз, ул мәңге безнең йөрәкләрдә, күңелләрдә.
-
Хезмәт дәресе. 13.02.2016

8 нче сыйныф укучылары Фәния Данисовна җитәкчелегендә һәйкәл янын кардан чистартып керделәр. Саф һавадагы дәресләр укучылар өчен бик файдалы. Организмны да чыныктыра, хезмәт тәрбиясе дә.
-
Пробный ОГЭ и ЕГЭ. 13.02.2016

Сегодня ученики 9 и 11 классов сдают ОГЭ и ЕГЭ по выборочным предметам. Желаем им успехов!!!
-
"Саф һава- тәнгә дәва" 12.02.2016

Тауда чана шуабыз,
Кар астына чумабыз,
Чумабыз да чыгабыз
Таныйсызмы – карагыз!
Туңа битләр, уабыз,
Өс-башларны кагабыз,
Тау башыннан түбән таба
Кем ул очты – карагыз!
Башлангыч сыйныф укучылары сәламәтлекләрен ныгыту, җитезлекләрен үстерүне максат итеп куеп тау шуарга бардылар.
“ Саф һава- тәнга дәва” икәнлекне алар истән чыгармый.
-
Парламентский урок. 12.02.2016

12 февраля для учащихся 9-11 классов был проведен Парламентский урок 2016. Учитель истории Ахунов Айнур Василович ознакомил с методическими пособиями: Государственная символика России и Татарстан, Конституция Республики Татарстан. Ребята назвали свои права и обязанности. В конце был показ презентации на тему: «Присоединение Крыма к Российской Федерации".
-
Парламент дәрес . 11.02.2016

11 февраль көнне тарих һәм җәмгыять белеме фәннәре укытучысы Зарипова Л.Р. 5-7 сыйныф укучылары белән берлектә “Татарстан Республикасының дәүләт символлары” дигән темага парламент дәрес уздырды. Укучылар дәүләт символларына нәрсәләр керүен ачыклап, санап киттеләр. Һәрберсенең кабул ителү вакыты, кем тарафыннан тәкъдим ителүе белән таныштылар. Төсләрнең һәм сурәтләнгән рәсемнәрнең төсләрен , нәрсә аңлатуларын ачыкладылар. Шулай ук безнең илебезнең беренче президенты М.Ш.Шәймиев һәм Р.Н. Миннеханов турында да өстәмә мәгълумат бирелде. Викторина сорауларына җаваплар эзләделәр. Дәрес Татарстан Республикасы гимнын тыңлау белән тәмамланды.
-
Башлангыч сыйныф укучыларының ата- аналар җыелышы. 11.02.2016

10 нчы февраль көнне укучылар белән берлектә , 1-4 нче сыйныф укучыларының ата- аналар җыелышы булып үтте. Ләйсән Мансуровна һәм Гөлназ Илфатовна әти - әниләрне балаларның уку сыйфаты белән таныштырды. Укуның ярты еллыгына нәтиҗәләр ясап, бурычлар куйдылар. Шулай ук дәрескә йөрү, мәктәптә үз- үзеңне тоту, дәрес әзерләү һәм башка темаларга да әңгәмә үткәрелде. Җыелышларның укучылар белән берлектә үтүе дә укучыларның киләчәктә тырышып укуларына сәбәп булыр һәм әти - әниләре алдында ирешкән уңышлары өчен мактау сүзе ишетү - тырышып уку өчен стимул булыр дип уйлыйбыз. Алда иң озын чирек. 3 нче чирекне дә балаларыбыз сау- сәламәт булып, яхшы билгеләргә генә тәмамларга язсын!

















