МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
| E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
| Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 41 учащихся, 6 воспитанников |
| У нас учат: | 12 учителей и 1 воспитатель |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 101 102 ( 103 ) 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
17.12.2016

Заманча технологияләр үсеш алган чорда яшәсәк тә, укучыларыбыз кулдан рәсем ясау ысулларын якын күрә. Яңа елга карата һәр класс стена газетасы чыгарды. Алар анда Яңа ел символы - Әтәчне, Кыш бабай, Кар кызын ясаганнар, котлаулар, матур шигырьләр урнаштырганнар.
-
Бәйрәмнәргә әзерләнәбез 15.12.2016

Тиздән Яңа ел бәйрәме килеп җитәр. Әлеге уңайдан мәктәптә эш башланды. Мәктәп территориясен матурлап сыннар ясап куйдык.
-
Кошларны онытмыйк! 14.12.2016

"Канатлы дусларыбызны онытмыйк!"- 2 класс укучылары кошларга эләргә җимлекләр ясап алып килделәр. Молодцы!
-
12.12.2016

1-3 сыйныф укучылары сынлы сәнгать дәресләрен бик яраталар. Бүгенге дәрестә ирекле темага рәсем ясарга кушылды. Укучылар зур кызыксыну белән эшкә тотындылар һәм бик матур рәсемнәр ясадылар. Алга таба да уңышлар телик аларга.
-
"Бәхетле очрак" 10.12.2016

Математика, физика, информатика атналыгы кысаларында 8 нче класслар өчен "Бәхетле очрак" дәресе уздырылды. Ике команда үзара ярышып бәхет өчен көрәштеләр. Дүртпочмаклар турында, мәйдан табуга мәсьәләләр чиштеләр. Шырпылар белән башваткычларга җаваплар таптылар. Кызлар командасы бик аз гына өстенлек белән малайларны җиэүгә иреште.
-
"Кисмәктәге хикмәтләр"
09.12.2016
Атналыкның 5 нче көне 9 класс укучылары белән "Кисмәктәге хикмәтләр" уен-сәгате белән дәвам итте. Әлеге дәрестә укучылар математика фәне буенча үзләренең белемнәрен күрсәтергә тырыштылар. Анда мәсьәләләр чишү дә, логик сорауларга җавап табу да, кызыклы уеннар да булды. "Авыр фән булса да, аны яратырга мөмкин",-дип нәтиҗә ясадылар.
-
Информатика көне 08.12.2016

Математика, физика, информатика атналыгы кысаларында пәнҗешәмбе көн - информатика көне дип аталды. Бу көнне югары класс укучылары "Код сәгате"ндә катнаштылар. Видеолекция карап, дөньяда барган информатизация дәрәҗәсенә сокландылар. Ахырдан һәр класс үз яшенә туры килгән тренажерда программирование буенча үз көчен сынап карады. Әлеге чарадан соң, исемең язылган сертификат алу гаять күңелле...
-
Физика көне 07.12.2016

Бүген физика-математика атналыгы планы буенча Ахметзянова Г.Х. 7 класс укучылары өчен "Физик КВН" үткәрде. Укучылар блиц -турнир сорауларына җавап бирделәр, формулаларны танып белделәр, тәҗрибәләр ясадылар.
-
Атналык бара... 06.12.2016

Бу атнада мәктәптә , физика, информатика атналыгы башланып китте. Һәр көнне укучылар белән төрле чаралар уздырыла. Дүшәмбе көнне 5 нче класс укучылары "Серле 7ле саны" исемле уен - чара уздырдылар. Ә бүген 6 нчы класс укучылары "Кызыклы математика" уен-дәрестә катнаштылар. Һәр укучы әлеге чараларда актив булды. Алга куелган максатка ирешү өчен тырышты. Әле атналык дәвам итә. Киләсе көннәрдә дә актив булыйк!
-
CМС - акция 05.12.2016

5 декабря участники отряда «STS» приняли участие в республиканской акции «Количество свечек зависит только от тебя". Участники установили плакаты «Умей сказать «нет»!» , «Стоп ВИЧ!» в запланированном месте, подросткам и взрослым предложили пройти экспресс-тест на знание основ безопасного с точки зрения заражения ВИЧ-инфекцией поведения, принять участие в конкурсе обращений к сверстнику «Умей сказать «нет»!»


















