МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
| E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
| Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 41 учащихся, 6 воспитанников |
| У нас учат: | 12 учителей и 1 воспитатель |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 101 102 103 ( 104 ) 105 106 107 108 109 110 >>
-
05.12.2016

5 декабрь -Мәскәү шәһәренә һөҗүм иткән немец гаскәрләренә каршы Кызыл Армиянең атакага күтәрелгән көне. Шул уңайдан 5-7 сыйныф укучылары өчен "Мәскәү өчен сугыш" темасына тәрбия сәгате үткәрелде.
-
03.12.2016
Бүген район күләмендә 9 нчы класс укучылары математика фәненнән сынау имтиханы бирәләр. Безнең мәктәп укучылары да әлеге чарага киттеләр. Уңышлар телик аларга!
-
Экология дәресе 02.12.2016

Биология укытучысы Гилязиева Г.Р. 2-4 классларда "Урман һәм Кеше" темасына ачык дәрес үткәрде.Дәрескә экология инспекторы- капитан Латыш Фирдәүсә Камилевна чакырулы иде. Дәреснең максаты:
- укучыларда урманның кеше тормышында һәм табигатьтәге әһәмияте турында күзаллау формалаштыру;
- урманның кеше гаебеннән барлыкка килгән экологик проблемалары белән танышу;
- танып белү активлыгын үстерү;аралаша белү сәләтен үстерү,үз фикерен дәлилләргә өйрәтү;-балаларның сөйләм телен,логик фикерләү сәләтен үстерү.
- табигатькә сакчыл караш һәм мәхәббәт тәрбияләү
-
30.11.2016
Бердәм Республика Тестына әзерлекләрен тикшерү максатыннан, бүген безнең мәктәптә 9 нчы класс укучылары татар теленнән тест эшләделәр. Киләчәктә имтиханнар бирәселәре бар. Уңышлар телик аларга.
-
30.11.2016

Бүген район күләмендә СНТ (союз наследников Татарстана) председательләренең 1 нче утырышы булды.Һәр мәктәпнең дружина председателе катнашты, үзләре арасыннан район СНТ берләшмәсенең председателен сайладылар, алдагы ай өчен эш планын төзеделәр. Безнең мәктәптән Галиахметова Э.И. әлеге утырышта катнашты.
-
Әниләр бәйрәме 28.11.2016

Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбендә әниләр көненә карата бәйрәм кичәсе үткәрелде. Бәйрәмгә әниләр чакырылды. Кичә ике өлештән торды. Беренче өлештә укучылар әниләрне котлап уздылар. Ә икенче өлештә кадерлеләребез өчен ярыш - бәйге оештырылды. Алар ике команда составында "Матурлар" һәм "Чибәрләр" исеме астында ярыштылар. Уенчыларга ахырдан грамоталар бирелде. Ә кичәне педагог-организатор Ахметшина Г.Х. әзерләде.
-
24.11.2016

15 ноябрьдән 22 ноябрьгә кадәр интернет челтәрендә Россия куләм "Разделяй с нами " дигән исем астында ЭКО конкурс узды. 9 классларда экологик дәрес күрсәтелде, башкарган эшләр буенча фотоотчёт тапшырып,мәктәбебезнең биология укытучысы Гилязиева Г.Р. диплом,ә мәктәбебез рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
-
23.11.2016

« Татмедиа» акционерлык җәмгыяте, «Сәхнә» журналы һәм «Салават күпере» балалар журналы оештырган “ Сәйяр” Республика театр фестиваль-бәйгесен безнең мәктәп укучылары уңышлы чыгыш ясадылар.Язучы Зиннур Хөснияр кул куйган Мактау Грамотасы белән бүләкләнделәр. Укучыларга иҗади уңышлар теләп калабыз.
-
22.11.2016
Сегодня в школе было проведено диагностическое тестирование по иностранному языку обучающихся 4-х, 6-х, 8-х классов. Учащиеся показали свои знания по английскому языку.
-
Фотокүргәзмә
21.11.2016
Бүген киләсе Әниләр көне уңаеннан, мәктәптә план нигезендә эш башланып китте. Әлеге уңайдан классларда "Безнең әниләр" исеме астында фотокүргәзмә оештырылды. Әлеге чарада һәр укучы үзенең әнисен я рәсеме аша, я фотокарточка аша тәкъдим итте. Әни сүзе үзе үк, беркемне дә битараф калдырмый. Иң җылы хисләр, иң җылы сүзләр, иң матур теләкләр бары тик әниләргә!!!


















