МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
| E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
| Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 41 учащихся, 6 воспитанников |
| У нас учат: | 12 учителей и 1 воспитатель |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 109 ( 110 ) >>
-
Концерт көне
18.06.2016
Бүген лагерьга йөрүче балалар концерт оештырдылар. Әле алар фокус уеннары да күрсәттеләр. Һәркем көченнән килгәнчә катнашты.
-
Роликларда йөрдек 17.06.2016

Бүген бездә спорт уенының бер төре булган - роликларда йөрү көне булды. Әй кызык та булды соң! Бер кеше дә "йөрмим" димәде. Хәтта әле оста йөрүчеләр өчен ярыш та оештырылды.
-
Җәйге китапханә 15.06.2016

Бүген авылыбыз китапханәчесе Хамзина Венера апай безгә күңелле җәйге китап укулар оештырды. Ничек дисезме? Ул үзе безгә яңа чыккан кызыклы китапларын күрсәтергә алып килде. һәм без бөтенебез дә аларны укыдык. һәркем берәр өлешен укыды. Калган өлешен инде китапханәнең үзенә барып, китапны алырга һәм укырга кирәк булачак. Әлбәттә, без аларны укып чыгачакбыз. Җәйләр озын бит әле...
-
Җиләк пешкән!! 14.06.2016

Мәктәбебезнең территориясендә каен җиләге өлгергән. Лагерьда ял итүче укучылар көне буе җиләк җыю һәм сыйлану белән мәшгуль булдылар. Җәй көне Җир анабыз безгә бик күп нигъмәтләр ашата шул.
-
Ял һәм хезмәт - бергә! 13.06.2016

Лагерьда ял итүче укучылар көннәрен файдалы итеп үткәрәләр. Алар мәктәп яны территориясендә витаминлы һәм дәвага яраклы үләннәрне танырга өйрәнәләр. Мәктәпләргә җиткерелгән задание буенча дару үләннәрне җыюда актив катнашалар. Июнь аенда чәчәк атучы шифалы үсемлекләрне җыеп, гербарий ясыйлар.
-
Дусларча очрашу 12.06.2016

12 июнь - Россия көне уңаеннан, лагерьда ике команданың дусларча очрашуы оештырылды. Командалар зур көч куеп, кызыклы уен күрсәттеләр. Әмма, спортта көчлеләр җиңә шул. Исәп 10:4.
-
"Йолдыз сәгате"
10.06.2016
Бүген безнең лагерьда интеллектуаль уен "Йолдыз сәгате" уены уздырылды. Уен барышында балалар үзләренең белемнәрен төрле өлкәдә: хайваннар, кошлар, әкиятләр, тормыш очраклары хакында сынадылар. Уен киеренке рухта узды. Җиңүче булып - Хөсәенов Илназ калды. Молодец, Илназ, сиңа алга таба да уңышлар!
-
Без әкиятләр яратабыз! 08.06.2016

Балачак әкиятсез була алмый. Бүгенге көнне без әкиятләргә багышладык. Балаларга таныш булган әкиятләр турында викторина сорауларына җаваплар таптык һәм төрле дәрәҗәдәге диплом һәм грамоталарга ия булдык. Әкиятләр мәңге яшәсен!
-
Юл кагыйдәләрен бел! 03.06.2016

Бүген лагерьда юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү максатыннан, "Юлда йөри беләсеңме?" дип исемләнгән уен-бәйге оештырылды. Балалар үз белемнәрен күрсәттеләр, ахырдан теләгән юл билгесен рәсемгә төшерделеәр.
-
Эх, ямьле җәйләр... 02.06.2016

1 нче июньнән мәктәбебездә җәйге ял һәм сәламәтләндерү лагеры эшли башлады. 14 укучы әлеге лагерьда ял итә. Аларны төрледән-төрле чаралар, мавыктыргыч эшләр көтә.


















