МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
| E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
| Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 41 учащихся, 6 воспитанников |
| У нас учат: | 12 учителей и 1 воспитатель |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 ( 118 ) 119 120 >>
-
20.02.2016

Бүген Арча стадионында Фәнил Гәрәфиев истәлегенә чаңгы ярышлары үткәрелде. Чаңгы ярышы районыбызда елдан-ел популярлаша бара. Әлеге ярышта Саба, Арча, Әтнә, Балтач районнарыннан иң көчле чаңгычылар катнашты. Балалар бакчасы һәм башлангыч класс укучылары да ярыштан читтә калмадылар. Иң нәни спортчыларга район хакимияте җитәкчесе Нуриев И.Г. бүләкләр тапшырды. Мәктәбебездән Сайфуллина Динә үз яшьтәшләре арасында 3 урын, Шәрәфиев Илназ – 3 урын, Абдуллин Азат 1 урын яуладылар. Мәктәбебез командасы 1 урын яуладылар. Команданы ярышка әзерләде һәм үзе дә әлеге ярышта актив катнашты Ситдиков Айрат Габделнур улы.
-
Ягез әле, егетләр! 19.02.2016

Бүген мәктәбебездә Ватанны саклаучылар бәйрәме уңаеннан 5-9 классс егетләре катнашында "Ягез әле, егетләр!" спорт уены үткәрелде. Уеннарда укучыларның көчләре, җитезлекләре, тапкырлыклары сыналды. Егетләр турникта тартылдылар, отжимание ясадылар, суган әрчеделәр, аркан тартыштылар, хәрби темадагы сорауларга җавап бирделәр. Барлык сынауларны да уңышлы үтеп, "Бөркетләр" командасы җиңү яуладылар. Молодцы, егетләр!
-
Тәрбия сәгате 18.02.2016

Хәрби -патриотик айлык дәвам итә. План буенча бүген 1-9 классларда батырлык темасына тәрбия сәгатьләре үткәрелде. 9 класс җитәкчесе "Гасырга тиң гомер елгасы" темасына тәрбия сәгате үткәрде. Әлеге тәрбия чарасы Иске Кырлай авылы җирлегендә яшәүче. бүгенге көндә исән булган, Бөек Ватан сугышы ветераны Камалов Әнвәр Галәветдин улына багышланды.
-
16.02.2016

Мәктәбебездә хәрби -патриотик айлык дәвам итә. Бүген 1- 9 класс укучылары 4 группада чаңгыда узыштылар. Һәр теләгән укучы үзләренең көчләрен сынап карадылар. Һәр группа буенча иң көчле егет һәм кызлар билгеләнде. Укучылар саф һавада рәхәтләнеп чаңгы шудылар.
-
Герой-шагыйрь М. Җәлилгә - 110 яшь 15.02.2016

Татар халкының патриот шагыйре Муса Җәлилнең батырлыгын бөтен дөнья халкы белә. Ул узенең гражданлык һәм шигъри батырлыгына гомере буе әзерләнгән. Муса Җәлил Оренбург өлкәсе Шарлык районы Мостафа авылында туа. Кечкенәдән үк тырыш, кыю, ярдәмчел булып үсә. М. Җәлил талантлы шагыйрь генә түгел, ә 110 елдан соң да искә ала торган каһарман, герой. Укучылар М. Җәлил иҗаты белән яхшы таныш. аның батырлыклары турында озак сөйләп була. Хәрби-патриотик айлык кысаларында укучылар шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйләделәр, сәхнәләштерделәр.
-
Аҗаган уены 12.02.2016

Бүген мәктәбебездән 10 укучы Лесхоз мәктәбе базасында уздырылган "Аҗаган" зона ярышында катнаштылар. Укучылар интеллектуаль сорауларга җавап бирделәр, гранат ыргыттылар, миналар эзләделәр, пневматик автоматны сүтеп җыйдылар, турникта тартылдылар, противогаз киделәр. Егетләр һәм кызлар әлеге сынауларны яхшы әзерлек белән башкарып чыктылар һәм зона буенча 3 нче урынга лаек булдылар.
-
Парламент сәгате 12.02.2016

Укучыларда актив гражданлык позициясе һәм патриотизм формалаштыру, хокукый аң-белем, дәүләт төзелеше турындагы белемнәрен камилләштерү максатыннан, "Гражданин. Җәмгыять. Дәүләт" темасы астында Парламент дәресе булып узды. 8-9 класс укучылары тарих һәм җәмгыять фәннәре укытучысы Хәбибуллина Г.Г. белән берлектә эшлекле уен формасында эш алып бардылар. Парламент сәгатендә Иске Кырлай авыл җирлегеннән муниципаль җирлек депутаты Гыйлаҗетдинова Айсинә Рәфкать кызы катнашты.
-
Әти-әниләр җыелышы 10.02.2016

Бүген мәктәптә чираттагы әти-әниләр җыелышы уздырылды. Җыелышның көн тәртибе:
1. Икенче чирек нәтиҗәләре, 3 чиреккә бурычлар. ( УТЭБДУ - Мостафина Г.Г. чыгышы)
2. Участок инспекторы майор Рахматуллин Р.Г. улы чыгышы.
3. Доклад. "Халык педагогикасының бала тәрбияләүдә роле. (Фазлиева И.В. чыгышы)
4. Төрлеләр. ( Ашханәдә туклану, күпбалалы гаиләләрдә (4 һәм аннан күпбалалы) тәрбияләнүче укучыларны бушлай ашату.
5. Класс җитәкчеләре чыгышы.
-
09.02.2016

Мәктәптә "Интернет куркынычсызлыгы" исеме астында төрле чаралар узып тора. Шул юнәлеш буенча бүген 8 класс укучылары белән информатика укытучысы Бәдретдинова Ф.З. "Персональ бирелмәләр нәрсә ул?" дигән класс сәгате оештырды. Бу чарада укучылар үзләренең персональ бирелмәләргә ниләр керүен, нәрсә турында интернетта ачык күрсәтелергә тиеш түгеллеген аңладылар. Тест сорауларына җавап таптылар, лабиринт, "Үзеңне тикшер", "10 аерма тап" дигән уеннар уйнадылар.
-
07.02.2016

7 февраля в стадионе г.Арск проводились соревнования по лыжным гонкам посвященные второй годовщине открытия XXII Олимпийских зимних и XI Паралимпийских игр 2014 в Сочи и Дню зимних видов спорта. В соревнованиях среди ООШ наша команда лыжников заняла почетное первое место. В эстафете первая команда ( в составе Хусаинова И., Абдуллина А., Залялиеваой З., Саттаровой Н) .заняла 1 место, вторая команда ( в составе Ситдикова Э., Шарафиева И, Сайфуллины Д, Хабиевой Л.) заняла 2 место. Тренер команды Ситдиков А.Г. Молодцы ребята!


















