Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 134 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 191 192 193 ( 194 ) 195 196 197 198 199 200 >>
-
Олимпиадаларда катнашабыз 21.04.2015

Без- Шекә башлангыч мәктәбе укучылары математика фәнен яратабыз. Читтән торып олимпиада эшләрендә катнашабыз.Бик тырышып шөгыльләнсәң ,дипломнар да алып була.
-
"Весенняя неделя добра-эстафета добрых дел" акциясенең икенче көне 21.04.2015

Мәктәбебездә "Весенняя неделя добра-эстафета добрых дел" акциясенең икенче көне. Бүген классларда "Дуслык көне"нә багышлап тәрбия сәгатьләре узды.
-
Без-Тукайлы халык 21.04.2015

Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайга 129 ел тулу уңаеннан мәктәбебездә махсус план төзелде. Планга нигезләнеп, төрле чаралар үткәрелә. Мәктәптә шагыйрь иҗатына багышланган күргәзмә эшли. Анда шагыйрь турында истәлекләр, шигырь җыентыклары урын алган. ( күргәзмәне оештыручылар: мәктәп китапханәчесе Хашимова Л.Ф. һәм татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сабитова Т.Ә)
-
"Балалар китабы" һәм Г.Тукай атналыгы 20.04.2015

Мәктәбебездә "Балалар китабы" һәм Габдулла Тукай атналыгы башланды. Аның кысаларында укучыларның яшь үзенчәлеге исәпкә алынган төрле чаралар планлаштырыла. Атналык өчен җаваплы: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сабитова Т.Ә. һәм мәктәп китапханәчесе Хашимова Л.Ф.
-
Республиканский смотр-конкурс строя и песни 20.04.2015

18-19 апреля на базе военно-патриотического центра "Патриот" прошел финальный этап Республиканского смотр-конкурса строя и песни, посвященный 70 -летию Победы в Великой Отечественной войне. Наша команда под руководством Гараева Р.К. участвовала на соревнованиях, успешно прошла все испытания, заняла 7 место среди 18 команд республики. Мы выражаем огромную благодарность капитану команды Хадиеву Ильгизу (ученик 7 класса), членам команды и руководителям. Вы все большие молодцы, мы гордимся вами!
-
"Весенняя неделя добра-эстафета добрых дел"акциясе 20.04.2015

Мәктәбебездә "Весенняя неделя добра-эстафета добрых дел"акциясе башланып китте.
-
Тукай геройлары-экранда 20.04.2015

"Балалар китабы" һәм Габдулла Тукай атналыгы кысаларында "Тукай геройлары-экранда" дигән чара үткәрелде. Бу көнне башлангыч сыйныф укучыларына Габдулла Тукай әсәрләренә нигезләнеп эшләнгән татарча мультфильмнар күрсәтелде. Мультфильмнарны балалар бик яратып карадылар.
-
Служу Отечеству 18.04.2015

Сегодня в 78 школе Приволжского района города Казани прошел VI открытый республиканский конкурс историко-культурных информационных проектов "Служу Отечеству!"
В секции система работы учителей по патриотическому воспитанию- "И доблестный подвиг героев в сердцах у народа живет" участвовала классный руководитель 10 класса Нуриева Рамля Равиловна. Она представила на конкурс общешкольный проект под названием "Память" и стала победителем конкурса. Награждена дипломом I степени. Поздравляем!
-
"Яшь машина йөртүче-2015" 18.04.2015

17 апрель көнне мәктәбебезнең яшь машина йөртүчеләр командасы Чаллы шәһәрендә узган Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган автомобиль спорты буенча ДОСААФ кубогы өчен "Яшь машина йөртүче-2015" республика бәйгесендә катнашып кайтты. Республика спорт ярышында 30 команда арасында ату, маневрлы машина йөртү, юл йөрү кагыйдәләрен камил белү ярышларында безнең укучыларыбыз шәхси уңышларга ирешеп, командабыз 3 урынга лаек дип табылды. Ату буенча 11 класс укучысы Исхаков Рәзил-2 урын, гомуми зачет буенча-2 урын, 11 класс укучысы Рахматуллина Алсу ату буенча-3 урын, машина йөртү буенча-2 урын, юл йөрү кагыйдәләрен иң тиз вакыт аралыгында тапшыру буенча-3 урын алды. Ярышларда катнашып җиңү яулаган Халиуллина Энҗе, Исхаков Рәзил, Рахматуллина Алсу һәм аларның җитәкчесе Шәймарданов Әнис Равилевичны зур җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз!!!
-
Иҗат отчет концерты 17.04.2015

16 апрель көнне мәктәбебезнең актлар залында театр һәм "Оста куллар"түгәрәгенә йөрүче башлангыч класс укучыларының иҗат отчет концерты булды.Укучылар "Безнең урманда ниләр бар?" сәхнәләштерелгән музыкаль композициясе куйдылар. Вильданова Г.Ш. укучыларның сәхнә культурасы, башкару осталыгы, җыр һәм бию элементларының осталыгы белән шаккаттырса, "Оста куллар" түгәрәге җитәкчесе Шавалиева Г.Ф. декорация һәм күз явын алырлык сәхнә костюмнары белән тамашачыларны хәйран калдырды. "Кенәр балалар иҗат йорты"ннан килгән экспертлар тарафыннан укучыларга югары бәя куелды.Җитәкчеләре Вильданова Гөлфия Шамилевна һәм Шавалиева Гөлнара Фирдәүсовнага экспертлар тарафыннан матур бәяләмә бирелде.
















