Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 80 |
| У нас учат: | 17 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 231 232 233 234 235 236 237 ( 238 ) 239 240 >>
-
Баскетбол ярышы 22.12.2015

Сеҗе , Сикертән , Курса Почмак мәктәпләре командалары арасында баскетбол буенча , малайлар арасында, зона ярышлары үтте. 1 нче урында - Сеҗе төп гомумбелем бирү мәктәбе командасы, 2 нче урында - Курса Почмак урта гомумбелем бирү мәктәбе командасы, 3 нче урында - Сикертән төп гомумбелем бирү мәктәбе командасы. Безнең мәктәп командасы составында - Я.Илназ, Ш.Надыйр, А.Рәмис, З.Рамил, Р.Илнур. Командалар акчалата премия белән бүләкләнделәр.
-
Олимпиада. 22.12.2015

VII Всероссийская олимпиада «Рыжий Котёнок».Ученик 3-го класса Старомасринской НОШ Габидуллин Инсаф, куратор Калимуллина Клара, участвовал во Всероссийской дистанционной олимпиаде по математике для 1-4 классов «Рыжий Котёнок» и занял 1-е место. Награждён дипломом победителя.
-
Кышкы рәсемнәр конкурсы. 22.12.2015

14- 19 нчы декабрь мәктәбебездә сәнгать атналыгы булуы белән истә калды. Укучыларыбыз тырышып - тырышып ишегалдын кардан ясалган сыннар белән бизи, шулай ук "Кыш патшалыгында" дигән темага рәсемнәр конкурсы дәвам итә. Укучыларыларның иҗат җимешләрен күргәзмәдә күрергә була. Нәтиҗә ясап, җиңүчеләрне билгеләргә дә озак калмады.
-
Әкияттә - кунакта. 21.12.2015

Иртәдән, мәктәп ишеген ачып керүгә безне укучылар, укытучыларыбызның үз куллары белән тудырган әкият дөньясы каршы ала. Кемнәр, нәрсәләр генә юк монда!Иске ел хуҗалары - Кәҗә белән Сарык дисеңме, Шәкерт белән Маэкмай дисеңме, Кыш бабай белән Кар кызы, барда бар. Кышның матурлыгына сокланып, әкият дөньясына чумып, саф һавадан керәсе дә килми.
-
Г.Ахунов премиясе лауреатлары. 21.12.2015

Укучыларыбыз бар яктан да булган безнең, җыр- бию дисеңме, шигырь сөйләү, уку дисеңме. Иҗат өлкәсендә дә укчыларыбызның һәм укытучыларыбызның уңышлары җитәрлек. Шуларның берсе мәктәбебездә Гариф Ахунов премиясе лауреатлары булуыдыр. 9 нчы сыйныф укучысы Гимаева Илүзә - 3 урын, 11нче сыйныф укучылары- Масалимова Назлыгөл - 2 урын һәм Мортазина Гөлүсә - 1нче урынны алдылар. Укучыларыбыз чәчәк бәйләме, әдәби китаплар һәм акчалата премия белән бүләкләнделәр. Яңа ел алдыннан шундый бүләкләр алу һәм язучылар белән очрашу үзе бер онытылмаслык мизгелләр бу. Укучыларның бу җиңүендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гыйбадуллина Гөлия Марсил кызының да өлеше бик зур. Укучыларыбыз һәм хезмәттәшебезне әлеге җиңүләре белән котлыйбыз! Аларга алдагы тормышларында да иҗади уңышлар теләп калабыз!
-
Конкурс сочинений "Билет в будущее" 21.12.2015

Ученики нашей школы - Гибадуллина Гульнар (7 класс), Гимаева Илюза (9 класс), Залялутдинов Эльмар (10 класс) приняли активное участие в конкурсе сочинений "Билет в будущее" . Гибадуллина Г. заняла 2 место в номинации "Трудовая династия". Кураторы - Гибадуллина Гулия Марсиловна, Рахимова Фания Данисовна.
-
Ярминкә. 19.12.2015

19 нчы декабрь көнне мәктәбебез укытучылары "Казан" агропром. паркында үткән ярминкәдә сату итеп кайттылар. Көн салкын булуга карамастан ,барысының күңеле күтәренке иде, сату да гөрләп барды, Кыш бабай һәм Кар кызы да халыкны якынлашып килүче яңа еллар белән котлады. 2016 нчы елның хуҗасы Маймыл да суык дип тормаган, халыкны яңа ел белән котларга килгән. Коймак белән җылы чәйләр эчкәч көн дә җылынып китте.
-
Котлыйбыз! 18.12.2015

16- 17 нче декабрь көнне татар теле һәм әдәбияттан Бөтенроссия фән олимпиадасы үтте. Укучыларыбыз олимпиада да актив катнашып җиңүләргә ирештеләр. 11 нче сыйныф укучысы Мортазина Гөлүсә (11нче сыйныф) - җиңүче, Хөрмәтова Адилә (9 нчы сыйныф) һәм Фәттахова Адилә (6 нчы сыйныф) призер булдылар. Укытучылары - Гыйбадуллина Гөлия Марсиловна, Зарипова Лилия Рафисовна.
-
Кошларга ярдәм итик! 17.12.2015

Кошлар – табигатьнең күрке, яме. Ялтыравыклы матур каурыйлары, нәфис гәүдәләре, нәни томшыклары, үзәк өзгеч җыр- моңнары, сайраулары белән табигатькә, кеше күңеленә ямь өстиләр, илhам бирәләр. Кошларның кеше өчен әhәмияте аларның табигатьтә тоткан урыннарына бәйле. Бөҗәк ашаучы барлык кошлар файдалы. Чөнки алар үсемлек корткычларын күпләп юк итәләр . Ә ерткыч кошлар кимерүчеләрне юк итү белән бергә, санитарлар ролен башкарып ,табигатькә, авыл хуҗалыгына зур ярдәм күрсәтәләр. Без бу кошчыкларга кышкы салкыннарда, бураннар да ничек ярдәм итәбез соң? Әлбәттә, җимлекләр ясап куеп, шул җимлекләребезне җим белән тутырып торсак, бу алар өчен бик зур ярдәм инде. Мәктәбебез укучылары да җимлекләр ясап, ишегалдындагы агачларга элеп чыктылар. Кошкайларны кыш буе туендырып торырга сүз бирделәр. Кошлар да озак көттермәделәр, озак та үтми чыпчыклар, песнәкләр дә күренде.
-
Яңа елны көткәндә..... 16.12.2015

Укучыларыбыз яңа елга әзерләнә: газета чыгаралар, сыннар ясыйлар, Кыш бабайга дип җыр-биюләр өйрәнәләр, сыйныф бүлмәләрен бизиләр.

















