Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 80 |
| У нас учат: | 17 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 241 ) 242 243 244 245 246 247 248 249 250 >>
-
Бердәм, тату гаилә - илгә, халкыма терәк! 24.11.2015

Г аиләне дәүләтнең нигезе, диләр. Гаилә нык булса, дәүләт тә нык була. Гаилә кеше тормышында ин мөһим, иң кирәкле нәрсә. Гаилә ул - әти-әни, әби-бабай, абый-апа, эне-сеңел, туганнар. Мондый гаиләләр тулы гаилә дип санала һәм анда һәр кеше үзен бәхетле тоя, һәрьяклап тәрбия ала, аның сәләтләре ачыла, үсә. Матур гаилә кору, аңда бер-береңә ярдәмләшеп яшәү – һәрберебезнең изге бурычы. Курса Почмак авылында яшәүче Фасхиев Ралиф белән Сәрия дә кайчандыр үзләренең гаилә тормышын корып җибәргән булганнардыр. Хәзер алар күп балалы гаилә булып саналалар. Бүгенге көндә бу гаилә 5 балага гомер биреп бәхетле, тигез гомер итә. Һәр баласының нәни генә шатлыгына да сөенеп, күңелсезлекләре булса шулар белән бергә көенә. Фасхиев Ралиф белән Сәрия 3 кыз, 2 малай тәрбияли, иң олысына 23 яшь булса, иң кечкенә сабыйларына 10 ай. Кояшның җылысы көчлерәк булган саен, ул җирне ныграк җылыта, ана җылыса никадәр көчле булса, гаилә җылысы да шулай көчле, нык була. Гаиләләрегездәге җылылык беркайчан да кимемәсен, сау-сәламәт булыгыз, үз балаларыгызны үзегез тәрбияләп үстерергә язсын. Ә балаларга шуны телим: сез әти-әниләрегезне куандырып, игелекле, шәфкатьле булып үсәргә бурычлы, чөнки киләчәктә аларның ышанычы, таянычы сез.
-
Олимпиада. 23.11.2015

Ученицы 9 класса, Шигапова Тансылу и Хурматова Адиля , куратор Фаима Фаимовна , приняли активное участие во Всероссийской дистанционной олимпиаде по матемитики. Хурматова Адиля получила диплом призера, а Шигапова Тансылу сертификат участника. Поздравляем ниших учениц , желаем им дальнейших побед!
-
Соревнования. 20.11.2015

Сегодня в МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ прошли зональные соревнования среди членов профсоюза общеобразовательных учреждений по бадминтону и настольному теннису. На соревнованиях приняли участие 5 команд. Шайдуллина Дина Ильдаровна заняла 3 , Фатхуллин Алмаз Рафикович занял 4 место по настольному теннису. Зарипова Лилия Рафисовна заняла 3 , Ахунов Айнур Василович занял 4 место по бадминтону. Поздравляем наших коллег!
-
Тыныч таңнарда - батырлар даны! 20.11.2015

"Тыныч таңнарда - батырлар даны!", дип исемләнгән Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган Республикакүләм әдәби иҗат бәйгесендә мәктәбебезнең 5 сыйныф укучысы Шиһапова Сөмбел 3 урын ( җитәкчесе- Шиһапова Л.М.), 8 сыйныф укучысы Гибадуллина Гөлнар 3 урын , 11 сыйныф укучылары Мортазина Гөлүсә 1 урын, Масалимова Назлыгөл 3 урынны ( җитәкчеләре Гибадуллина Г.М.) яуладылар һәм дипломга ия булдылар. Афәрин, укучылар!
-
Терроризмга каршы көрәш. 19.11.2015 “Terror” –курку, дәхшәт дигәнне аңлата. Бу сүзне бүген дөньяда белмәгән кеше юктыр. Кешеләр бу күренеш алдында үзләрен яклаучысыз, көчсез итеп тоя. Бу бик зур проблема Заложник булсагыз нишләргә? Укучыларга файдалы киңәшләр.

-
Нинди һөнәр яхшырак? 18.11.2015 Мәктәбебездә 9 нчы сыйныф кучылары белән "Һөнәр сайлау - җаваплы эш" дигән темага класс сәгате үтте. Тема: Һөнәр сайлау-җаваплы эш Максат: Укучыларга кеше тормышында һөнәрнең бик мөһим урын тотуына төшендерү. Укучыларга тиешле белгечлек сайлап алу юнәлеше бирү. Һөнәр сайлауда җаваплылык хисе, җитди булу сыйфаты формалаштыру, гаилә тарихын өйрәнүгә этәргеч булдыру, һәртөрле хезмәткә, хезмәт кешесенә хөрмәт хисләре тәрбияләү. Балачакны ташлап китәр чаклар Сизелми дә үтеп китәчәк. Балачаклар инде кире кайтмас: Алда юллар сезне көтәчәк. Алда юллар – кайсын сайларга? Мең төрле уй баштан үтәчәк. Дөрес һөнәр сайлаганда гына Көтәр сезне матур киләчәк. Хәзердән үк укучылар алдында “Нинди һөнәр сайларга?” дигән сорау тора, һәм кайберләрег 9 класстан соң ук инде үзенең сайлаган һөнәре буенча укырга китәчәк. Һөнәр сайлау – кеше тормышында иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе. Заман үзгәрә барган саен, тормыш яңа һөнәрләр таләп итә. Гомерлек юлны сайлау бик авыр. Бу хакта 14 - 15 яшьтән үк уйлана башларга кирәк. Тора-бара яңа теләк-хыяллар барлыкка килергә мөмкин. Ә инде югары сыйныфларда укыганда үзеңә кирәкле профиль буенча белемнәрне арттыра алу мөмкинлеге булганда 9 нчы класста дөрес профиль сайлау – иң мөһим мәсьәлә. Һөнәрләр бик күп. Кайсын гына алсак та, аларның һәрберсе җәмгыятебез өчен бик кирәкле. Һөнәре булган, кулыннан эш килгән кешенең җирдә һәрвакыт үз урыны, үз юлы, үз һөнәр җимешләре була. Нинди генә чорда яшәсәк тә, без намуслы хезмәт кешеләре булып көн итәргә тиешбез. «Тырышкан табар, ташка кадак кагар» дигән мәкаль һөнәр белгән һәр кешегә туры килә. Һөнәрегез булса, авырлыктан курыкмасагыз, эш яратсагыз, сез үзегезне иң бәхетле кеше дип саный аласыз.Шуны онытмагыз: һөнәр сайлаганда сез үз язмышыгызны сайлыйсыз. Сайлаган һөнәрегез үзегезгә ошый һәм шатлык китерә торган булсын. Һөнәрләр күп: кем булсаң да Игенчеме, эшчеме? Тик онытма бер нәрсәне: Хезмәт бизи кешене.

-
Урок толерантности. 17.11.2015

Толерантность – это термин означает терпимость, которую человек выражает по отношению к поведению другого человека, его образу жизни, вере, ценностям, идеям. Толерантность призывает спокойно воспринимать любое действие, несовпадающее с нашими правилами, идеями и верой. Её можно сравнить с милосердием и снисхождением, так как некоторые составляющие этих терминов соприкасаются и имеют одно значение.В последнее время мир изменился, понимания его стали более многогранными, разноплановыми. Сегодня в школе был проведен "Урок толерантности". Целью урока было - формирование у школьников позитивной гражданской идентичности, активной социальной позиции и установок взаимопонимания. В рамках урока дети познакомились с культурным наследием народов, осознали сходство основных систем ценностей и представлений у разных этносов и культур. Урок был интересный и позитивный.
-
Сабырсызның эше тамырсыз! 16.11.2015

Бүген Халыкара сабырлык көне. Шул уңайдан 7 нче сыйныфта "Сабырсызның эше тамырсыз" - дигән темага класс сәгате үтте. Укучылар - нәрсә соң ул сабырлык? Нинди кешене сабыр диләр? Ә нәрсә ул түземсезлек? - дигән сорауларга җаваплар эзләделәр, сабырлык турында мәкаль-әйтемнәр әйтештеләр. Сыйныф чарасына йомгак ясап , сабырлыкка ия булу өчен түбәндәгеләрне истә тотарга кирәк дигән нәтиҗә ясалды :
1. Үз-үзең белән идарә итәргә өйрән, фикереңне тыныч итеп әйт.
2. Кычкырма, кешеләрнең кәефен җибәрмә.
3. Һәрвакыт ярдәмчел бул.
4. Иптәшләрең белән әйбәт итеп сөйләш, кешегә кушаматлар такма, “тылсымлы” сүзләр әйтергә онытма, ягымлы бул.
5. Әләкче булма. Әгәр дә иптәшең нинди дә булса ярамаган эш эшли икән, бу турыда башта аның белән сөйләш, дустыңны начар эш эшләүдән тый.
6. Нинди дә булса бер эшне әйбәт башкара алуың белән масайма. Иптәшләреңне дә яхшы булырга өйрәт.
7. Киң күңелле бул.
-
Физкультура дәресендә. 14.11.2015

-
Всероссийский фотоконкурс"Осенний лес" 13.11.2015

Ученик 2 ого класса филиала МБОУ "Верхнемасринская НОШ" Хуснутдинов Ислам участвовал вo Всероссийском фотоконкурсе "Осенний лес" и получил диплом победителя. Наставник Хуснутдинова Г.Р.

















