Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шушмабашский детский сад "Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шушмабаш балалар бакчасы"муниципаль бюджет мэктэпкэчэ белем биру учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район, село Шушмабаш, ул. Школьная, д. 5а |
| Телефон: | +7(843)-669-31-27 |
| E-Mail: | dsshushma.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Шушмабашский детский сад" |
| Руководитель: | Халиуллина Гульназ Шайхулловна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 30 детей |
| У нас учат: | 3 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шушмабашский детский сад "Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шушмабаш балалар бакчасы"муниципаль бюджет мэктэпкэчэ белем биру учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 ( 75 ) 76 77 78 79 80 >>
-
Кыр казларын күзәтү 14.04.2016 Балалар белән прогулкада кыр казлары кайтканны күзәттек.Алар үзләренең тикшеренүләре вакытында кошларның яшәү рәвеше һәм безнең тормышыбызда зур роль уйнаулары турында күбрәк мәгълүмат туплыйлар;кошларны якларга һәм сакларга өйрәнәләр.

-
Матур әдәбият китаплары белән кызыксынабыз. 13.04.2016 Мәктәпкәчә яшьтәге балачак һәр кешенең гомерендә мөһим роль уйный. Мәктәпкәчә яшьтә салынган белем, дөньяга караш, әхлакый һәм мәдәни күзаллау буыннарның тормыш юлын билгели. Цивилизациянең үсешенә, тотрыклылыгына йогынты ясый. Баланың эчке дөньясы формалашуга аеруча игътибар итәргә кирәк. Бу очракта китап белән аралашу зур ярдәм булып тора. Матур әдәбият белән танышу аркылы бала дөньяның үткәнен, хәзергесен, киләчәген аңлый, анализларга өйрәнә. Аңарда әхлакый һәм мәдәни кыйммәтләр барлыкка килә.

-
Космонавтика көненә багышлап ясалган кул эше. 12.04.2016 Уртанчылар төркеме балалары белән авиация һәм космонавтика көненә багышлап,кисеп-ябыштыру эшчәнлегеннән кул эше эшләдек.Эшләрне күргәзмәгә урнаштырдык.

-
Зурлар төркемендә рус теле дәфтәрләре белән эшләү. 11.04.2016

Бүгенге көндә без яңа укыту методик әсбаплар, күрсәтмә материаллар, балаларның танып белү һәм фикерләү сәләтен үстерергә ярдәм итәрлек яңа заманча уеннар, эш дәфтәрләре белән эшлибез.
-
Зурлар төркемендә математика эшчәнлеге. 08.04.2016 максат:Предметларны озынлыклары буенча чагыштыру күнекмәләрен камилләштерү, “Озын, кыска”сүзләрен сөйләмнәрендә куллануга ирешү. Охшаш һәм аермалы сыйфатлары буенча предметларны төркемнәргә туплауны, 10 га кадәр санауны, 1-10 кадәр саннарны таный белүне ныгыту.

-
Семинарда булдык. 07.04.2016

Тәрбиячебез Нигматзянова Суфия районда педагог-психологлар һәм укытучы -логопедлар катнашында булып узган семинарда катнашты. Педагог-психологлар, тәрбиячеләр күрсәткән эшчәнлекләрнең бик эчтәлекле, кызыклы үтүе, андагы яңалыклар, эшләү алымнары турында безнең балалар бакчасы тәрбиячеләре белән дә тәэсирләре белән уртаклашты.
-
Мәктәпкә хәзерлек төркемендә аппликация. 06.04.2016

Максат:Предметлы һәм сюжетлы композицияләр барлыкка китерү.Балаларда туган як табигате турында күзаллаулар булдыру, табигатьтәге сезонлы күренешләр турында мәгълүмат бирү; табигатькә карата сак караш тәрбияләү; тирә-як табигатькә сокланып карарга өйрәтү; эмоциональ хәләтне күтәрү.
-
КВН да катнашып, I урын алдык. 05.04.2016

Районда булып узган КВНда катнашып, Шушмабаш командасы I урын алды.Безнең кызлар да элеге КВНда зур тырышлык куйдылар.
-
Уртанчылар төркемендә рус теле эшчәнлеге. 04.04.2016

Рус телендә дөрес сөйләшергә өйрәтү өчен, балаларны кызыксындыра алырлык аралашу даирәсе булдыру, сюжетлы уеннар оештыру, гомүмән, баланың актив сөйләмен үстерү зарур. Сөйләшергә өйрәтү өчен баланы мөмкин кадәр күбрәк аралашуга җәлеп итәргә кирәк. Балалар бакчаларында заманча методик алымнар һәм чаралар куллану, татарча мультфильмнарны, электрон ярдәмлекләрне, аудио- һәм видеоматерилларны урынлы файдалану һәм рус теле дәфтәре белән шөгыльләнү аеруча мөһим.
-
Презентация: «Кошлар көне» 01.04.2016 1 нче апрель - кошлар көне.Шул уңайдан презентация карадык. Максат: балаларда кошларга карата экологик белемле мөнәсәбәт формалаштыру, кошларны сайраулары, яшәү рәвешләре буенча танырга өйрәтү, хәтер сәләтен үстерү. Тәрбия бурычы:кошларга карата сак караш, миhербанлык хисләре тудыру.










