МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
| E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
| Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 41 учащихся, 6 воспитанников |
| У нас учат: | 12 учителей и 1 воспитатель |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 111 112 ( 113 ) 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
"Куркынычсыз тәгәрмәч 2016" 30.04.2016

Бүген Арчаның 5 номерлы гимназиясендә "Куркынычсыз тәгәрмәч - 2016" ярышы үткәрелде. Безнең мәктәптән дә Шакирова Алинә, Хөсәенов Илназ, Сабирова Сара, Гилязутдинов Рәсим әлеге ярышта катнаштылар. Укучылар 5 төр буенча көч сынаштылар. Уеннар укучыларга бик ошады.
-
Бүген бездә өмә. 29.04.2016

Тирә-юньне җыештырулар дәвам итә. Бүген без дә мәктәп тирәсен кипкән яфраклардан, чүп-чардан арындыру максатыннан өмәгә чыктык. Барлык укучылар да зур көч куеп тырышып эшләделәр. Мәктәп яны, юл кырыйлары хәзер ялт итеп тора.
-
Тукай туган көн! 26.04.2016

26 апрель- Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Бүген мәктәбебездә сөекле шагыйребезгә 130 яшь тулу уңаеннан бәйрәм кичәсе үткәрелде. Укучылар бик матур итеп шигырьләр сөйләделәр, Тукайның тормыш юлына багышланган видеоролик карадылар. Мәктәбебез укучылары куйган "Шүрәлене күр әле"спектакле район күләмендә җиңү яулады. Алар дипломга лаек булдылар. Катнашкан укучыларга кечкенә генә бүләкләр тапшырылды. Кичә "Туган тел" җырын күмәк җырлау белән тәмамланды.
-
25.04.2016

Бүген 7 класс укучылары белән һәйкәл янын җыештыру эше оештырылды. Укучылар сугышта һәлак булган авылдашларыбыз истәлегенә куелган һәйкәл тирәсен тәртипкә китерделәр, аны 9 Май бәйрәме уздыру өчен әзерләп куйдылар.
-
22.04.2016

Бүген "Оста куллар" түгәрәгендә шөгыльләнүче укучыларның эшләнмәләре белән Хәбибуллина Гөлназ Галимҗан кызы Бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган "Библиосумерки 2016" акциясендә актив катнашты.
-
Тукай безнең күңелләрдә... 22.04.2016

Мәктәбебездә Тукай көннәре дәвам итә. Бүген китапханәче Ахметзянова Г.Х. 1- 4 класс укучылары өчен "Тукай безнең күңелләрдә" кичәсе оештырды. Укучылар бөек шагыйребезнең тормыш юлы һәм аның иҗаты буенча сәяхәт иттеләр, шигырьләрен сөйләделәр, җырларын тынладылар.
-
"Мәрхәмәтле Татарстан" - Җир көне 22.04.2016

рхәанда Сулыкларны саклау елы у, бүген мәктәбебездә – “Чиста планета” акциясе үткәрелде. 8 класс укучылары Иске Кырлай авылының төп чишмәсе янын, яр буйларын чүп-чардан арындырып, чистартып кайттылар. Әлеге акциядә һәр укучы үзеннән зур өлеш кертергә тырышты.
-
Изге эшләр көне 21.04.2016

-
Бердәм дәрес 20.04.2016

Мәктәбебездә “Габдулла Тукай көннәре” дәвам итә. Әдипнең тормыш юлын һәм иҗатын пропогандалау максатыннан, “Тукайлы балачак” исеме астында бердәм дәрес үткәрелде. Барлык класс укучылары катнашындагы дәрестә һәркем актив булды, бөек шагыйребез иҗатына карата үз фикерләрен белдерделәр, сәнгатьле итеп шигырьләрен укыдылар. Үзенчәлекле дәрес ахырында өйгә эш тә бирелде.
-
День Доброго кино. 19.04.2016

В рамкаха добровольческой акции "Добрый Татарстан", 19 апреля - День Доброго кино" в школе организовали просмотр документалного фильма.


















