МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
| E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
| Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 41 учащихся, 6 воспитанников |
| У нас учат: | 12 учителей и 1 воспитатель |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 ( 117 ) 118 119 120 >>
-
05.03.2016

Мәктәбебезнең технология укытучысы Әхмәтшина Гөлназ Халиковна белән һәр класс укучысы әниләренә бүләк әзерләделәр.
Әниләр бәйрәме җитә,
Чәчәк төшерә куллар.
Әниле булганга гына
Кояштай якты уйлар. -
04.03.2016

Республика күләмендә уздырылган “Сөйкемле Шүрәле “ исемле конкурста 5 класс укучысы Хөсәенов Илназ үзенең иҗат җимешләре белән катнаша. Җитәкчесе технология укытучысы Ахметшина Г.Х.
-
03.03.2016

Информатика укытучыларының чираттагы район семинарында булып кайтканнан соң информатика укытучысы Бәдретдинова Ф.З. коллективны яңалыклар белән таныштырды. Мәктәп сайты структуралары, ЕСИА системасы һәм түләүләр турында аңлатты.
-
02.03.2016

Учащиеся нашей школы принимали участие в Международном дистанционном блиц-турнире по английскому языку International communications" проекта "Новый урок". Все ученики получили призовые места и награждены дипломами.
-
01.03.2016

27 февраль көнне көнне районда үткәрелгән чаңгы ярышларында укучыларыбыз барысы да диярлек призлы урыннар яуладылар, медаль һәм грамоталарга лаек булдылар. Шәрәфиев Илназ һәм Сәйфуллина Динә 1 урынны алдылар. Калган укучыларыбыз –көмеш һәм бронза медаль ияләре. Безнең мәктәп командасы 1 урынга чыгып, кубок алды , аңа тиңнәр табылмады. Бу җиңүләр тренер Ситдиков А. Г. һәм балаларның тырышлыгы нәтиҗәсе. Киләчәктә дә аларга уңышлар телибез!
-
Көчлеләр ярышы 27.02.2016

Бүген Арча стадионында уздырылган чаңгы ярышында иң көчлеләр һәм иң чыдамнар ачыкланды. Безнең мәктәпнең чаңгычылары бу юлы да сынатмадылар. 2002-2001 елгы кызлар арасында Сайфуллина Динә -1 урын, Фазлиева Илүзә - 2 урын, Хәбиева Ландыш - 3 урын; 2000-1999 елгы кызлар арасында Саттарова Наиля 3 урын; 2000-1999 елгы егетләр арасында Шарафиев Илназ 1 урын, Хусаенов Илнар 2 урын; 2002-2001 елгы егетләр арасында Ахметзянова Алмаз 2 урын, Абдуллин Азат 3 урын, Ситдиков Эльвир 4 урын; 2003-2004 елгы кызлар арасында Залялиева Зилә 2 урын, Галиахметова Эльвина 3 урыннарны яуладылар. Чаңгычыларны зур җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Туган тел атналыгы 25.02.2016
“Тел дигән дәрья бар,Дәрья төбендә мәрҗән бар,Белгәннәр чумып алыр,Белмәгәннәр коры калыр.”Туган тел. Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Чөнки иң кадерле, бернәрсә белән дә алыштырылмый торган «әни», «әти», «әби», «бабай» сүзләрен башлап туган телдә әйтәбез. Туган-үскән ил-җирнең якынлыгын, Ватанның газизлеген без әүвәл туган тел ярдәмендә тойганбыз. Милләтебез сәнгать ияләренең матур-матур шигырьләрен ятлап әле дә куанабыз, рухланабыз. Һәр халыкның туган теле – аның мәдәнияте, тарих көзгесе. Шуңа да телебез сафлыгы, матурлыгы, аҺәңлелеге өчен барыбызга да армый-талмый көрәшергә, эшләргә кирәк. Менә шундый уйлар, матур теләкләр , күңелдәге иң изге хисләребез белән үткәрдек без мәктәптә “Туган тел” атналыгын.
-
Илназ - молодец! 24.02.2016

Ученик 9 класса Шарафиев Ильназ принял участие в чемпионате Республики Татарстан 2016г. по полиатлону (зимнее троеборье) и Всероссийском физкультурно- спортивном комплексе «Готов к труду и обороне», посвященном памяти генерала –майора Ф.Г. Булатова и занял 3 место. Поздравляем нашего спортсмена с победой!
-
22.02.2016

Хәрби- патриотик айлык кысаларында эш дәвам итә. Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы җитәкчелегендә тарих кабинеты активы Бөек Ватан сугышы чорында хәбәрсез югалганнарны барлау буенча эшне дәвам итә. Үзебезнең авыл җирлегенә караган Иске Кырлай, Әзәк, Өтнә, Александровка авыллары буенча мәгълүмат туплау өстендә эш бара.
-
Яркая, здоровая зимушка-зима! 21.02.2016

Бүген "Мөстәкыйль балалар" проектының еллык планы нигезендә укучыларның сәламәтлекләрен яхшырту һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан "Яркая, здоровая зимушка- зима" республика акциясе үткәрелде. "STS" отряды вәкилләре алдан әзерләнгән урында укучылар һәм укытучылар белән саф һавада хәрәкәтле уеннар үткәрделәр, төрле ярышлар уздырдылар. Әлеге чара һәркем өчен дә файдалы һәм кызыклы булды.


















