Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 80 |
| У нас учат: | 17 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 231 232 233 234 235 236 237 238 239 ( 240 ) >>
-
Мөһәммәд Мәһдиевның тууына 85 ел. 01.12.2015

Мөхәммәт Мәһдиев (1930-1995)Татарстанның халык язучысы, әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче Мөхәммәт Сөнгат улы Мәһдиев 1930 елның 1 декабрендә хәзерге Татарстан Республикасының Арча районы Гөберчәк авылында мулла гаиләсендә туа. Мөхәммәт 1944 елда Сикертән дигән күрше авылда җидееллык мәктәпне һәм 1947 елда Арча педагогия училищесын тәмамлагач, әтисе үрнәгендә шул ук районның Сеҗе авылы урта мәктәбендә укытучы-тәрбияче булып эшли башлый, аннары 1948-1950 елларда Саба районының Керәнне җидееллык мәктәбендә тарих фәне укыта. 1950—1954 елларда Балтыйк Хәрби-диңгез флотында хезмәт итә. Гаскәри хезмәттән кайткач та, 1955-1960 елларда, Арча төбәге мәктәпләрендә укытучылык хезмәтен дәвам иттерә. 1959 елда, читтән торып укып, Казан дәүләт педагогия институтының тарих бүлеген тәмамлый. М.Мәһдиевнең иҗат мирасында бер сәхнә әсәре («Тынгысыз өч көн» дигән моңсу комедия), татар әдәбияты тарихына караган хезмәтләр, мәкаләләр, прозасы кебек үк, югары сәнгать дәрәҗәсендә образлы тел белән язылган юлъязмалар, мемуар, хатирә-истәлек характерындагы әсәрләр дә байтак.М.Мәһдиев — 1969 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгьзасы
-
Иске Масра мәктәбендә Әниләр көне. 30.11.2015

Кадерле әниләр!
Бәйрәмегез сезгә бәхет, Сәламәтлек китерсен, Көнегез гел шат булсын. Елның һәрбер көне сезгә Әниләр көне булсын. Бүген бәйрәмдә балалар әниләргә багышлап җырлар җырладылар,шигырьләр сөйләделәр, биюләр биеделәр,әниләр белән бергәләп төрле бәйгеләрдә катнаштылар.Бәйрәм чәй өстәле янында дәвам итте.Бәйрәм әниләргә дә,балаларга да ошады. -
Замана афәте. 30.11.2015

Ел саен 1 декабрь көнне СПИД ка каршы Бөтендөнья көрәш көне билгеләп үтелә. Ул планета төбәкләре буенча таралуын дәвам итүче ВИЧ-инфекциягә каршы көрәшне ныгытуга хезмәт итә. Эпидемия башыннан 30 ел эчендә СПИД 25 миллионнан артык гомерне алып киткән, 60 миллионнан артык кеше ВИЧ белән йогышланган, 16 миллион бала ата-анасыз калган. Әлегә кадәр бу вирусны көн саен 7 меңнән артык кеше йоктыра. Бөтендөнья СПИД ка каршы көрәш көнен үткәрүгә багышланган чаралар кысаларында быел саен республика күләмендә массакүләм акцияләр, ачык дәресләр, ВИЧ-инфекцияне профилактикалау буенча видеолекторияләр, сәламәт тормыш рәвешен алга сөрү буенча халык өчен лекцияләр уза. Безнең мәктәптә дә авылыбыз фельдшеры Хасанова Әлфия Хәлил кызы 10-11 нче сыйныф укучыларына "Замана афәте" темасына тәрбия сәгате уздырды.
-
В.И,Даль 27.11.2015

Сегодня в нашей школе прошел классный час посвященный В.И.Далю. Владимир Иванович Даль (1801 — 1872) – писатель, врач, лексикограф,создатель«Толкового словаря живого великорусского языка».В 1828-1829 году принимает участие в русско-турецкой войне. Даль участвует в сражениях, помогает раненым, оперирует в условиях полевых госпиталей. Отмеченный наградами, начинает работать в военно-сухопутном госпитале Петербурга в качестве ординатора. Вскоре биография Даля становится широко известной: он слыл прекрасным врачом. За время своей медицинской практики, в том числе военной, Даль написал несколько статей, набросков .Биография Даля была отмечена Ломоносовской премией. Скончался Даль 22 сентября 1872 года.
-
Әнием күз нурым. 27.11.2015

Әни, әнием, әнкәй! Кадерләп, назлап әйтәбез. Күңелебездәге бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз, һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбыз өчен шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән газиз әниебезгә дәшәбез. Халык ана хакын хаклауны Алла хакын хаклауга тиңли. Ана турындагы бер әйтемне искә алыйк. ,,Анаңны арка кочып Мәккәгә алып барсаң да, бурычыңны үтәп җиткерә алмассың! Анаң өчен уч төбендә тәбә куырсаң да, хакын хисаплап бетерә алмассың.” Гасырлар аша килеп ирешкән бу гыйбрәтле, канатлы фразаларны җаныбызга сеңдерү зарур.
Балагызның берәве сез,
Гаиләнең йөрәге сез.
Иминлекнең терәге сез.
Һәркемнең кирәге сез.
Бүген, башлангыч сыйныф укучылары үзләренең әниләрен бәйрәм белән котладылар. Матур җырлар, биюләр һәм әниләр кадере турында шигырьләр әниләргә бик ошады.Үз куллары белән ясалган бүләкләр, чын йөрәктән әйтелгән теләкләр әниләрнең йөзләрендә шатлык булып балкыды. Бәйрәм эчтәлекле һәм матур үтте. Бәйрәм белән,сезне ӘНИләр.
-
Диагностическое тестирование по английскому языку 26.11.2015

В 4,6, 8 классах идет диагностическое тестирование по английскому языку. Желаем успехов ученикам!
-
Газиз кешем- әнием. 26.11.2015

Газиз кешем- әнием.
Опубликовано: 26.11.2015
Әни диеп язып куйдым
Яңа яуган ак карга.
Таптамагыз, һич ярамый,
Әни сүзен таптарга.
Әни, ана – бары тик өч хәрефтән торган әлеге сүзләр үзләрендә күпме наз, йөрәк җылысы һәм ниндидер самими көч, саф мәхәббәт саклыйлар. Әйе әлеге сүзне әйткән саен күңел йомшара, ишеткән саен дөнья ямьләнә. Әни бит ул Җир йөзендә һәркемнең дә иң якын, иң кадерле кешесе. Һәм бу мәхәббәт хәзер генә түгел, озак еллар дәвамында барлыкка килеп формалашкан. Шуңа күрә аңарга карата булган хисләр ташкыны да бик көчле. Бүген башлангыч сыйныф укучылары арасында Әниләр көне уңаеннан рәсем конкурсы булды. Укучылар бар осталыкларын эшкә җиктеләр һәм бик матур итеп үзләренең әниләренең рәсемнәрен ясадылар. Конкурста дуслык җиңде.
-
Здоровая мама- здоровый ребенок. 25.11.2015

Сегодня прошла Республиканская акция «Здоровая мама – здоровый ребенок!»
Целью акции было :Актуализация активной гражданской антинаркотической позиции участников Республиканского антинаркотического проекта «SаMоSтоятельные дети».
Задачи акции:
- активизировать личностный потенциал участников проекта «SаMоSтоятельные дети»;
- познакомить жителей городов и населенных пунктов с проектом «SаMоSтоятельные дети»;
- увеличить количество людей в городах и населенных пунктах, принявших решение в пользу отказа от табака, алкоголя, наркотиков с помощью контрактного метода силами участников проекта «SаMоSтояте льные дети". Участники заранее приготовили плакаты и буклеты, однодневные контракты. Прохожие ответитили на вопросы викторины о влиянии табака, алкоголя и наркотиков на репродуктивную систему человека; подписали однодневный контракт отказаться от вредных привычек. В конце всем участникам раздали сердечки с пожеланиями здоровья и завязали оранжевые ленточки.
-
КВН. 24.11.2015

Сегодня в Среднекорсинском клубе прошел зональный этап КВН среди 5 команд. Каждая команда должна была придумать название и приготовить эмблему. Наши участники выступили достойно. Желаем им в дальнейшем творческих успехов.
-
Районный фестиваль. 24.11.2015

Ученик 5-го класса Хуснутдинов Ильсаф участвовал в конкурсе по художественной обработке фотографий военных лет, и награжден дипломом (2 место), ученик 2-го класса Верхнемасринской НОШ Хуснутдинов Ислам участвовал в конкурсе по моделированию боевой техники и награжден дипломом (1 место). Наставник Хуснутдинова Г.Р.

















