Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шушмабашский детский сад "Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шушмабаш балалар бакчасы"муниципаль бюджет мэктэпкэчэ белем биру учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район, село Шушмабаш, ул. Школьная, д. 5а |
| Телефон: | +7(843)-669-31-27 |
| E-Mail: | dsshushma.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Шушмабашский детский сад" |
| Руководитель: | Халиуллина Гульназ Шайхулловна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 30 детей |
| У нас учат: | 3 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шушмабашский детский сад "Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шушмабаш балалар бакчасы"муниципаль бюджет мэктэпкэчэ белем биру учреждениесе - новости
Страницы: << ( 71 ) 72 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Нәниләргә тормыш иминлеге нигезләре турында. 15.09.2016 Кечкенә бала һәркөнне тормышына янаган куркыныч күренешләр белән очраша. Мондый очракларда бала тиешле чишелеш таба алмыйча югалып калырга мөмкин.Балалар бакчаларында куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштыруны эзлеклекле рәвештә педагогик процессның формалары белән тәңгәлләштереп алып барабыз. Сөйләм үстерү, бала һәм әйләнә- тирә дөнья, экологик тәрбия, нәфасәти тәрбия биргәндә, ягъни рәсем, әвәләү, кисеп ябыштыру шөгыльләрендә без балаларыбызга тормыш иминлеге нигезләрен дә өйрәтәбез. Транспорт төрләрен өйрәтүне ныгытканда предмет яки уенчыкның нинди материалдан эшләнүен, аларның сыйфатлары һәм үзенчәлекләре буенча тасвирлап сөйләргә, ә һава турында сөйләгәндә, тын юлларының функциясе турында һәм үзеңнең организмын сәламәтләндерү методлары турында искә төшерәбез.

-
Матур әдәбият белән кызыксынабыз 14.09.2016 Матур әдәбият кешеләрне һәрчак яхшыга гына өнди, акыллы, тапкыр булырга киңәш бирә, авыр вакытта югалып калмаска, нык ихтыярлы, батыр йөрәкле булырга өйрәтә. Балаларга телебезнең матурлыгын, байлыгын аңларга, аны сиземләргә,үзләрендә күркәм сыйфатлар булдырырга, тел хәзинәсен тирәнтен аңларга, кеше өчен газиз булган туган җиргә, туган телебезгә мәхәббәт, әти-әниләргә, өлкәннәргә карата хөрмәт-итәгать тәрбияләргә, үзләрендә хезмәт сөю, тыйнаклык,шәфкатьлелек кебек күркәм сыйфатлар булдырырга ярдәм итәр дип ышанасы килә.

-
Уйный-уйный өйрәнәбез. 13.09.2016 Зурлар төркеме балалары математика шөгыле вакытында цифрлар,геометрик фигуралар белән танышуны дәвам итәләр.

-
Саф һавада хәрәкәтле уеннар. 09.09.2016 Саф һавада үткәрелгән уеннар мәктәпкәчә яшьтәге балаларның физик яктан тәрбияләүдә әһәмиятле чараларның берсе. Хәрәкәтле уен вакытында сәламәтләндерү, тәрбияви, белем бирү бурычлары үтәлә. Балаларның төрле хәрәкәтләре һәм эшчәнлеге белән тәрбияченең дөрес җитәкчелек итүе аларның йөрәк-кан тамырлары, сулыш системасы эшчәнлегенә уңай тәэсир ясый, хәрәкәт итү аппаратларын ныгыта, матдәләр алмашын, аппетитны яхшырта, сәламәт йокыга булышлык итә. Саф һавада үткәрелгән уеннарда балаларның төп хәрәкәт эшчәнлеге: йөгерү, сикерү, үрмәләү, ыргыту кебек күнекмәләр камилләшә. Балаларда физик сыйфатлар: җитезлек, тизлек, көчлелек, түземлек тәрбияләнә.

-
Триз алымы белән күмәк эш. 08.09.2016

-
Мөстәкыйль эшчәнлек. 07.09.2016

-
Кечкенәләр төркемендә кисеп ябыштыру. 06.09.2016 Максат: Таныш булган геометрик фигураларны искә төшерү, кабатлау. Әзер формаларны чиста, пөхтә итеп ябыштырырга өйрәтү.

-
Сөйләм телен үстерүдә-пиктограммалар. 05.09.2016

Бала дөрес итеп сөйләшкәндә генә, әдәби тел нормаларын сөйләмдә кулланганда һәм сөйләмендә эзлеклелек булганда гына аның зиһене, логик фикерләү сәләте, игътибары, танып белү эшчәнлеге үсә. Баланың бөтен тормышы уен. Уенда бала тирә- юнь турында, җәмгыятьнең законнары, кешеләрнең үзара аралашу матурлыгы турында мәгълүмат алып кына калмый, ә бу дөньяда яшәргә, үзенең мөгамәләләрен төзергә өйрәнә. Ә бу баланың игътибарлы, яхшы хәтерле, дөрес, матур, әйбәт сөйләшә белүен таләп итә. Акыл үсеше белән сөйләм теленең үсеше нык бәйләнгән. Еш кына балаларның оялчан икәнен, чит кешеләр алдында югалып калуларын күзәтәбез. Бу проблемалар булмасын өчен, балалар бакчасында пиктограммалар уку бик зур булышлык итә.
-
ДИДАКТИК УЕННАР. 02.09.2016 Дидактик уеннар балаларның сүзлек запасларын арттыру белән генә чикләнми, программа материалын яхшырак үзләштерергә ярдәм итә,татар теленең лексикасын,сөйләм материалын уен формасында үзләштерергә мөмкинлек бирә,телгә карата кызыксыну уята.

-
БЕЛЕМ БӘЙРӘМЕ БЕЛӘН! 01.09.2016

Бездә бәйрәм бүген – 1 нче сентябрь! Ул – Белем бәйрәме, ул – тынычлык бәйрәме, ул – беренче кыңгырау бәйрәме! Бүгенге бәйрәм белән сезне чын күңелдән котлыйбыз!
Хәтерлим мин, әле бүгенгедәй,
Сентябрьнең бере җиткәнен.
Хәтерлим мин, әле бүгенгедәй,
Көтә-көтә арып беткәнем.
Иң беренче булып килим, диеп,
Өскә матур яңа күлмәк киеп,
Хәтерлим мин, әле бүгенгедәй,
Ашыга-ашыга чыгып киткәнем.









