Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 134 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 191 192 ( 193 ) 194 195 196 197 198 199 200 >>
-
Аяз булсын күгебез! 24.04.2015

Илебез халкы Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршы алырга әзерләнә. Бәйрәм уңаеннан мәктәбебезнең 2 класс укучылары "Аяз булсын күгебез!" дигән баш астында ачык чара күрсәттеләр. Чарада сугыш турында шигырьләр, җырлар яңгырады. Без - яшь буын, үсеп баручы буын бабаларыбызның батырлыгын онытырга тиеш түгел.
-
Журналист, китаплар авторы Гөлсинә Галимуллина белән очрашу 24.04.2015

Әдәбият елы уңаеннан Шушмабаш урта мәктәбендә үзенчәлекле,гүзәл мизгелләргә бай, әдәбият һәм сәнгать бәйрәме узды. «Карлы миләш тәме», «Томанлы төн», «Мәхәббәт аланы», «Күгәрчен оя корганда», «Ак бураннар аша», «Ефәк кулъяулык» кебек китаплар авторы, Татарстанның Атказанган мәдәният хезмәткәре, «Бәллүр каләм» бәйгесе җиңүчесе Гөлсинә Наил кызы Галимуллина белән очрашу үткәрелде. Гөлсинә ханым Саба якларыннан ерак араларны якын итеп очрашуга килде. Очрашу кичәсе җыр-шигырьләр белән үрелеп барды. Язучы иҗаты белән кызыксынучы Һәркем Гөлсинә ханыма сорауларын бирде. Аның әсәрләрендәге геройлар, аларның прототиплары турында кызыксындылар әдәбият сөючеләр. Автор барысын да игътибар белән тыңлап, җентекләп җавап бирергә тырышты, әсәрләрнең язылу тарихын сөйләде. Гөлсинә ханым бүләкләр белән килгән иде. Җитәкчелек аңа рәхмәт йөзеннән чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләк тапшырды.(очрашуны оештыручылар:татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сабитова Т.Ә. һәм Шушмабаш авылы китапханәчесе Зарипова Ч.Ф. )
-
Конкурс"Проба пера-Герб нашей школы" 24.04.2015

В нашей школе проходит очень много конкурсов, встреч, различных мероприятий. В рамках акции Недели добра проходит конкурс-проект "Проба пера-Герб нашей школы". Учащимся предложены 25 эскизов будущего герба нашей школы.С 20 по 30 апреля идет голосование за лучший эскиз. Итоги будут подведены к 19 мая.
-
Тукайга мәдхия 23.04.2015

Бүген Арча балалар сәнгать мәктәбендә Габдулла Тукай конкурсы кысаларында шигырь сөйләүчеләр бәйгесе узды. Бәйгедә мәктәбебездән 2 класс укучысы Хабибрахманов Айтуган (җитәкчесе - Сөнгатуллина Ф.М.), 3 класс укучысы Фаттахова Айгөл (җитәкчесе - Тазетдинова Г.Р.) һәм 8 класс укучысы Газизова Адилә (җитәкчесе - Сабитова Т.Ә.) катнашты. Аларның чыгышын тамашачы яратып кабул итте. Укучыларыбызга конкурсның сертификаты тапшырылды. Нәтиҗәләр 27 апрельдә билгеле булачак.
-
"Весенняя неделя добра-эстафета добрых дел"акциясе 23.04.2015

"Весенняя неделя добра-эстафета добрых дел"акциясенең "Мәрхәмәтле сүзләр көне" кысаларында, башлангыч класс укучылары арасында, Бөек Җиңүнең 70 ел уңаеннан шигырь конкурсы узды.
-
22 апрель- Бөтендөнья Су көне 23.04.2015

22 апрель - Су көне уңаеннан һәм укучыларда экологик үзаң тәрбияләү, табигатебезне, сулыкларны саклау максатыннан мәктәбебездә "Хранители воды-Суны саклаучылар" акциясе булып узды. Бу чара бөтен Россия күләмендә узган экопроект кысаларында үткәрелде. Чараны оештыручы биология укытучылары укучыларны Капа (тамчыкай) белән бергә мавыктыргыч сәяхәткә алып чыктылар. Мәгълүмати презентацияләр, кызыклы әңгәмәләр үткәрелде, укучыларның үз фикерләре тыңланылды.Укучылар бүгенге көндә суга кытлык кичергән регионнарны күреп, суның кыйммәтен аңладылар, никадәр зур байлык икәнлегенә төшенделәр, суны саклауга үзләреннән нинди өлеш кертә алулары хакында фикер алыштылар. Чараның ахырында һәр төркем иҗади эш башкарып, су турында үзләренең мини-проектын тәкъдим итте.
-
Күңелле сәяхәт 23.04.2015

Мәктәбебез директоры Рәзилә Габделнуровна төрле конкурсларда җиңү яулаган укучыларның хезмәтен югары бәяли. 23 нче апрель көнне оештырылган сәяхәт тә шушы уңайдан иде. Бу көнне Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган Республика күләмендәге конкурста җиңгән укучыларны районда урнашкан музейларга экскурсия белән бүләкләде. Укучылар "Әдәбият һәм сәнгать" музеенда булдылар. Музей җитәкчесе Гарипов Шәфигулла Зәйнуллович бик мавыктыргыч итеп музей белән таныштырды. Укучылар тагын бер тапкыр язучылар иҗаты белән таныштылар. Музейда фронтовик язучыларга аерым бүлмә булдырылган, укучылар ул язучылар турында да бик кызыксынып тыңладылар. Сәяхәтебез бассейнда су коену белән тәмамланды. Бу сәяхәт өчен җитәкчебезгә бик зур рәхмәт белдерәбез.
-
Китап сөючеләр 23.04.2015

Бүген 23 нче апрель -Бөтендөнья китап көне. Авыл китапханәсендә бу бәйрәм уңаеннан ,китап сөючеләр белән бергә китапханәче Рәзинә апабыз кичә үткәрде. Без Шекә башлангыч сыйныф укучылары шушы чарада катнаштык. Сорауларга җавап эзләдек.Яңа кайткан балалар әдәбияты белән таныштык.
-
"Весенняя неделя добра-эстафета добрых дел" акциясе үз эшен дәвам итә 22.04.2015

"Весенняя неделя добра-эстафета добрых дел" акциясе үз эшен дәвам итә. Бүген мәктәбебездә өлкән класс укучылары Бөек Ватан сугышында катнашкан ватандашларыбызны хөрмәтләү йөзеннән "Георгий лентолары" тактылар.
-
Китап сөючеләр бәйрәме 22.04.2015

"Балалар китабы" һәм Габдулла Тукайга багышланган атналык кысасында "Китап сөючеләр" бәйрәме үткәрелде. Чарада китап турында бик күп кызыклы мәгълүмат җиткерелде. Чараның икенче өлешендә Габдулла Тукайга багышланган викторина уздырылды. Укучылар бик актив катнаштылар, үзләренең белемнәрен сынадылар. Якташ шагыйребез турында белемнәрен тирәнәйттеләр, өстәмә мәгълүмат алдылар.
















