Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 80 |
| У нас учат: | 17 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 241 242 243 244 245 246 247 248 ( 249 ) 250 >>
-
Яхшылык күрәсең килсә, яхшылык ит! 09.09.2015

9 нчы сыйныф укучылары Гыймаева Илүзә белән Мәҗитова Энҗе тимурчылык эшенә Рәсүлә апага бардылар. Балалар аңа чишмәдән су алып кайттылар, идәннәрен юдылар, ишегалдын себереп чыгардылар. Укучыларыбыз тырышып эшләделәр, Рәсүлә апа, чәйләр куеп, аларны тәмле ризыклар белән сыйлады. "Олы кешедән рәхмәт сузен ишеткәч, күңелләргә рәхәт булып китте", -диде укучыларыбыз.
-
День финансовой грамотности. 08.09.2015

С учащимися 11 класса была проведена дискуссия на тему "Карманные деньги". Дети высказывались насчет положительных и отрицательных сторон выдачи денег на карманные расходы. В итоге они пришли к выводу, что карманные деньги не должны быть платой за хорошее поведение, хорошую учебу или помощь в домашнем хозяйстве. Карманные деньги должны быть одним из приемов воспитания правильному обращению с деньгами.
-
Доброта-лучшее качество человека. 08.09.2015

Великий китайский мудрец Конфуций говорил: «Попытайтесь быть хотя бы немного добрее — и вы увидите, что окажетесь не в состоянии совершить дурной поступок. А добро сделанное вами, вернется к вам же, еще большим благом».Сегодня в нашей школе классные руководители провели беседу,классные часы на тему "Доброта-лучшее качество человека".
-
Без кышка әзер! 07.09.2015

Иртәдән көн җылы,кояшлы булды бүген.Укучылар,укытучылар җыелып,мәктәп яны тәҗрибә участогында бәрәнге алдык.Барыбыз да тырышып,бәрәңге уңышыбыз әйбәт булганга сөенә-сөенә эшләдек. Пешекчеләребез безне тәмле аш белән сыйладылар.Шулай тырышып эшли торгач бәрәңгене җыеп бетергәнне сизми дә калганбыз.Безнең кышка җитәрлек бәрәңгебез дә,яшелчәбез дә әзер.
-
Россия күләмендә экологик дәрес " Бергә башкарабыз" 07.09.2015

7 нче сентябрь көнне мәктәбебездә " Бергә башкарабыз" экологик дәресләре үтте. Бу дәресләр үсеп килүче буынның экологик юнәлешендәге белемен арттыру, укучыларда туган як табигатенә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү максатын күздә тота.
Табигать ул- син дә, мин дә
Аны сакларга кирәк.
Утыртыйк без язлар саен
Кимендә 30 тирәк.
Су, һава, кояш, хайваннар
Табигать тереклеге-
Һәркемгә дә билгеле бит
Аларның кирәклеге
-
Кабак уңышы. 05.09.2015

8 нче сыйныф укучылары, Айнур Василович җитәкчелегендә, мәктәп яны тәҗрибә участогында кабак уңышын җыеп алдылар.Укучыларның җәй буе тырышып эшләүләре уңышларында күренә.
-
чәчәк орлыклары җыю. 04.09.2015

Бүген кояшлы ,матур көн булудан файдаланып,башлангыч сыйныф укучылары, биология укытучысы Ләлә Сәетзадовна белән бакчага чәчәк орлыклары җыярга чыктылар.Укчылар тырышып орлык җыйдылар һәм укытучыларының төрле чәчәкләр турында сөйләгәннәрен кызыксынып тыңладылар.
-
Помним Беслан. 03.09.2015

3 сентября учитель по ОБЖ Ахунов Айнур Василович в старших классах провел урок-лекцию на тему "Помним Беслан". Целью урока было способствовать воспитанию в детях толерантного отношения друг к другу, чтобы они могли жить в мире и согласии с людьми разных конфессий. На уроке был использован наглядный уголок "Террору-Нет!"
-
1 нче сентябрь - Белем бәйрәме 01.09.2015

Һәр җирдә бер хикмәт көтә
Бүген гади көн түгел.
Бүген – 1 сентябрь
Шуңа шатлана күңел.
Хөрмәтле укытучылар, укучылар, мәгариф ветераннары, әти-әниләр! Сезне чын күңелдән бүгенге зур бәйрәм – “Белем бәйрәме” белән котлыйбыз.Сезгә җан тынычлыгы һәм тән сихәтлеге, зиһен ныклыгы, букчаларыгызга байлык, бала кайгысы күрмичә озын, бәхетле гомер кичерүегезне телибез.
Кеше гомере мәктәп юлы аша,
Моңлы бер җыр кебек сузыла.
Белем сукмакларын яра-яра
Киләчәккә юлы сызыла.
Әй, мәктәбем, хәерле юл теләп,
Белем ишекләрен ачтың син.
Юлыбызны гүзәл итәр өчен
Якты маяк булып балкыйсың.
-
Белем бәйрәме. 01.09.2015

Бүген мәктәбебездә Белем бәйрәме үтте.Көн салкын,яңгырлы булуг а карамастан ,укучылар ,матур букетлар тотып ,үзләренең мәктәпләренә,сыйныфташлары,укытучылары янына агылдылар.Бәйрәмебез җыр-бию, шигырьләргә,котлауларга үрелеп барды.Иң беренче булып бәйрәм белән мәктәп директоры Нүрзилә Бариевна котлап китте,узган уку елына нәтиҗәләр ясады, бурычлар куйды.2014-2015 нче уку елында узган бәйгегә йомгак ясап,җиңүчеләрне билгеләде.”Иң яхшы класс җитәкчесе” исеменә Гыйбадуллина Гөлия Марсил кызы,”Иң яхшы укучы” исеменә 10 нчы сыйныф укучысы Мортазина Гөлүсә,”Иң яхшы укытучы” исеменә Сөләйманова Гөлнар Илфат кызы,” Иң яхшы класс”исеменә 10 нчы класс лаек булды.Шулай ук килгән кунаклар да укучыларыбызны,укытучыларыбызны шушы бәйрәм белән котлап теләкләрен җиткерделәр,яңа уку елына уңышлар теләделәр.

















