Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шушмабашский детский сад "Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шушмабаш балалар бакчасы"муниципаль бюджет мэктэпкэчэ белем биру учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район, село Шушмабаш, ул. Школьная, д. 5а |
| Телефон: | +7(843)-669-31-27 |
| E-Mail: | dsshushma.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Шушмабашский детский сад" |
| Руководитель: | Халиуллина Гульназ Шайхулловна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 30 детей |
| У нас учат: | 3 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шушмабашский детский сад "Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шушмабаш балалар бакчасы"муниципаль бюджет мэктэпкэчэ белем биру учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 ( 76 ) 77 78 79 80 >>
-
Режим вакытында ирекле рәсемләү. 31.03.2016

Режим вакытларында балалар бик теләп ирекле рәсемләү белән шөгыльләнәләр,әзер рәсемнәр буйыйлар.
-
Күңелле стартлар. 30.03.2016 "Юл кагыйдәсен яхшы бел” исемле эстафета үткәрдек. Бу эстафетаның төп максаты балаларны юл билгеләрен һәм юл кагыйдәсен белүләренә ирешү, сәламәт яшәү рәвешенә өйрәтү, физик һәм психик яктан сәламәтлекне ныгыту, физкультура белән даими шөгыльләнергә күнектерү иде. Эстафета барышында балалар ПДД буенча уен төрләрендә ярыштылар. Нәтиҗәдә дуслык җиңде һәм һәрбер балага “Җитезлек өчен” дигән медаль тапшырылды. Балалар уеннардан бик канәгать калдылар.

-
Балалар өстәл уеннарын яраталар. 29.03.2016 Балалар өстәл уеннарын бик яратып уйныйлар. Алар өстәл артына утырып мозаика, конструктор,төрле рәсемнәр җыярга яраталар.Өстәл уеннары аша балаларның сөйләме яхшыра,авазларны дөрес әйтергә өйрәнәләр,хәтерләре, логик фикерләү сәләтләре үсә.Бу сыйфатларның формалашуы бик мөһим һәм балаларга мәктәптә укыганда булыша.

-
Кечкенәләр төркемендә иртәнге гимнастика. 28.03.2016 Иртәнге гимнастика баланың иртәнге йокысыннан торганнан соң сулыш, кан йөрешен, нерв системасының тонусын нормалләштерә, ашказанындагы һәм организмдагы матдәләр алмашын үзләштертә. Көндәлек гимнастика, икенче төрле әйкәндә, зарядка, баланың физик һәм уйлау-фикерләү сәлатен үстерә, шулай үк ата-анасыннан соң кәефсез калган баланың кәефен күтәрә, шулай үк шук булган балаларны дициплинага өйрәтә, оялчан баланы активрак булырга ярдәм итә.Кечкенәләр төркеме балалары гимнастика белән бик теләп шөгыльләнәләр.

-
Рус телендә иң оста сөйләшүче бала. 25.03.2016

Бакчабызда төрле конкурслар әледән-әле булып тора. Март аенда " Рус телендә иң оста сөйләшүче бала" дип исемләнгән конкурс булып узды Балалар рус телендә шигырьләр сөйләделәр, сорауларга җаваплар бирделәр, дидактик уеннар аша үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. Рус телендәге әкиятләр балаларга аеруча охшады.
-
Сөйләм телен үстерүдә пиктограммалар куллану. 24.03.2016 Балаларны үз ана телендә сөйләшергә, аралашырга өйрәтү, туган телебезне ярату, аңа карата ихтирам тәрбияләү бүгенге көндә дә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Балаларның авазларны дөрес әйтеп, җөмләләрне дөрес төзеп, үзләренең уй-фикерләрен тиешле эзлелектә, ашыкмыйча сөйли белүләренә ирешү өчен сөйләм үстерү юнәлешендә даими эш алып барылырга тиеш.Без белем бирү эшчәнлегендә инновацион алымнар да кулланабыз: пиктограммалар, схемалар, әкият-терапия, техник чаралар, УМК. Пиктограммалар – борыңгы сүрәт кулланылган шартлы рәсем. Пиктография – сүрәт язуы, рәсемнәр белән язу, хәрефләр белән язуга кадәр булган язу. Язуның беренче этабы рәсем язуы булган. Пиктограммалар – гадиләштерелгән рәсемнәр, билгеләр, тамгалар. Ул предметның копиясе тугел, Балалар пиктографикны тиз үзләштерәләр.

-
Кечкенәләр төркемендә татар халык орнаменты кулланып "Түбәтәй" кисеп-ябыштыру . 23.03.2016 Балаларны татар халык орнаменты белән таныштыруны дәвам итү. Төсләрне дөрес сайларга өйрәтү.Түбәтәйне ясаганда төгәллек, пөхтәлек, игътибарлылык сыйфатларын үстерү; Татар халкының мәдәнияте һәм сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү.

-
Су чыганакларын саклыйк! 22.03.2016 22 март – су чыганакларын саклау көне . Районыбыз яшәү чыганагы булган сулыкларга бай. Аларны чиста тотыйк, бу байлыкның кадерен белик! Табигатькә мәхәббәт һәм сак караш тәрбияләү, аның матурлыгын, байлыгын күрә, аңлый белергә өйрәтү;экологик тәрбия максатыннан балаларга презентация күрсәттек.

-
Нәүрүз бәйрәме мөбәрәк булсын! 21.03.2016

Яз ул- табигатьнең аңлатып булмастай серле, бөек могҗизасы. Яз- барыннан да элек, кышкы озын йокыдан уяну, дөньяга керфек сирпеп багу. Яз- яктыга, җылыга, кояшка омтылу ул. Җир йөзендә һәрнәрсә, гап-гади генә үлән дә, гөл дә, агач та йөзен кояшка бора, яшәргә омтыла. Шулай ук һәр җан иясе, һәр тереклек заты яз көнендә аеруча җанлана, канатлана. Ә табигать уяну белән өйләргә Нәүрүз бәйрәме килә.Без дә бүген бакчабызда Нәүрүз бәйрәме иттек.
-
Кечкенәләр төркемендә күзәтү. 18.03.2016 Табигать почмагы балаларның аеруча яраткан урыннары, чөнки монда ел буе салкын яңгырлы көзме ул, кар-буранлы кышмы, һәрвакыт яшеллек, матурлык. Бу урын һәрвакыт балаларга табигать турында, аның матурлыгы турында, аны якларга, сакларга һәм һәрвакыт кайгыртып торырга кирәклеген исләренә төшереп тора . Яз көне табигать белән бергә табигать почмагы да җанлана.Бу ел фасылында эш төре төрләнә,күбәя. Балалар элек башкарган эшләрне дәвам итәләр.Тал,топол ботакларын алып кереп утыртабыз.Аларның бөреләре ачылганын балалар зур кызыксыну белән күзәтәләр.Тартмачыкларга чәчәк орлыклары чәчәбез,март-апрель айларында бүлмә гөлләрен күчереп утыртабыз.Бу вакытта балалар тамыр белән танышалар,гөлләр үсү өчен кирәк булган шартлар белән танышалар.Шулай ук бөртекле культуралар чәчеп,аларның тишелешен һәм үсешен күзәтәләр.










