Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 80 |
| У нас учат: | 17 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 241 242 243 244 245 246 247 ( 248 ) 249 250 >>
-
Яхшы әдәм — илнең ырысы , яхшы сүз — җанның тынычы. 18.09.2015

"Көзге игелекле эшләр эстафетасы" акциясе дәвам итә. Бүген 6 нчы сыйныф укучылары Лилия Рафисовна җитәкчелегендә Курса Почмак авылынды ялгыз гына яшәүче Муллаянова Вәсилә апага бардылар. Укучылар аның ишегалдын, капка төбен чүпләрдән арындырдылар. Укучыларыбыз тырышып эшләп алгач тирә-як яктырып киткән кебек булды. Вәсилә апа балаларга рәхмәтләр әйтеп, изге теләкләр теләп калды.
Барыбыз да яхшылыкка мохтаҗ,
Бу заманда бигрәк.
Яхшылыкны эшләү җиңел түгел,
Ә эшләргә кирәк!
Р.Миңнуллин.
-
В гостях - детский сад. 18.09.2015

В нашей школе очень много доброты. Поэтому наши ученики и библиотекарь Василя Ильгизовна побывали в детском саду и показали свою доброту и ласку. Наши ученики поиграли с детьми интересные игры и выигрывшие в этих состязаниях получили сладости.
-
Бакчабызда көзге эшләр. 17.09.2015

5-6 нчы сыйныф укучылары Фәимә Фәимовна, Фәния Данисовна җитәкчелегендә мәктәп бакчасына эшкә чыктылар. Алар кишер, чөгендер уңышын җыеп алдылар, бакчаны чүпләрдән чистарттылар. Эш уен рәвешендә оештырылды, укучыларыбыз бер-берсенә төрле яшелчәләр турында табышмаклар әйтешә-әйтешә тырышып эшләделәр. Шулай ук укучыларыбыз арасында "Иң күп табышмак әйтүче", "Иң күп табышмакка җавап бирүче", "Иң тырыш укучы" -дигән бәйге дә игълан ителгән иде. "Иң күп табышмак әйтуче"- Исламов Азат, "Иң күп табышмакка җавап бирүче"- Фәттахова Адилә, "Иң тырыш укучы"- Хөснетдинов Инсаф җиңүче булды. Эшне уен белән бәйләп алып баргач күңел дә күтәрелеп китте, эш тә вакытында тәмамланды.
-
Олимпиадага әзерлек бара. 16.09.2015

Мәктәбебездә укучылар белән олимпиадаларга әзерлек эше бара. Максатыбыз - җиңүләр яулау! Шушы максатка ирешү өчен укучыларыбыз да, укытучыларыбыз да тырышып, бар көчен биреп эшли. "Бүләк зур булмас, укыган кеше хур булмас"- диләр. Укучыларыбызга, укытучыларыбызга уңышлар!
-
Интеллектуаль викторина " Белем көне" 15.09.2015

Укучыларыбыз " Белем көне" интеллектуаль викторинасында актив катнаштылар. 4 класс укучысы Вәлиев Рөстәм һәм Әхмәдуллина Диана III дәрәҗәдәге, ә 2 класс укучысы Хәбибуллин Самат II дәрәҗәдәге дипломга лаек булды. Котлыйбыз сезне укучылар!
-
Ярминкә. 15.09.2015

12 нче сентябрь көнне укытучыларыбыз Казан шәһәренең "Казан" агропромпаркында уздырыла торган көзге ярминкәгә бардылар. Бу ярминкәдә, төрле районнардан килеп, авыл хуҗалыгы продукциясе белән сату иттеләр. Безнең мәктәп коллективы да үзенең мәктәп бакчасында үстерелгән кабак, кәбестә, бәрәңге, кишер, чөгендер, суган һәм башка продукциясе белән сату итте.
-
Әбиләр чуагы. 14.09.2015

Кояшлы,матур көн... Әбиләр чуагы башланды бугай. Әбиләр чуагын үрмәкүчләр уразасы диләр. Үрмәкүчләр пәрәвез җепләрен очыра башлады...Табигатьтә көз хакимлек итә.
-
Сайлаулар. 13.09.2015

13 сентябрь - Татарстан Республикасы Президентын сайлау көне. Сайлау Курса Почмак мәктәбендә урнашкан УИК №970 тә тыныч кына үтте.
-
Җиңү паркында булып кайттык. 12.09.2015

Укучыларыбыз Ләйлә Сәетзадовна җитәкчелегендә Җиңү паркында булдылар. Алар анда кызыклы уеннар уйнадылар, сугышта һаләк булганнарга куелган обелиск, төрле хәрби техника белән таныштылар. Укучыларыбыз күтәренке кәеф белән өйләренә таралышты.
-
Яхшылык эшләргә ашык... 10.09.2015

Укучыларыбыз үзләренең яхшы гамәлләре,эшләре белән өлкәннәрне сөендерүне дәвам итәләр. Бүген 8 нче һәм 6 нчы сыйныф укучылары Фәимә Фәимовна җитәкчелегендә Әһлиулла абый һәм Флюра апа бакчасында бәрәңге алырга булыштылар. Малайлар тырышып казыдылар, кызлар алар артыннан чүпләп бардылар. Әһлиулла абый аларга киңәшләрен бирде, вәгазьләр сөйләде. Күмәклектә - көч, диләр бит, укучылар, аларның укытучылары бергәләп эшләгәч, вакыт та тиз үтте, бәрәңгенең дә чүпләнеп беткәне сизелмәде. Өлкәннәр үзләренең булышчыларына рәхмәтләр әйтеп, изге теләкләрен теләп, өйләренә озаттылар. "Яхшылык күзгә күренми, яманлык күмеп куелмый",-диләр,эшләнгән яхшылыклар үзебезгә дә бер әйләнеп кайтыр әле......

















