Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шушмабашский детский сад "Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шушмабаш балалар бакчасы"муниципаль бюджет мэктэпкэчэ белем биру учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район, село Шушмабаш, ул. Школьная, д. 5а |
| Телефон: | +7(843)-669-31-27 |
| E-Mail: | dsshushma.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Шушмабашский детский сад" |
| Руководитель: | Халиуллина Гульназ Шайхулловна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 30 детей |
| У нас учат: | 3 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шушмабашский детский сад "Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шушмабаш балалар бакчасы"муниципаль бюджет мэктэпкэчэ белем биру учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 ( 66 ) 67 68 69 70 >>
-
Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү эшчәнлеге. 30.11.2016

Бурычлар:балаларны әсәр белән таныштыру,хикәяне тыңларга,эчтәлеген аңларга шартлар тудыру.Тәрбияче ярдәме белән төгәл эчтәлекне бирергә өйрәтү. Максатлар: 1)белем бирү максаты:әсәр эчтәлеген сөйләүдә тулылык hәм төгәллеккә ирешү; 2)үсеш максаты:әсәр эчтәлеген бәйләнешле,автор стилистикасын саклапсөйли белү күнекмәләрен үстерү; 3)тәрбияви максат:табигатькә,кош-кортларга сакчыл караш уяту.Иптәшеңне тыңлап,аның җавабын тулыландыру теләге булдыру.
-
Саф һавада кышкы уеннар. 29.11.2016

Максат: Балаларның сәламәтлекләрен ныгыту. Физкультурага уңай караш формалаштыруны дәвам итү. Уеннар барышында шөгыльләрдә алган белем һәм күнекмәләрне куллану. Балаларның хәрәкәт активлыкларын үстерү. Балаларда иҗади активлык, үзара ярдәмләшү, бердәмлек, дуслык хисләре тәрбияләү.
-
Юл йөрү кагыйдәсен яхшы бел!
28.11.2016
Балаларны кечкенәдән үк юлда йөрү куркынычсызлыгына өйрәтү мөһим.Соңгы елларда республикабызда автотранспорт саны,юлларда машина хәрәкәте көннән-көн арта бара. Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәя. Ә бу исә, үз чиратында, балаларга мәктәпкәчә яшьтән үк юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү кирәклегенә басым ясый. Үз алдыбызга түбәндәге максатларны куйдык: -Балаларны юлда һәм урамда хәвефсез тоту кагыйдәләренә өйрәтү. -Юлйөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белү дәрәҗәсен күтәреп балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычын киметү. -Юлда, урамда, җәмәгать транспортында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыру, әдәплелек күнекмәләре булдыру. -Балаларныңсөйләмен, сүзлек запасын юл йөрү кагыйдәләренә кагылышлы яңа сүзләр, терминнар белән баету. -Юл хәрәкәтендә катнашучылар буларак балаларның тирә-юнь турында гомүми мәгълүматлыгын булдыру. -Юл йөрү кагыйдәләрен үзләштергәндә баланы тыңлаучы гына түгел, ә күзәтүче, нәтиҗә ясаучы итеп катнаштыру.
-
Бездэ буген -Энилэр бәйрәме.
25.11.2016
Буген бакчабызда Энилэр бэйрэме булып узды. Балаларыбыз энилэрен бэйрэм белэн котладылар.Үзләренең һөнәрләрен күрсәтеп,үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар.Энилэр сабыйлары куйган бәйрәмнән бик канәгать булып кайтып киттеләр.
- Инструкция по авторизации через ЕСИА на Портале государственных и муниципальных услуг Республики Татарстан 24.11.2016
-
Балалар бакчасында музей педагогикасы.
23.11.2016
Музей педагогикасы ул - тарихи истәлекләрне,материаль һәм рухи культура байлыкларын саклау,өйрәнү һәм җиткерә торган фәнни-тикшеренү өлкәсе. Балалар бакчасында музей педагогикасы ул – балаларда чынбарлыкның кыйммәтен аңлап бәяли торган мөнәсәбәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән тәрбия,белем бирү эшчәнлеге. Музей тирәлегендә бала һәм олы кешенең үзара аралашуы, балаларның эзләнү, иҗат итү һәм тәрбия-белем бирү эшчәнлеген үстерүгә ярдәм итә. Шул максаттан чыгып, безнең балалар бакчасында татар халкынын гореф-гадәтләрен өйрәнү музее эшләп килә.Максат -Балаларны туган ягыбыз тарихы үткәне,гореф-гадәтләре,йола-бәйрәмнәре белән таныштыру. Балаларда туган илгә,туган телгә мәхәббәт,әдәплелек, инсафлылык, кешелеклелек һәм башка әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.
- Балаларга экологик тәрбия бирү. 22.11.2016 Кешенең яшәеше өчен фән һәм техниканың алга китүе, тормыш-көнкүреш шартларының уңайлы булуы гына җитми, тирә-юньнең чисталыгы, су һәм һаваның сафлыгы, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясының төрлелеге дә зур әһәмияткә ия. Җирдәге тереклекне саклап калу проблемасы көннән-көн кискенләшә бара. Балалар белән тирә – юньне күп күзәттек, алар күңелендә яңадан – яңа сораулар туа торды, кызыксынулары артты. Ни өчен кошлар җылы якка оча? Ни өчен өрәңге агачы орлыгының канатлары бар? Көзең бөҗәкләр кая китә ? h.б. сораулар . Меңләгән шул сорауларга җавап табар өчен өстәмә материалларны күп кулланырга туры килә. Без көзен миләшнең янып торган җимешләренә, аллы-гөлле яфракларына карап сокланабыз, кыш буе аның кошларны азык белән тәэмин итеп торуы турында сөйләшәбез. Шулай итеп, балаларга туган җирнең матурлыгын тоярга, аңа hәрвакыт ярдәм итәргә кирәклеге турында өйрәтәбез.
- Саф һавада кышкы уеннар. 21.11.2016 Саф һавада уеннар вакытында бөтен организмның кислород белән туклануы тәэмин ителә.Уен чыныктыра, тәрбияли, өйрәтә, уен баланы рухи яктан үстерә. Саф һавада уеннар вакытында, табигать күренешләре, ел фасылындагы үзгәрешләр, хайваннар һәм кошлар тормышы белән таныштыру да уңай нәтиҗә бирә. Мәсәлән, “Урманга барабыз”, “Тауга менү”, “Кар шарчыклары”, “Очты-очты” һәм башка уеннар уйнарга була. Уеннар вакытында физик сыйфатларны үстерү, ныгыту бара; тәннең мускулатурасын, өске һәм аскы сөяк аппаратының көчен арттыру, хәрәкәт координациясенең үсешен таэмин итү тормышка ашырыла.
- Кечкенэлэр торкемендэ сойлэм устеру. 18.11.2016 Максат: татар халык авыз ижатын кулланып, сойлэм телен устеру; сузлек запасын баету, хэрэкэт активлыгын устеру, йорт хайваннары турында балаларнын белемнэрен арттыру, кул чукларынын физик усешен ныгыту, фикерлэу сэлэтен арттыру.
- "Ифекционные заболевания". Для родителей. 17.11.2016 Профилактику острых респираторных вирусных инфекций (ОВРИ) у ребенка необходимо начинать с раннего детства. Прежде всего важно закаливание, так как это повышает способность организма сопротивляться вирусным инфекциям. Если у вас в семье есть заболевший член семьи, будь-то взрослый или ребенок, его необходимо изолировать, чтобы здоровый ребенок избежал заражения. Постоянное проветривание комнаты поможет уменьшить количество болезнетворных вирусов в помещении. Можно проводить облучение ртутно-кварцевой лампой, а также проводить влажную уборку. Рекомендуется ношение ватно-марлевой защитной повязкой, которую необходимо менять каждые 4 часа. Больной должен пользоваться индивидуальной посудой, полотенцем, мылом. Контакт ребенка с больным должен быть ограничен на период возможного заражения.









