Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шушмабашский детский сад "Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шушмабаш балалар бакчасы"муниципаль бюджет мэктэпкэчэ белем биру учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район, село Шушмабаш, ул. Школьная, д. 5а |
| Телефон: | +7(843)-669-31-27 |
| E-Mail: | dsshushma.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Шушмабашский детский сад" |
| Руководитель: | Халиуллина Гульназ Шайхулловна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 30 детей |
| У нас учат: | 3 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шушмабашский детский сад "Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шушмабаш балалар бакчасы"муниципаль бюджет мэктэпкэчэ белем биру учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 63 ( 64 ) 65 66 67 68 69 70 >>
-
Кошларга ярдәм. 09.01.2017 Безнең якларда кышлаучы кошларны танырга, кошлар өчен азык сайларга өйрәтү, кошларга ярдәм итү максатыннан, ел саен салкыннар башлангач, бакчада җимлекләр эләбез. Җимлекләргә җимне һәр көн бер вакытта салырга тырышабыз һәм сыйланырга килгән кошкайларны читтән генә күзәтеп торабыз.

-
Хуш киләсен,Яңа ел! 31.12.2016

Матур килсен елларыбыз
Тынычлык булсын илдә.
Һәрбер өйдә, һәр гайләдә,
Бәхетләр булсын гел дә!
Шатландырып торсын әле
Нурга чумган көннәре.
Сөендерсен һәр мизгеле,
Тыныч булсын төннәре!
-
Яна ел белән! 30.12.2016 Бүген чыршы янында уйнап, җырлап, шигырьләр сөйләп, Яңа ел чыршысы белән киләсе елга кадәр саубуллаштык. Бәйрәм үтте, ә Яңа ел тиздән безгә киләчәк. Яхшы булсын, имин булсын матур булсын киләчәк. Рәхмәт әйтик чыршыбызга матур бәйрәме өчен. Яңа елга яңа юлдан нык басып, бердәм керик. Иң изге саф теләкләрне бер-беребезгә телик!

-
Бәйрәмгә әзерлек. 29.12.2016 Яңа ел бәйрәмен үткәререгә залны бизәп куйдык.Чыршыбыз тирәсендә әйлән -бәйлән уйнарга дип,һәр бала зарыгып котеп тора.Мәһабәт чыршыбызны бизәп куйгач,булмәләр тагы да ямьләнеп китте.

-
"Кышкы уеннар" дигән темага эвэлэу. 28.12.2016 Зурлар төркемендә әвәләү эшчәнлегендә "Кышкы уеннар" дигән темага балалар үзләренең прогулкада яратып уйнала торган уеннарын чагылдырырга тырыштылар.

-
"Сак булыгыз" 27.12.2016 "Сак булыгыз" Балаларга куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәтүдә яңа технологияләр кулланып эшләү яхшы нәтиҗәләр бирә. Сыйфатлы, ачык итеп эшләнгән рәсемнәр баланың игътибарын җәлеп итә, бирелгән мәгълүматны истә калдырырга ярдәм итә. Икенче кечкенәләр төркемендә “Сак булыгыз!” дип исемләнгән танып белү эшчәнлегендә балалар әйләнә - тирәлектә бала тормышы өчен куркыныч булган әйберләр белән таныштылар.

-
"Кышкы урман"темасына рэсемлэү. 22.12.2016

Балалар өчен көтеп алынган кыш ниһаять килеп тә җитте. Бүген мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары "Кышкы урман" темасына рәсем ясадылар. Һәрбер бала кышкы урманның матурлыгын, серле табигатен сурәтләргә тырышты.
-
Ел тәрбиячесе конкурсына катнаштык. 21.12.2016

"Ел тәрбиячесе -2017" бәйгесенә тәкъдим ителгән тәрбиячебез Нигматзянова Суфия Рустямовна район күләмендә ачык белем бирү эшчәнлеге күрсәтте. Тәрбиячебезгә алдагы конкурста уңышлар телибез.
-
Табигать почмагында эш. 20.12.2016 Бала кече яшьтән үк хезмәткә өйрәнеп үсәргә тиеш. Безнең балалар бакчасында да хезмәт тәрбиясе өстендә эш системалы рәвештә алып барыла. Балалар табигать почмагында үскән гөлләргә су сибәләр, тузаннарын сөртәләр.Культуралы орлыклар чэчеп,аның тишелешен,үсүен кузәтәләр. Шул рәвешле алар башлангыч хезмәт тәрбиясе алалар.

-
Кышкы сыннар. 19.12.2016 Яңа елның әтәче балаларны үзенә дәшеп, ишек алдыннан ук каршы ала. Аның башын югары күтәреп, горур кыяфәттә торуы -киләсе елның тырыш, батыр, эшчәннәр елы булуын искәртүендә шик юк әлбәттә.










