Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 134 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 ( 196 ) 197 198 199 200 >>
-
Күңелле ял 09.04.2015

Яз җитте. Тышта инде җылы, саф һава. Без урамда тәнәфес вакытында төрле кызыклы уеннар уйныйбыз, саф һава суларга чыгабыз. Ә бүген без уйнаганда , ябалак-ябалак кар яварга тотынды. Табигать тагын да матурланды. Безгә дә бик күңелле булып китте.
-
Театрда кунакта 08.04.2015

Бүген,8 апрель Арча мәдәният йортында Г.Камал тетры артистлары башкаруында "Авыл эте Акбай" дип исемләнгән спектакль булды.Спектакль эчтәлекле, киемнәре,сәхнә бизәлеше бик матур иде.Балаларга спектакль бик ошады
-
Мәктәбебездә Сәламәтлек көне 07.04.2015

7 апрель - Сәламәтлек саклау көне. Бу уңайдан башлангыч класс укучылары өчен "Яхшы һәм яман гадәтләр" дигән чара уздырылды. Сәламәт булып үсү өчен спорт белән шөгыльләнү, дөрес туклану, көндәлек режимны үтәүнең мөһимлеге аңлатылды. "Сәламәт тәндә - сәламәт акыл" дигән мәкальне һәркем истә тотсын иде!
-
Афәрин,Адилә! 07.04.2015

Бүген,7 апрель Арча педагогия көллиятендә студентлар һәм укучылар арасында "Наука и Мы"дип исемләнгән VIII фәнни-практик конференция булып узды. Төрле мәктәпләрдән килгән укучылар 10 секциягә бүленеп чыгышлар ясадылар.Безнең мәктәптән 8 класс укучысы Газизова Адилә уңышлы гына чыгыш ясап II дәрәҗәле дипломга лаек булды(җитәкчесе Г.Р.Вафина).Аны шушы җиңүе белән чын күңелдән тәбрик итәбез.
-
Хезмәтенә күрә-хөрмәте 06.04.2015

Бүген, иртәнге линейкада, сыерчык оялары конкурсы җиңүчеләрен, интеллектуаль конкурс һәм фәнни-практик конференция, дистанцион олимпиадалар җиңучеләрен, спорт өлкәсендә уңышлары булган укучыларны бүләкләү тантанасы булды. Тырышып куйган хезмәтләрнең нәтиҗәсе булу безне сөендерә, тагын да яңа эшләргә һәм җиңүләргә өнди!
-
4 апрель-өмә көне 05.04.2015

4 апрель көнне мәктәбебез укытучылар коллективы, техник хезмәткәрләр, укучылар язгы өмәгә чыкты. Язгы кояш үзенең нурларын саран гына сипсә дә, безнең күңелләр шат: тиздән, бик тиздән чын, җылы яз җитәчәк!!!
-
Мәктәп һәм гаилә 05.04.2015

3 нче апрель көнне 9 нчы сыйныфта әти-әниләр җыелышы булып узды. Җыелышның төп максаты ОГЭ алдыннан, яңадан бер тапкыр, әти-әниләрне имтиханнар тәртибе, аңа булган таләпләр белән таныштыру иде. Шулай ук, әти-әниләр, имтиханнар алдыннан укучыларга психологик яктан ничек ярдәм итү турында фикер алыштылар. Шушы теманы яктырткан видеоматериал белән танышып үттеләр. Әти-әниләр үзләрен борчыган сорауларгв җавап табып, киләчәктә дә мәктәп һәм гаилә арасында элемтәләрне даими тоту бурычын куеп таралыштылар.
-
Открытый урок 05.04.2015

В 4 классе прошел открытый интегрированный урок музыки и изобразительного искусства по теме "Музыка-средство общения". Учитель Муртазина Фирая Салиховна успешно использовала структуры сингапурской методики.
-
Единое республиканское тестирование
05.04.2015
-
Открыт новый сайт "Память" 03.04.2015

"Никто не забыт, ничто не забыто !" Идет активная работа по поиску информации об участниках ВОВ под руководством классного руководителя 10-го класса Нуриевой Р. Р.. Открыт новый сайт "Память". Адрес сайта http://pamyat3.webnode.ru/novosti/
Приглашаем посетить наш сайт и надеемся на ваше сотрудничество.
















