Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шушмабашский детский сад "Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шушмабаш балалар бакчасы"муниципаль бюджет мэктэпкэчэ белем биру учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район, село Шушмабаш, ул. Школьная, д. 5а |
| Телефон: | +7(843)-669-31-27 |
| E-Mail: | dsshushma.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Шушмабашский детский сад" |
| Руководитель: | Халиуллина Гульназ Шайхулловна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 30 детей |
| У нас учат: | 3 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шушмабашский детский сад "Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шушмабаш балалар бакчасы"муниципаль бюджет мэктэпкэчэ белем биру учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 ( 74 ) 75 76 77 78 79 80 >>
-
Семинарда катнаштык. 28.04.2016 27 апрельдә Арчаның сәнгать мәктәбендә хезмәтне саклау һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәү буенча эчтәлекле семинар булып узды. Бу җыелышта һәр оешманың җитәкчеләре һәм хезмәтне саклау буенча җаваплы кешеләр катнашты.

-
Хәрәкәтле уеннар. 27.04.2016 Хәрәкәтле уеннар аша балаларның хәрәкәтләрен һәм физик күнекмәләрен камилләштерәбез.Саф һавада үткәрелгән уеннарда балаларның төп хәрәкәт эшчәнлеге: йөгерү, сикерү, үрмәләү, ыргыту кебек күнекмәләр камилләшә. Балаларда физик сыйфатлар: җитезлек, тизлек, көчлелек, түземлек тәрбияләнә. Хәрәкәтле уеннарны игьтибар сорый торган уеннар белән чиратлаштырырга кирәк. Һәр баланың шәхси физик мөмкинлекләрен күздә тоту мөһим.

-
Г.Тукай туган көнен билгеләп үттек. 26.04.2016

Бакчабызда балаларның яраткан шагыйре Г.Тукайның туган көнен билгеләп үттек.Кечкенә Габдулланың тормышын чагылдырган призентация күрсәттек һәм бөек шагыйребезнең кайбер әсәрләрен мультимедейный чаралар ярдәмендә карадык.Балалар Г.Тукайның шигырьләрен сөйләделәр,җырларын җырладылар."Эш беткәч,уйнарга ярый" һәм "Бала белән күбәләк" әсәрләрен сәхнәләштерделәр.Бәйрәм чарасы күңелле үтте.
-
Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган Район сәнгать фестивалендә җиңү яуладык! 25.04.2016 Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган Район сәнгать фестивалендә җиңү яуладык!"Һәр тарафтан Тукай җырын тоям,сукмагымда-Тукай эзләрен"дип исемләнгән Тукай конкурсының "Җыр сәгате"номинациясендә бакчабызның музыка җитәкчесе Абдуллина Ләйсән җиңүче булып кайтты.

-
Өмә дәвам итә. 22.04.2016

Язгы җыештыру эшләре башланды.Безнең коллектив та участокны тырмалап чистартырга,чүпләрдән арындырырга дип чыкты.
-
"Сандугачтай моңлы Тукай теле"бәйгесе. 21.04.2016 Г.Тукайның 130 еллыгына багышланган "Сандугачтай моңлы Тукай теле"сәхнәләштерү бәйгесендә 2нче дәрәҗә лауреат исеме алдык.

-
МБДОУ "Арский детсий сад№8"балалар бакчасында ачык ишекләр көнендә булдык. 20.04.2016 19 апрель көнне МБДОУ "Арский детский сад №8"балалар бакчасында бөек татар шагыйреГабдулла Тукай тууыа 130 ел уңаеннан Ачык ишекләр көне булып узды һәм тәрбиячебез шул семинарда катнашып кайтты.

-
Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган бәйрәм кичәсендә катнаштык. 19.04.2016

Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган бәйрәм кичәсендә катнаштык. Район үзәгендә сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның туган көненә багышланган бик матур бәйрәм кичәсе булып узды.
-
Хезмәтне яратабыз. 18.04.2016

Без барыбыз да балаларыбызга бәхетле балачак , балаларыбызны иң акыллы, иң матур, иң көчле, иң күңелле һәм батыр булып үсүе турында хыялланабыз, хезмәт сөючән, эшне белеп башкаручы, тәрбияле булуын телибез. Намуслык, хезмәт сөючәнлек, кешеләргә мәрхәмәт, хөрмәт, шәфкатьлелек, Туган җиргә мәхәббәт сыйфатлары балага максатлы тәрбия эше нәтиҗәсендә генә ирешелә.
-
Режим вакытында уеннар. 15.04.2016

Уен – ул бала эшчәнлегенең, тормышының аерылгысыз өлеше. Уеннар кешегә яшәве күңеллерәк булсын өчен кирәк. Әйе, җитез, өлгер, зирәк булып үсүе өчен төрле характердагы уеннар балалар тормышының аерылгысыз юлдашы булырга тиеш. Яшь буын тормышның төрле җайсызлыкларына бирешмәскә, уңышсызлыкларыннан җебеп төшмәскә тиеш дибез. Ә моңа яшьтән үк балаларның төрле уеннар уйнаулары аша ирешергә мөмкин.









