Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 80 |
| У нас учат: | 17 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 231 232 233 234 235 ( 236 ) 237 238 239 240 >>
-
ГТО нормалары тапшырабыз. 08.01.2016

Мәктәп укучылары һәм студентлар хәзер үз белем дәрәҗәсен генә түгел, хезмәткә һәм оборонага әзерлеген дә күрсәтергә тиеш. Совет чорында гамәлдә булган ГТО (Готов к Труду и Обороне) нормаларын тапшыру кире кайтарылды .Әмма Татарстан, гадәттәгечә, һәр яңалыкны беренчеләрдән сынарга күнеккән. Республикабыз бу юлы да ГТО нормалары иң беренчеләрдән кертелгән 11 төбәк исемлегендә.
Бик күпләр ГТО нормаларын кире кайтаруны бик уңай кабул итте. Күптән кирәк иде инде бу. Хәзер балаларны гына түгел, хәтта күп кенә өлкәннәрне дә телевизор, компьютер каршыннан аерып алып булмый бит. Сәламәтлек турында уйлау бетте. ГТО кертелү белән бигрәк яшь буынның сәламәтлегенә уңай йогынты булыр, дип ышана ГТО тапшырып үскән кешеләр. Мәктәбебез укучылары да ГТО нормаларын уңышлы гына тапшырып баралар. Күптән түгел укучылар - аджимание, турникта тартылу һәм чаңгыда шуу буенча нормаларны тапшырдылар. Ш.Таңсылу чаңгыда шуу буенча - 1нче урын. Яруллин Илназ һәм Исмәгыйлева Зөһрә барлык төрләр буенча - 3 нче урынга керделәр. Башка укучылар да ГТО нормаларын уңышлы тапшырдылар. Укучыларны әлеге җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Чаңгы сезоны ачылды. 07.01.2016

Каникул булуга карамастан укучыларыбыз өйдә ятмыйлар - имтиханнар тапшырып карыйлар, чаңгы ярышында катнашалар һәм ГТО нормалары тапшыралар. Күп кенә укучылар өчен көтеп алынган чаңгы сезоны ачылу - иң куанычлысыдыр. Рәхәтләнеп, салкын дип тормыйча саф һавада бер әйләнеп кайту үзе бер ял, рәхәт бит ул. Сәламәт тәндә - сәламәт акыл - диләр. Мәктәбебез укучылары - Ш.Фирүзә, Р.Илнур, Н.Илүзә, А.Гүзәл, Г.Марат һәм А.Илназ эстафетада катнаштылар, мәктәп командасы 1 нче урын алды. Молодцы укучылар!
-
Пробный ОГЭ по русскому языку. 06.01.2016

Сегодня ученики 9 класса сдают пробный ОГЭ по русскому языку. Всем ученикам желаем успехов!
-
Казан календаре. 05.01.2016

1871 нче елда Каюм Насыйри татар телендә беренче еллык календарь чыгара. К. Насыйри халыкка сабак бирүнең, белем-мәгърифәт таратуның бер ысулын таба. Ул да булса – еллык өстәл календаре чыгару. Календарь ярым журнал характерында була һәм “Казан календаре” дип атала. Каюм Насыйри бу календарьларны үз исәбенә елга бер тапкыр чыгара. Аның беренче саны 1871, ә соңгысы 1897 елда дөнья күрә.Ул календарьларын 24 ел буе чыгара. Шушы еллар эчендә календарьлар 1886, 1887 һәм 1895 нче елларда гына чыкмый кала. Календарьларның уртача күләме 40-70 бит тирәсе була. Каюм Насыйри календарьлары төрле характердагы материалларга гаять бай була. Аның календарьларында ел саен кабатлана торган гади календарь материалларыннан тыш төрле темаларга караган фәнни һәм әдәби мәкаләләр урнаштырыла. Календарьлар шул ук вакытта ул чорда белешмә бирү өчен дә кирәк булган. Каюм Насыйри да үзенең календарьларында Казанда ничә почта бүлекчәсе хезмәт күрсәткәнлеген һәм аларның эш сәгатьләрен, нинди хатлар кабул итүен һәм аларга нинди маркалар ябыштырырга кирәклеген, аларның бәясе күпме булганлыгына кадәр язып чыккан. Димәк, аның календарьлары белешмә бирү ролен дә үтәгән. Каюм Насыйри шулай ук законнар турында да язган. Аның әлеге законнар системасы белән таныштыруын без башка китаплардан, дәреслекләрдән укып беләбез. “Законны белмәү, ул әле аннан котылып калу чарасы түгел, без белергә тиеш” дигәнрәк гыйбарәне Каюм Насыйри да әйткән.Анда төрле темалардагы белешмәләрдән тыш фәнни мәгълүматлар, әдәби әсәрләр, тарихи хәбәрләр, тормыш яңалыклары, медицина өлкәсенә караган материаллар, риваятьләр, сынамышлар, мәкаль-әйтемнәр, табышмаклар һәм башка материаллар бастырыла. Каюм Насыйри үзенең календарьларында системалы рәвештә төрле фәннәргә мөрәҗәгать итә. Тарих, география буенча шактый күп мәкаләләр бастыра.
-
Имтиханнар. 04.01.2016

Бүген 9 нчы сыйныф укучылары математика фәненнән имтихан биреп карыйлар. Барлык укучыларга да уңышлар телибез!
-
Пробный ОГЭ. 03.01.2016

В целях качественной подготовки выпускников к проведению в 2016 году государственной итоговой аттестации по образовательным программам основного общего образования, выявления уровня подготовки обучающихся 9 классов МУ «Управление образования» исполкома Арского муниципального района совместно с ГБУ «РЦМКО» 4 и 6 января проводит тренировочное тестирование в формате ОГЭ по русскому языку и математике. Желаем успехов всем ученикам!
-
Һади Такташның тууына 115 ел. 02.01.2016

-
Төкле аягың белән, Яңа ел! 01.01.2016

Курса Почмак авылында Чыршы бәйрәме булды, авылыбызда клуб булмаса да күңелсезләнеп тормадык ,авыл уртасына чыршы куеп , Яңа елны каршыладык. Бу бәйрәмнең оештыручылары - Мотыйгуллина Вәсилә Илгиз кызы һәм Фасхиева Сәрия апалар. Суык дип тормады, бар авыл халкы җыелды - баласы- чагасы , олысы- кечесе - барысы да шунда иде. Төрле кызыклы уеннар уйнап,әйлән- бәйлән әйләнеп , биеп- җырлап күңел ачтык, мәктәбебез укучылары да читтә калмадылар, безне концерт номерлары белән сөендерделәр. Соңыннан инде иң кызыклысы - лоторея уйнату булды, бүләкләре дә кызыклы да, сөендерерлек тә иде. Шундый бәйрәм оештырган өчен Вәсилә апабызга, Сәрия апабызга һәм авыл уртасына чыршы алып кайтып куйган өчен Мөхәммәдиев Рөстәм абыйга зур рәхмәт!!!
-
Предварительная информация о нововведениях ЕГЭ в 2016 году 31.12.2015

Министр образования и науки РФ Дмитрий Ливанов поделился информацией о том, какие нововведення ожидают экзаменующихся в следующем году. Он заверил, что кардинальных перемен в ЕГЭ следующего года не предвидятся. Для достижения главной цели тестирования – открытости и честности, из экзаменов будут устранены все тестовые задания, предполагающие выбор правильного ответа. Это позволит исключить возможность угадывания правильных ответов школьниками, которые не обладают достаточным уровнем знаний.В планы Минобрнауки РФ входит уделить больше внимания устной части ЕГЭ и ввести устные составляющие в гуманитарные предметы. В первую очередь это относится к тестированию по истории и литературе.В следующем году также изменится минимальный балл, который будет значительным образом увеличен для поступающих в высшие учебные заведения абитуриентов. Напомним, что в 2014 году в качестве эксперимента уже был увеличен минимальный балл по математике, иностранным языкам и обществознанию. В 2016 году данный изменение будет введено и для экзаменов по другим учебным предметам. Суть большинства выпускных экзаменов существенно не изменится. Известно, что иностранный язык выпускники будут сдавать в устной форме или в виде тестирования.Выпускники 2016 года будут сдавать испытание в два этапа: первый пройдет в апреле, а второй в период с мая по начало июня. Обязательными предметами итоговой аттестации будут, как и прежде, русский язык и математика. Список дисциплин, которые школьники будут сдавать в качестве дополнительных, необходимо будет представить до 1 марта.Некоторые учебные предметы школьники смогут сдать заранее. Так, если обучение географии у учащихся заканчивается в 10-м классе, то они смогут сдать в это же время соответствующий экзамен. Если по выбранной дисциплине экзаменующиеся наберут достаточно баллов, то повторно сдавать данный предмет в 11-м классе они не будут. При этом полученные баллы будут отмечены в качестве сданного ЕГЭ. В 2016 году пересдача госэкзаменов будет осуществляться до 3-х раз. Пересдать можно будет все учебные предметы. Право пересдачи будут иметь не только экзаменующиеся, которые не прошли минимальный порог, но и те, кто захочет повысить свой результат для гарантированного поступления в ВУЗ.
-
Шахмат, шашка ярышы. 30.12.2015

29 нчы декабрь көнне Арчаның 7 нче номерлы мәктәбендә профсоюзның шахмат, шашка буенча зона ярышлары үтте. Безнең мәктәптән 4 укытучы- Айнур Василович, Фәимә Фәимовна, Фәүзия Зәкәриевна һәм Хәлил Хөрмәтович катнашты. Шахмат буенче Фәимә Фәимовна - 3 нче урын, шашка буенча Фәүзия Зәкәриевна - 3 нче урын, Хәлил Хөрмәтович - 1 нче урынны алды. Хезмәттәшләребезне җиңүләре белән котлыйбыз!

















