Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шушмабашский детский сад "Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шушмабаш балалар бакчасы"муниципаль бюджет мэктэпкэчэ белем биру учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район, село Шушмабаш, ул. Школьная, д. 5а |
| Телефон: | +7(843)-669-31-27 |
| E-Mail: | dsshushma.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Шушмабашский детский сад" |
| Руководитель: | Халиуллина Гульназ Шайхулловна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 30 детей |
| У нас учат: | 3 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шушмабашский детский сад "Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шушмабаш балалар бакчасы"муниципаль бюджет мэктэпкэчэ белем биру учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 ( 69 ) 70 >>
-
"Салават күпере"журналы белән танышу. 14.10.2016

"Салават күпере"нең үзенчәлекле, кызыклы ягы бар, ул гореф-гадәт бүген дә саклана, монда балалар үзләре яза.Әкиятләр, җырлар, табышмак-мәкальләр, һәм, гомумән, милли фольклор байлыгы яшь буынны тәрбияләүдә зур роль уйный. Халык җәүһәрләре балаларда өлкәннәргә ихтирам, табигатькә мәхәббәт, бер-берсенә карата теләктәшлек, рухи сафлык, хезмәтне ярату хисләре тәрбияли.
-
Өстәл уеннары уйныйбыз. 13.10.2016 Балалалар өчен уен ул – белем алу, мәгълүмат туплау, хезмәт һәм шул ук вакытта иң әһәмиятле тәрбия чыганагы да.Уен баланың эчке дөньясын күзаллаулар һәм һәртөрле төшенчәләр белән баетып торган якты тәрәзәгә тиң. Баланың кызыксынулары уен аша формалаша.Безнең балалар бакчасында балалар өстәл уеннары уйнарга яраталар. Уен вакытында балаларның иҗат мөмкинлекләре ачыла, мөстәкыйльлекләре, игътибарлыклары арта.

-
Яктылыкны кире кайтара торган юл элементлары 12.10.2016 Көннәр кыскарып, тиз караңгы төшү юл хәрәкәте кагыйдәләренә үтә игътибарлы булуны сорый. Нәкъ менә шушы чорда машина йөртүчеләрнең җәяүлеләрне бәрдерү очраклары ешая, дип искәртә ЮХИДИ хезмәткәрләре. Мондый куркыныч хәлләр булмасын өчен, караңгы вакытта киемнәрдә яктылыкны кире кайтаручы элементлар белән йөрү сорала. Бу рәвешле саклану чарасын күрү 65 процентка җәяүлене бәрдерү очрагын киметә, ди автоинспекция хезмәткәрләре. Моннан тыш, хәзер караңгы вакытта киемендә яктылыкны кире кайтару элементы булмаган җәяүлеләргә административ штраф салу да закон нигезендә каралган.

-
Кечкенәләр төркемендә хезмәт тәрбиясе. 11.10.2016 Баланың үсешендә шәхес булып формалашуында хезмәт тәрбиясенә зур урын бирелә. Программада(яшь ягыннан мөмкинлекләреннән искә алып) хезмәткә омтылыш, иң гади эшчәнлек күнкемәләре, эш сөючәнлек сыйфатлары тәрбияләү бурычы куела. Аларны ике юл белән: өлкәннәр хезмәте белән таныштыру аша һәм баланың үзен җиңелрәк хезмәткә турыдан-туры катнаштыру юлы белән хәл итү күздә тотыла.Кечкенәдән өлкәннәр хезмәтенә хөрмәт уен аша формалаша. Без анны шөгыльләр вакытында уен аша балаларга җиткерәбез. Шулай ук рольле-сюжетлы уеннар аша балаларда хезмәт тәрбиясен бирү бик уңай юнәлеш ала.

-
"Көзге агач"темасына уртанчылар төркемендә ТРИЗ алымы белән рәсемләү. 10.10.2016 Балаларның иҗат итү сәләтләрен үстерүдә ТРИЗ элементларын куллану шактый яхшы нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә. ТРИЗ (теория решения иследовательских задач) уйлап табуга сәләтлелекне ачу теориясе ул. ТРИЗ куллану мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүдә практик юлны күрсәтә, бала шәхесен тәрбияләүдә иҗади активлыкны арттыра.

-
Балалар бакчасында әкияттерапия һәм бармак уеннары 07.10.2016 Әкияттерапия – психик сәламәтләндерү һәм акыл үсешен үстерүдә кулланыла. Хәзерге заманда әкияттерапия бик актуаль булып тора. Әкият аша без чынбарлык белән параллель үткәрә алабыз. Шуңа да ничек иртәрәк бу эшне башласак, шулай яхшырак. Әкиятнең эчтәлегенә, геройларның образларына сораулар, чагыштыру алымнарын кулланып, без балалар белән анализ ясыйбыз, шул вакытта балаларның уй-фикерләрен, уй-кичерешләрен үзебезгә билгеләп бара алабыз. Әкияттерапия шөгыльләре балаларны чынбарлыктан аермый. Һәрбер шөгыльнең ахырында балалар белән берлектә сораулар ярдәмендә фикер алышалар: әкият сезне нәрсәгә өйрәтте? Бу белемнәрне һәм тәҗрибәне үз тормышыбызда ничек кулланачакбыз? Шулай итеп әкият илендә сәяхәт иткәндә, балалар тормыш тәҗрибәсен туплыйлар, социаль күнекмәләр булдыралар.

-
Зурлар төркемендә Сөмбелә бәйрәме! 06.10.2016 Бәйрәмебезнең максаты-Туган җиребезгә, туган телебезгә мәхәббәт, игенче хезмәтенә, икмәккә хөрмәт, халкыбызның милли йолаларына ихтирам тәрбияләү, белемнәрне шигырьләр, җырлар, табышмаклар, мәкальләр аша ныгыту. Балаларда күңел күтәренкелеге булдыру.

-
Кечкенәләр төркемендә Көз бәйрәме. 05.10.2016 Ни арада җәй үтте, Матур көз килеп җитте. Шатлык тулы бу бәйрәмне Балар күптән көтте. Рәхим итегез, көзге бәйрәмгә Яфраклар тотып Бер биик әйдә.

-
Гөлләр тәрбиялибез. 04.10.2016 Максат: Балаларны бүлмә гөлләре, алар үсү өчен кирәкле шартлар белән таныштыру. Табигать почмагындагы үсемлекләргә игътибарлылык тәрбияләү, өлкәннәр булышлыгы белән су сибәргә, яфракларындагы тузаннарын сөртәргә өйрәтү. Үз өсләренә йөкләнгән эшне башкарып чыгарга өйрәтү. Бүлмә гөлләренең тере икәнлекләрен күзаллау. Гөлләр үстерүгә карата кызыксыну уяту.

-
Кечкенәләр төркемендә сюжетлы-рольле уен. 03.10.2016 Бала дөрес итеп сөйләшкәндә генә, әдәби тел нормаларын сөйләмдә кулланганда һәм сөйләмендә эзлеклелек булганда гына аның зиһене, логик фикерләү сәләте, игътибары, танып белү эшчәнлеге үсә. Баланың бөтен тормышы уен. Уенда бала тирә- юнь турында, җәмгыятьнең законнары, кешеләрнең үзара аралашу матурлыгы турында мәгълүмат алып кына калмый, ә бу дөньяда яшәргә, үзенең мөгамәләләрен төзергә өйрәнә. Ә бу баланың игътибарлы, яхшы хәтерле, дөрес, матур, әйбәт сөйләшә белүен таләп итә.










