Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 80 |
| У нас учат: | 17 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 241 ( 242 ) 243 244 245 246 247 248 249 250 >>
-
Олимпиадага әзерлек дәвам итә. 12.11.2015

Олимпиадаларның район туры башланып китте. Укучыларыбыз рус теле һәм рус әдәбиятыннан уздырылган олимпиадалар да булып кайттылар. Хәзерге вакытта укучылар, укытучылар башка предметлардан да олимпиадаларга әзерләнәләр. Укучыларыбызга уңышлар телибез!
-
Ата - аналар җыелышы. 11.11.2015

Бүген 11 нче ноябрь көнне мәктәбебездә ата- аналар җыелышы булды. Җыелыш "Әнкәй - җирдә иң зур кеше"- дигән кичә белән башланып китте, укучылар әниләрен котладылар, изге теләкләрен җиткерделәр. Көннең 2 нче тәртибе - мәктәптә укыту эшләре буенча директор урынбасары Шиһапова Чулпан Хайдаровна I чирек нәтиҗәләре, яңалыклар белән таныштырып китте.3 нче көн тәртибе башлангыч сыйныф укытучысы Шиһапова Ләйсән Мансуровна ФГОС, ФГОС буенча укучыларның белемнәрен бәяләү, укучылар белергә тиешле норма, дәрес әзерләүгә бирелгән вакыт һәм башкалар турында доклады белән чыгыш ясады. Шулай ук бердәй укучыларны ашату менюсы турында сүз алып барылды, әти- әниләрнең фикерләре тыңланылды.
-
Педагогик киңәшмә. 10.11.2015 Бүген 10 нчы ноябрь көнне мәктәбебез укытучылары педагогоик киңәшмәгә җыелды. Киңәшмәне директорыбыз Нүрзилә Бариевна башлап җибәрде һәм көн тәртибе белән таныштырып үтте:

1нче көн тәртибе - 2015-2016 нчы уку елының I чирек нәтиҗәләре; 2 нче көн тәртибе - 1, 5 нче сыйныфларда адаптация чоры; 3 нче көн тәртибе - Департамент тикшерүенә әзерлек эше; 4 нче көн тәртибе төрлеләр. Класс җитәкчеләренең отчеты тыңланылды, I чиреккә нәтиҗәләр ясалды. Тикшерүгә әзерлек эше, эш программалары, методик ярдәмлекләр, билгеләр куелышы, контроль эшләрнең үтәлеше турында сүз алып барылды. -
Иртәнге зарядка. 09.11.2015 Каникулда яңа көчләр туплап укучыларыбыз кабат мәктәпкә җыелдылар. Көн иртәнге зарядкадан башланып китте. Сыйныфташлары белән каникулларны ничек үткәрүләре турында сөйләшеп, гапләшеп алгач, спортзалга иртәнге гимнастикага җыелдылар. Кулларны, аякларны бер яздырып алгач, күтәренке рухта укучылар дәресләргә таралдылар. Шулай итеп яңа көчләр туплап, җиң сызганып укуга керештек.

-
Тимурчылык эше дәвам итә. 07.11.2015

Укучыларыбыз каникул вакытында да тик ятмадылар. Өлкәннәрнең күңелләрен күреп, аларга йорт эшләрендә булышып кайттылар. Кызларыбыз Фирая апаның өендә булдылар. Җылы сүзләре, яхшы эшләре белән ялгыз гына яшәүче апаның күңелен күрделәр, саф чишмә суы алып кайтып чәй куеп эчерттеләр, табак- савытларын, идәннәрен юдылар, тәрәзәләрен чистарттылар, гөлләргә су сиптеләр. Олы кешенең күршесе бусагасын атлап керсә дә күңеле була, шундый кешеләребезне, безнең ярдәмгә мохтаҗ булган әби - бабаларыбызны онытмасак икән, булдыра алганча аларга гел ярдәм итеп торсак иде!
-
Викторина " Времена года" 06.11.2015

Ученица 4 ого класса Ахмадуллина Диана участвовала во всероссийской занимательной викторине " Времена года". Она заняла 3-е место и получила диплом победителя. Наставник Ахмадуллина Г.И.
-
Укытучыларыбыз Бердәм Дәүләт Имтиханы тапшыра. 05.11.2015

Буген 5 нче ноябрь көнне барлык укытучылар да, физик культура һәм башлангыч сыйныф укытучыларыннан кала БДИ тапшыра. Барлык укытучыларга да уңышлар һәм җайлы биремнәр телибез!
-
Халыклар бердәмлеге көне. 04.11.2015

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. “Бердәмлек“ төшенчәсе туплану, берләшү мәгънәсенә ия. Халкыбызга элек-электән хас сыйфат бу. Нәкъ менә бердәмлек, татулык күп кенә авырлыкларны җиңеп чыгарга, дошманнарга каршы торырга ярдәм иткән, илебезнең тынычлыгына, мөстәкыйльлегенә китергән. Яшебезгә, шөгыльләребезгә, максатларыбызның нинди булуына карамастан, үткәнебез, бүгенгебез, киләчәгебез – һәркайсы илебезнең, Ватаныбызның язмышы белән тыгыз бәйләнгән. Халыклар бердәмлеге көне тирән рухи мәгънәгә ия. Ул безне бердәм булырга, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә.
-
Мәктәптә балалар тавышы тынып тормый. 02.11.2015

Укучыларыбыз 2-9 ноябрьга кадәр каникулда. Каникул булуга карамастан мәктәптә балалар тавышы тынып тормый, түгәрәкләрдә эшли, укучларыбыз экзаменнарга, олимпиадаларга әзерләнә, укытучыларыбыз консультация үткәрә. Бүген дә математика укытучысы Минҗан Хуҗи улы көне буе диярлек укучылар белән математика фәненнән консультация үткәрде. мондый әзерлек булганда укучыларыбызга экзаменнарны яхшы билгеләренә генә тапшырасы кала.
-
Түгәрәк өстәл артында сөйләшү. 02.11.2015

2 ноябрь көнне Урта Курса мәктәбендә тарих укытучыларының түгәрәк өстәл артында сөйләшү үтте. Монда Курса Почмак, Сеҗе, Сикертән, Урта Курса, Разъезд Корса мәктәбе укытучылары катнашты. Очрашып ,сөйләшүнең темасы ФГОС , яңа стандарт куйган таләпләр, бәяләү системасы, дәрестән тыш эшчәнлек иде, укытучылар үзләренең докладлары белән чыгыш ясадылар, борчыган сорауларына җаваплар табарга тырыштылар, фикер алыштылар. Мондый түгәрәк өстәл артында очрашып сөйләшүләр кирәк һәм файдалы дип саныйм һәм безне шулай җыеп, шундый очрашу үткәргән өчен Урта Курса мәктәбе тарих укытучысы Наил Фаил улына зур рәхмәт әйтәсе килә. Эшегездә уңышлар, тазалык- саулык ,сабырлык теләп калабыз!

















