Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 80 |
| У нас учат: | 17 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 231 232 ( 233 ) 234 235 236 237 238 239 240 >>
-
" Җырлап килдем тормыш языма..." 11.02.2016

“ Җырлап үттем данлы көрәш кырын, Җырлап килдем тормыш языма ...” М.Җәлил. Дөнья поэзиясе күгендә якты йолдызлардай балкыган шагыйрьләр аз түгел. Әмма алар арасында азатлык көрәшенең ялкынлы җырчылары, шул көрәштә батырларча һәлак булган легендар геройлар – инглиз шагыйре Джордж Байрон, венгр шагыйре Шандор Петефи, испан шагыйре Гарсиа Лорка, болгар шагыйре Никола Вапсаров, чех язучысы, публицист Юлиус Фучик һәм татар шагыйре Муса Җәлил исемнәре бар. Патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең шигъри таланты, сугышчан батырлыгы һәм хәрби оештыру осталыгы фашизмга каршы аяусыз көрәштә бөтен тулылыгы белән ачылды. Аның исеме дөньяда үзенең Ватанына, үз халкына турылыклы булуның гүзәл символына әйләнде. Муса халыклар дуслыгы җырчысы буларак җир йөзендә зур соклану тудырды. Бүген , башлангыч сыйныф укучылары өчен, патриотик айлык кысаларында, укучыларда М.Җәлил иҗатына һәм шәхесенә карата ихтирам, милли үзаң, горурлык хисе тәрбияләү максатыннан тәрбия сәгате үткәрелде. Укучылар шагыйрьнең батырлыгы, аның моабит дәфтәре, төрмәдә үз илен сатмавы турындагы мәгълүматларны йотлыгып тыңладылар.
-
Военно-патриотическая игра "Зарница" 11.02.2016

В нашей стране подрастающему поколению прививают любовь к родине в игровой форме. С этой целью даже разработали уникальные военно-патриотические игры для школьников. Данные развлечения ставят перед собой цели воспитать в детях чувства товарищеской поддержки и взаимовыручки, усилить среди россиян уважение к военной службе и в очередной раз наглядно прорекламировать здоровый образ жизни. Среди школьников наибольшим интересом пользуется военно-патриотическая игра «Зарница». 11 февраля команда нашей школы участвовала в зональном этапе военно-патриотической игры "Зарница". Команда получила диплом за активное участие в игре.
-
Поздравляем! 10.02.2016

Ученик 2 -го класса Хуснутдинов Ислам участвовал во всероссийской олимпиаде "Домашние животные " для школьников 1-3 классов и получил диплом за 1 место.
-
"Аҗаган " уены. 09.02.2016

Бүген 9 нчы февраль көнне 8, 10, 11 нче сыйныфлар арасында тормыш иминлеге нигезләре укытучысы - Айнур Василович "Аҗаган" уены үткәрде. Укучылар тоерия, автоматны сүтеп- җыю, противогаз кию, аджимание, пресс эшләү, винтовкадан ату буенча көч сынаштылар. Командалар арасында 11 нче сыйныф укучылары - 1 нче урынга, 8 нче сыйныф укучылары - 2 нче урынга, 10 нчы сыйныф укучылары - 3 нче урынга лаек булдылар. Җиңүче командаларга грамоталар тапшырылды.
-
Соревнования. 08.02.2016

7 февраля в Арске прошли соревнования по лыжным гонкам ( эстафета) посвященная второй годовщине открытия XXII Олимпийских зимних и XI Паралимпийских игр 2014 в Сочи. День зимних видов спорта среди СОШ. Команда нашей школы заняла 1 место. Состав команды - Я. Илназ, Ш.Тансылу, Ф.Рамзиля, Р.Илнур, Г.Марат, Н.Илюза, А.Гузель, А.Илназ. Тренер - Хасанов Х.Х.
-
Батырлар келәм кыздыра. 06.02.2016

6 нчы февраль көнне мәктәбебездә район буенча "Агрокомплекс Ак Барс" призына көрәш ярышы узды. Көрәштә 2000 нче елгы һәм аннан яшьрәк егетләр катнашты. Соңгы вакытларда татарның милли спорт төре булган көрәш массакүләм төстә үсешен дәвам итә. Районыбызда да милләтебезнең йөзек кашы саналган бу спорт төренә игътибарының зур булуын билгеләп үтәргә кирәк. Ярышта 120 бала катнашты һәм алар 11 үлчәү авырлыгында көч сынашты. Әлеге ярышта 1 нче урынга - Шушмабаш , 2 нче урынга- Курса Почмак , 3нче урынга - Сеҗе мәктәбе укучылары ия булды. Көрәш бәйрәмендә Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе Гарифҗанов Р.И., "Татарстан яшьләре" газетасының баш мөхәррире, Татарстан физк культура отличнигы Гафиятов Атлас Хәмидулла улы, татарча көрәш буенча Россия чемпионы, халыкара классы хөкемдар, Татарстан физик культура отличнигы - Җәләев Рәфкать Имам улы да катнашты. Укучыларыбыз арасыннан үз авырлыгында Хәкимов Илдан - 1нче , Гиззатуллин Эльмир - 2нче, Рамазанов Илнур - 3 нче урынны алдылар.
-
Студентлар белән очрашу.
05.02.2016
Мәктәбеббездә ел саен студентлар белән очрашу инде традициягә кереп китте. Ел саен февраль аенда бу очрашуны Гөлия Марсил кызы оештырып ала. Студентлар да мәктәпне, үзләрен укыткан укытучыларны, сыйныфташларын сагынып килеп җитәләр. Бу очрашу студентларның чыгышлары, концерт номерлары һәм кызыклы уеннарга үрелеп бара. Мондый очрашулар бигрәк тә югары сыйныф укучыларын кызыксындыра, чөнки аларның да алдында бүгенге көндә бер сорау тора - кая барырга, нинди һөнәр сайларга? Очрашудан соң укучылар да үзләренең сорауларына җавап табарлар. Үзеңне укыткан укытучылар, сыйныфташларың белән очрашып - сөйләшү ни тора?!
-
Хезмәт тәрбиясе. 04.02.2016

Бүген мәктәбебез укытучылары һәм югары сыйныф укучылары Сикертән мәдәният йортында уздырылган "Ак Барс Агро" ширкәтенең отчет җыелышында булып менделәр. Укучыларга бу ни өчен кирәк инде диярсез?! Югары сыйныф укучылары алдында бер сорау тора - нинди һөнәр сайларга? Эйе, бу актуаль сорау- кая барырга, кем булырга? 9-11 нче сыйныф укучылары шул турыда уйлана. Сайлаган һөнәрең табыш кына түгел, күңелгә рәхәтлек тә бирергә тиеш бит әле. Укучылар гади авыл эшчесе - тракторчымы ул, сыер савучымы, терлекчеме, механизатормы, аларның да эш нәтиҗәләрен, аларга карата булган хөрмәтне күреп- белергә тиешләр. Укучыларда бу хезмәт кешеләренә карата хөрмәт, ихтирам хисләре тәрбияләу- монысы инде укытучыларның эше. Шулай ук җыелышта ТР баш казые Җәлил хәзрәтнең дә катнашу эзсез калмас. Укучылар мәчеткә барып вәгазьләр тыңладылар. Яхшылыкны, яманлыктан аерырга өйрәнерләр. Монысы инде - дини тәрбия. Бу очрашу укучылар күңелендә урын алыр һәм авыл эшчесенә карата аларның күңелендә рәхмәт, хөрмәт хисләре уятыр дип өметләнеп калабыз!
-
Ата - аналар җыелышы. 03.02.2016

3 нче февраль көнне укучылар белән берлектә, 9 нчы сыйныф укучыларының ата-аналар җыелышы булды. Фәния Данисовна җыелышны үзенең "Нинди һөнәр сайларга?" исемле доклады белән башлап җибәрде, ата - аналарны рус теленнән үткәрелгән имтихан нәтиҗәләре белән таныштырды. Аннан соң мәктәп директоры - Сабирҗанова Н.Б., укыту эшләре буенча директор урынбасары- Шиһапова Ч.Х .ның чыгышлары тыңланылды. Шулай ук фән укытучылары- Вәлиева Ф.Ф., Хасанова Л.С., Ахунов А.В. һәм Зарипова Л.Р чыгыш ясады. Алар имтиханнарга укучыларның ничек әзерләнүе,кайсы укучыларга күбрәк эшләргә кирәклеге турында әйтеп, һәрбер укучыга тиешле бәя биреп, эшләрен анализладылар. Соңгы эш итеп ата- аналарның фикерләре, тәкъдимнәре тыңланылды, нәтиҗә ясалды.
-
Шашка ярышы. 02.02.2016

2 нче февраль көнне Ашытбаш урта гомуми белем бирү мәктәбендә уздырылган шашка ярышында безнең мәктәп командасы укучылары да катнашты. Башлангыч сыйныф укучысы Шиһапов Илзир III нче урын алып , ( җитәкчесе Лотфуллин М.Л.) грамота белән бүләкләнде. Укучыбызны әлеге җиңүе белән котлыйбыз, алда зур җиңүләр теләп калабыз!

















