МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
| E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
| Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 41 учащихся, 6 воспитанников |
| У нас учат: | 12 учителей и 1 воспитатель |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 ( 106 ) 107 108 109 110 >>
-
Татар теленнән диагностик мониторинг 27.10.2016

Бүген мәктәптә татар теленнән 4, 6, 8 нче класс укучылары белән оф-лайн режимда диагностик мониторинг үткәрелде. Укучылар үзләренең белемнәрен күрсәттеләр.
-
27.10.2016

26 нчы октябрь көнне Арчаның 1 нче номерлы мәктәбендә "Интернет - учителям" программасы буенча мастер-класс үткәрелде. Мәктәбебездән биология укытучысы Гилязиева Г.Р. катнашты. Спикер Данил Сәфәров интернет тормышының бөтен нечкәлекләрен гади, аңлаешлы итеп сөйләде. Мәгариф журналыннан килгән кунаклар да, мәгариф сайтында үз битеңне булдыру системасын аңлаттылар. Ахырдан, мастер - класста булган бөтен катнашучылар сертификат һәм "Мәгариф" журналының истәлекле бүләкләре белән бүләкләнделәр. Истәлеккә карточкага төштеләр.
-
"Көзге бал" 22.10.2016

Мәктәптә шаулап-гөрләп "Көзге бал" кичәсе узды. Һәр укучы, һәр класс тырышып-тырышып әлеге кичәгә әзерләнде. Монда укучылар үзләренең көчләрен көзге уңыштан композицияләр ясау буенча да, концерт номерлары буенча да, җитезлек буенча да көч сынаштылар. Нәтиҗә куанычлы: дуслык җиңде!!!
-
"Наркомания - үлем юлы" 20.10.2016

5 нче классларда үткәрелгән тәрбия сәгате "Наркомания - үлем юлы" дип аталды. Аның максаты: укучыларда начар гадәтләрдән саклану һәм каршы торучанлык сыйфатлары тәрбияләү, аларда сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру иде.
-
Ял иттек 16.10.2016

Бүген укытучылар коллективы Казанга Г.Камал исемендәге театрга И.Зәйниевнең "Мәхәббәт FM" исемле спектаклен карарга бардык. Әлеге сәяхәт безнең күңелдә күңелле мизгелләр калдырды.
-
13.10.2016
15 октябрь - халкыбызның катлаулы тарихында коточкыч көннәрнең берсе. Менә ничә ел рәттән җөмһүриятебездә Хәтер көне уздырыла. Әйе, 15 октябрь - 1552 елда явыз Иван гаскәре явыннан Казанны саклаганда һәлак булган бабаларыбызны искә алу көне, аяусыз сугышта шәһти киткәннәрнең якты рухлары алдында баш ию көне. Шул уңайдан 5 нче класста тәрбия сәгате уздырылды.
-
"Урманнарны саклыйк!" 12.10.2016

Бүген Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбенең башлангыч классларында "Урманнарны саклыйк!" дигән тәрбия сәгате үткәрелде. Тәрбия сәгатенең максаты укучыларга Россия дәүләтенең урманнарга иң бай ил булуын аңлату. Ләкин соңгы елларда урманнарда агачлар бетә башлау сәбәпле, бу экологик катастрофага китерүен төшендерү.
-
"Оста куллар" 08.10.2016

Мәктәбебездә дәресләрдән соң төрле юнәлештәге түгәрәкләр эшчәнлек алып бара. "Оста куллар" декоратив- гамәли сәнгать түгәрәгенә йөрүче укучылар төрле дәрәҗәдәге республикакүләм һәм районкүләм конкурсларда һәрдаим катнашалар. Октябрь аенда "Көзге муллык" темасы астында эш алып барыла. Алар бөртекле ашлык культураларыннан районыбыз Гербын эшлиләр.
-
Кызыклы дәрес 07.10.2016

7 октябрь көнне 7 класс укучылары җәмгыять белеме уктучысы Хәбибуллина Г.Г. белән берлектә, Финанс грамоталылыгы онлайн-дәресләре кысаларында үткәрелгән "Биржа һәм инвестицияләү нигезләре" темасына онлайн-дәрестә катнаштылар. Дәрестән соң оештырылган бу чарада укучылар үзләре өчен бик күп кызыклы мәгълүмат алдылар. Әлеге дәресләр 2016 елның 15 декабренә кадәр дәвам итәчәк.
-
Анкета уздыру 06.10.2016

Бүген мәктәптә 5 нче класс укучылары белән анкета эше уздырылды.


















