Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шушмабашский детский сад "Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шушмабаш балалар бакчасы"муниципаль бюджет мэктэпкэчэ белем биру учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район, село Шушмабаш, ул. Школьная, д. 5а |
| Телефон: | +7(843)-669-31-27 |
| E-Mail: | dsshushma.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Шушмабашский детский сад" |
| Руководитель: | Халиуллина Гульназ Шайхулловна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 30 детей |
| У нас учат: | 3 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шушмабашский детский сад "Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шушмабаш балалар бакчасы"муниципаль бюджет мэктэпкэчэ белем биру учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 ( 78 ) 79 80 >>
-
Сөйләм телен үстерү эшчәнлеге. 29.02.2016

Сюжетлы рәсемнәр балаларда иҗади эшчәнлек ихтыяҗы тудыра(хикәяләр төзү) һәм формалаштыра, иҗади фикерләүләрен һәм образлы күзаллауларын активлаштыра. Мәктәпкәчә әзерлек чорында балаларның кечкенә күләмле текстларны бәйләнешле һәм эзлекле итеп сөйли белү күнекмәләрен камилләштерү дәвам итә. УМК да бик күп әдәби әсәрләргә сюжетлы рәсемнәр кулланырга мөмкинлек бирелгән.Әсәрне укыганнан соң, логик сөйләм формалаштыру максатыннан, әсәр сюжеты буенча әңгәмә оештырыла.Тәрбияче тарафыннан бирелгән сораулар һәм биремнәр, балада әсәрдә тасвирланган вакыйгаларны сөйләп бирергә кызыксыну уята.
-
Г.Тукай әсәрләренә рәсем күргәзмәсе оештырдык. 26.02.2016 Г.Тукайның тууына 130 ел булу уңаеннан,шагырьнең әсәрләренә карата балалар һәм әти-әниләр белән бергә ясалган рәсемнәрдән күргәзмә оештырдык.

-
Иртәнге гимнастика. 25.02.2016

Иртәнге гимнастиканың нинди әһәмияте бар соң? Көн дә ясалган иртәнге күнегүләр аяк, кул, корсак һәм арка мускулларын ныгыта. Моннан тыш, йөрәк һәм үпкә эшчәнлеге әйбәтләнә, кешенең гәүдә торышы яхшыра. Иртәнге гимнастика көндә берүк вакытта ясала икән, баланың ихтыяр көче дә арта. Ул әлеге көн тәртибенә күнегә, үзен яхшы хис итә башлый. Безнең бакчабызда да иртәнге гимнастика һәркөн саен музыка җитәкчесе Абдуллина Ләйсән Габделәхәтовна белән бик мавыктыргыч һәм җанлы үтә.
-
Г.Тукайга багышланган почмакны тулыландырдык. 24.02.2016

Быел татарның олуг шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тула. Әлеге вакыйга уңаеннан Г.Тукайга багышланган почмакны тулыландырдык.Шагырьнең әдәби әсәрләренә багышлап, балалар белән берлектә эшләнгән кул эшләрен дә урнаштырдык.
-
Бәйрәм белән,хөрмәтле ир-егетләребез! 23.02.2016 Хөрмәтле ир-егетләребез, сезне 23 нче февраль – Ватанны саклаучылар көне – кыюлык, намус hәм батырлык көне белән котлыйбыз. Кечкенә, үсмер, яшь, урта буын, чәчләрегезгә чал төшкән аксакал булсагыз да – барыгызны да бәйрәм белән ихлас йөрәктән тәбрик итәбез!!! Сезгә һәм гаиләләрегезгә тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, эшегездә зурдан - зур үрләр яулавыгызны, бәхет, муллык , һәр эшегездә уңышлар телибез.

-
ВАТАННЫ САКЛАУЧЫЛАР КӨНЕН БИЛГЕЛӘП ҮТТЕК. 20.02.2016 Бүген бакчабызда Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үттек. Бәйрәмгә әтиләребезне кунакка чакырдык. Бәйрәмдә әтиләребезгә һөнәрләребезне күрсәттек, үзебез ясаган бүләкләребезне тапшырдык.Әтиләребезне дә сынап карадык, биргән биремнәрне алар да төгәл үтәделәр. Бу бәйрәм бабайларга, әтиләргә һәм шулай ук безнең малайларга багышланды. Безнең малайларыбыз датизрәк үсеп җитәрләр, чик буйларында туган илебезне сакларлар.Бәйрәм күңелле үтте.

-
"Төп йорт килене-2016" район конкурсы. 19.02.2016

Бакчабыз тәрбиячесе Локманова Гөлшат Хәйдәр кызы "Төп йорт килене-2016" район конкурсынын авыл җирлекләре арасында уздырылган бәйгедә катнашты. Бәйге татар халкының гореф–гадәтләрен саклауның гаилә өчен мөһимлеген ачыклау, татар хатын–кызы образының рухи һәм мәдәни кыйммәтен билгеләү, яшьләрдә әхлаклылык, әдәплелек тәрбияләү максатында үткәрелә.
-
Экология почмагы. 18.02.2016 Балаларга экологик белем бирү- төп бурычларыбызның берсе буларак , бу юнәлештә эзлекле эш алып барырга тырышабыз. Бакчабызда авылның чын йөзен, гүзәл табигатен, сафлыгын яктырткан мондый почмакларыбыз да шактый.

-
"Яшел ут-2016 "конкурсы 17.02.2016 Югары категорияле тәрбиячебез Нигматзянова Суфия республика күләмендә үткәрелгән "Яшел ут-2016 "конкурсының район этабында катнашып балалар белән юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган мероприятие уздырды. Балалар әкиятләр шәһәрчегендә үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. Әкият геройларын юл кагыйдәләрен төгәл үтәргә өндәделәр.

-
Мәктәп укучылары белән саф һавада күңелле эстафета уеннары. 16.02.2016 Мәктәп белән бердәм, тыгыз элемтәдә торып эшләү, ике арадагы дуслыкны ныгыту максатыннан очрашуларны еш уздырабыз. Күңелле эстафета ярышлары һәркемнең күңелен күтәреп кенә калмыйча, сәламәтлекне ныгытырга, саф һавада рәхәтләнеп ял итәргә, әкият геройлары белән күңел ачарга да мөмкинчелек бирә.










