МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
| E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
| Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 41 учащихся, 6 воспитанников |
| У нас учат: | 12 учителей и 1 воспитатель |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 101 102 103 104 ( 105 ) 106 107 108 109 110 >>
-
Ата-аналар җыелышы
18.11.2016
Бүген мәктәптә ата- аналар җыелешы узды. Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Полициянең участок уполномеченные Бариев М.Г. чыгышы
2. Беренче чирек йомгаклары (Мустафина Г.Г. чыгышы)
3. "Балага белем һәм тәрбия бирү" доклад. (Гилязиева Г.Р. чыгышы)
4. Төрлеләр
5. Классларда җыелышлар
6. Чыгарлышы класс укучыларының имтиханнарга әзерлеге (9 класста җыелыш)
-
День толерантности 16.11.2016

16 ноября Международный день толерантности. Не всем , может быть, знакомо это слово. И, на первый взгляд , звучит оно совершенно не понятно. Но смысл, который оно несет, очень важен для существования и развития человеческого общества. Современный культурный человек - это не только образованный человек, но человек, обладающий чувством самоуважения и уважаемый окружающими.
-
Фликерлар - безнең дусларыбыз 15.11.2016

Бүген, 15 нче ноябрь көнне, 7 – 8 класс укучылары белән “ Фликерлар – безнең дусларыбыз” дигән темага тәрбия сәгате үткәрелде. Хәбибуллина Гөлназ Галимҗан кызы укучыларга 2015 нче елның 1 июленнән гамәлгә кертелгән Закон буенча, тәүлекнең караңгы вакытында җәяүлеләр киеме өчен мәҗбүри булган якты кайтарткыч - фликерлар, аларның төрләре, әһәмияте турында сөйләде. Укучылар торак пунктлардан читтә, юл кырыеннан барганда, юл кисеп чыгу урыннарында фликерлар булу, иң беренче чиратта, куркынычсызлык өчен әһәмиятле булуын төшенделәр. “ Юлларда имин йөрегез!” дигән теләктә калып, тәрбия сәгатеннән соң укучыларга фликерлар бүләк ителде.
-
Вебинар дәресләр 14.11.2016

Бүген, финанс грамоталылыгын күтәрү һәм укучылар арасында профориентация эш алып бару максатында,тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Хәбибуллина Г.Г. җитәкчелегендә, 8-9 класс укучылары онлайн – режимында оештырылган "Биржа и основы инвестирования" темасындагы вебинарда катнаштылар. Нәрсә ул Биржа? Аның нинди төрләре була? Акчаны тотып бетерергәме, әллә берәр отышлы булырлык проектны инвестицияләргәме? дигән кебек, күп кенә үзләрен кызыксындырган сорауларга турыдан – туры җавап алдылар. Әлеге онлайн – дәресләр 15 нче декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
-
Зарарлы гадәтләрдән сакланыгыз! 11.11.2016

11 ноябрь көнне башлангыч классларда "Зарарлы гадәтләрдән сакланыгыз!" дигән тәрбия сәгате үткәрелде. Дәреснең максаты: укучыларда сәламәтлеккә җаваплы караш тәрбияләү, сәламәтлекне кайгыртып торырга кирәклеген инандыру. Физкультминуткалар ярдәмендә укучыларның сәламәтлеген саклау күнекмәләрен булдыруга багышланган иде.
-
10.11.2016

Бүген 5 нче класста үткән тәрбия сәгатенең темасы: "Тәмәке белән бергә тартучы да яна" дип аталды. Тәрбия сәгатендә: тәмәкенең килеп чыгышы, Россиягә кайчан һәм кем тарафыннан кертелгәне, организм өчен тәмәкенең зарары, гаиләгә нинди зыян салуы аңлатылды. Әлеге тәрбия сәгатендә укучыга кирәкле киңәшләр тәкъдим ителде:
1. Ихтыяр көчле булырга
2. Ныклы режим белән яшәргә
3. Спорт белән шөгыльләнергә
4. Физик эш эшләргә
5. Тәмәке тартучылардан вакытлыча булса да, ераграк торырга.
-
2 нче чиреккә аяк бастык!!!
07.11.2016
Көзге каникуллар бетеп, без яңадан мәктәбебезгә кайттык. Алда безне фәннәр буенча олимпиадалар, сынау имтиханнары, тагын ниләр көтә?... Әлегә, бар да яхшы.Йөрәкләрдә көч ташып тора.
-
Каникуллар!!! 31.10.2016

Менә көтеп алган каникуллар да җитте. Әмма, каникул дип, тик кенә ял итеп ятмыйбыз. Көзге каникул чорына эшләнәсе эшләр планлаштырылды. 9 нчы класс укучылар өчен һәр көн эш белән бәйле. 31 нче октябрь көнне татар теле, 01.11.16 көнне рус теле, ә 02.11.16 көнне математика буенча консультацияләр узачак. Әле укучыларга тырышыр һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешер өчен вакыт җитәрлек. Барысы да үз кулыгызды, диясе килә.
-
29.10.2016
В соответствии с письмом Министерства образования и науки Российской Федерации от 7.10.2016 № 08-2151 был проведен урок безопасности школьников в сети Интернет. Учащиеся ознакомились с основными правилами безопасности. А также обсуждались основные вопросы применения социальных сетей. Урок всем понравился.
-
Дума утырышлары
28.10.2016
Бүген, 28 нче октябрь көнне, Арча районы югары класс укучылары Дума советының чираттагы утырышы оештырылды. Безнең мәктәптән Дума утырышында депутат буларак, 8 нче класс укучылары Фазлиева Язгөл һәм Сәйфуллина Динәләр катнашты. Әлеге утырышта укучылар агымдагы елга бурычлар билгеләделәр, үзара эшләр бүлештеләр.


















