Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 134 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 191 ( 192 ) 193 194 195 196 197 198 199 200 >>
-
Сугыш чоры балалары 07.05.2015

Шекә башлангыч мәктәбендә сугыш чорында туган, балачаклары сугыш вакытына туры килгән әби-бабайлар чакырылды.Укучылар концерт номерлары күрсәтте.Әтиләре сугышып йөргән чакта,
Аларның яңа туган елы булган.
Капчык аскан егермеләп хатын
Басуларга кайтып егылган.
Тәпи йөрер- йөрмәс бала- чага
Буразнадан билчән утаган.
Илгә- икмәк, авыл үзе өчен
Көлчә салган алабутадан.
Бер бәләкәй көлтә ега алган
ул елларның хуҗасын.
-
Районда уку,спорт,мәдәният өлкәсе алдынгыларын хөрмәтләү тантанасы 04.05.2015

Район мәдәният йортында сәләтле балаларны хөрмәтләү тантанасы булып үтте. Укучыларга мактау грамоталары, рәхмәт хатлары, акчалата бүләкләр тапшырылды. Бу бәйрәмдә спорт өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен мәктәбебезнең 8 класс укучысы Каримов Камил дә мактау грамотасы һәм акчалата бүләк белән бүләкләнде. Камилнең уку өлкәсендә уңышлары да бик куанычлы. Камилне чын күңелдән котлыйбыз, иҗади уңышлар һәм сәламәтлек телибез.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап 30.04.2015

Мәктәбебездә Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршыларга ныклы әзерлек бара. Башлангыч класс укучылары үз куллары белән ясалган эшләнмәләрдән күргәзмә оештырдылар. Һәркемнең эше мактауга лаек. Яшь буынның сугыш афәтен онытмыйча, тыныч тормышның кадерен белеп үсүе зур куаныч.
-
КидСпейс - иң шәп шәһәрчек! 30.04.2015

29 апрель көнне мәктәбебезнең 3 нче һәм 6 нчы класс укучылары Казан шәһәрендә КидСпейста булып кайттылар. Биредә урнашкан 20 төрле уен мастерскоеның үз күңелләренә ошаганында төрледән-төрле һөнәрләр белән таныштылар, үзләрен әлеге рольдә сынап карадылар. Балалар шәһәрчегенә сәяхәт укучыларга бик ошады.
-
Иҗат отчет концерты 30.04.2015

29 апрель көнне мәктәпнең "Балалар фольклоры" түгәрәгенә йөрүчеләр Кенәр мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына карата Яңа Кенәр балалар иҗат йорты уздырган отчет концертында катнаштылар. Алар "Көтеп узган гомер" спектакле белән уңышлы чыгыш ясадылар.
-
Помоги своей школе ! 29.04.2015

-
Юный программист 2015 29.04.2015

28 апреля 2015 г. наши ученики успешно выступили в конкурсе "Юный программист 2015".
Поздравляем Каримова Камиля и Сабитову Альфию, что они достойно защищали свои работы!
От нашей школы желаем им больших успехов! -
Тукайны һәрбер буын белергә тиеш 27.04.2015

Син күрмәгән яңа буын килде,
Котлап бүген туган көнеңне:
Киләчәккә барган улларыңнан
Ишетәсең «Туган тел»еңне.
Шекә башлангыч мәктәбендә Тукайны- татар халкының бөек шагыйрен искә алу кичәсе булды. Бу кичәдә укучылар командаларга бүленеп, Тукайның иҗатын, биографиясен искә төшерделәр.Өйрәнгән шигырьләрен , әкиятләрен сөйләделәр. Ике команда да тырышып, көч сынашты. "Күбәләк" командасы җиңү яулады..
-
Эшлекле очрашу 25.04.2015

Бүген Шушмабаш урта мәктәбенең актлар залында Арча муниципаль районының прокурор ярдәмчесе Сагитзянов Алмаз Миннахметович белән очрашу булып узды. Очрашу барышында тәртип саклау, хокук саклау мәсьәләләре буенча сөйләшү үткәрелде , яшүсмерләрнең җаваплылыгы хакында фикер алышу булды.
-
Язлар саен Тукай яшәрә 25.04.2015

26 апрель - бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көн. Шагыйрь яшәгән еллардан ераклашкан саен, аның иҗатының бөеклеге, асыл мәгънәсе тагын да тирәнрәк ачыла бара. Чын шагыйрьләр үлемсез булалар. Даһиларның гомере халык хәтере белән исәпләнә .
Быел хөрмәткә, данга лаеклы татар халкының бөек улы Г.Тукайның тууына 129 ел. Ә 15 апрельдә шагыйребез үлеменә 102 ел булды.Вакыт безне 1913 елның апреле көннәреннән ерагайткан саен,Тукай безгә якынайганнан- якыная барып,аның шәхесе,тарихтагы тоткан урыны тагын да бөек булып күренә.Шушы еллар эчендә илебез тарихында күпме вакыйгалар булып үтте.Ә Тукай шушы вакыйгаларга аваздаш булып яңа яклары белән ачыла гына бара.
Мәктәбебездә ел саен бөек шагыйребезнең туган көне уңаеннан төрле чаралар уздырыла.Быел да “Язлар саен Тукай яшәрә”дип исемләнгән әдәби-
музыкаль кичә үтте.Укучылар шагыйрь турындагы белемнәрен искә төшерделәр һәм тулыландырдылар,шигырьләрен сәнгатьле итеп яттан сөйләделәр.Бу көнне Г.Тукайның шигырьләре татар,рус,инглиз телләрендә яңгырады.Бәйрәм татар халкының гимнына әверелгән “Туган тел”җыры белән тәмамланды.
















