Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Сунгатов Шаукат Завдатович |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 33 |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 ( 138 ) 139 140 >>
-
Көлегез, көлегез, файдасы күп – белегез! 11.06.2017

Бүгенге көн шундый тема астында үтте. “Кызык – мызыклар дөньясы”на сәяхәткә чыктык. Әнә шундый көлкеле, мавыктыргыч минутларны фотоларда саклап калырга тырыштык.
Күзләребездә елмаю,
Йөзләрдә шатлык безнең.
Әнә шулай истә кала,
Матур мизгеле көннең!
-
Гиннес рекодлары көне 10.06.2017

Лагерь балаларның шат көлүләреннән яңгырап тора, балалар лагерьга бик яратып йөриләр. Бүген - Геннис рекордлары көне – бигрәк тә үзенчәлекле булды.”Иң –иң”нәр ярышты. Саф һавада спорт ярышлары, күңелле уеннар үткәрелде.Иң оста балыкчыны билгеләдек.
-
Көлдермештә кунакта
09.06.2017
“Көлә белү – үзе бер талант”- дигән бер акыл иясе. Шуңа күрә бүген лагерьда көлке көне үткәрдек. “Иң оста мәзәкче”, “Кызыклы шигырь сөйләүче”осталары билгеләнде. Мимика һә м жест аша сөйләшү уены балаларга бигрәк тә ошады.
Сеҗе янгын сүндерү бүлекчәсе хезмәткәрләре яңадан тикшерү - "эвакуация" үткәреп киттеләр.
Көлегез, көлегез,
Файдасы күп, белегез!
Дару, витамин ашамый,
Терелерсез, күрересез!
-
Юлда игътибарлы бул! 09.06.2017

Юл йөрү кагыйдәләрен көн саен кабатлап торабыз. Бүген менә "практик" дәресләр булды. "Иң оста велосипедчы", "Иң игътибарлы җәяүле"не билгеләдек.
-
Нептун көне. 08.06.2017

“Нептун көне” бүген бездә,
Бәйрәм рухы күңелдә.
Кызык бәйгеләр үткәрдек,
Көн үткән сизелми дә.
Бүген лагерьда “Нептун көне”. Нептун бабай үзе килде кунакка! Шешәдән су сиптереп, “диңгез патшалыгы”нда булган суүсемнәр, су астында яшәүче хайваннарны сурәтләдек. Искиткеч рәсемнәр килеп чыкты. Бәйге, тамашалар һәркемгә ошады.
-
Тукай әкиятләре иленә сәяхәт 07.06.2017

Г.Тукай әсәрләрен балалар бик яраталар. Шагыйрь иҗаты буенча кызыклы мультфильмнар карау, викторина үткәрү, асфальтка әкиятләр буенча рәсем ясау бик отышлы булды.Звенолар үзара ярышты, җитезлегебезне, кыюлыгыбызны да сынадык. Бер генә кеше дә читтә калмады, һәркем үз командасы өчен очко китерергә тырышты. Соңгы нәтиҗә куанычлы: дуслык җиңде!
Көчлеләр без, кыюлар без!
Сынатмый беребез дә.
Фотоларга күз салгач,
Күрәсез үзегез дә.
-
А.С.Пушкин иҗаты буенча "Могҗизалар кыры" 06.06.2017

Яңгырлы көн булуга карамастан, лагерьның җанлы тормышы үз тәртибе белән бара. Иртәнге зарядка, линейкадан соң, шәхси гигиенаны саклау буенча әңгәмә үткәрелде. А.С.Пушкин иҗаты буенча “Могҗизалар кыры” дигән уен-ярыш күңелләргә аеруча хуш килде. Балалар дәресләрдә алган белемнәр белән генә чикләнмичә, дәрестән тыш вакытларда әдәби китаплар укуларын, бу язучы иҗаты буенча кызыклы мультфильмнар карауларын, иҗат белән кызыксынуларын күрсәттеләр. Аннары А.С.Пушкин әкиятләре буенча рәсем конкурсы үткәрелде, җиңүчеләр билгеләнде.
-
Табигатьне саклау - безнең бурыч! 05.06.2017

Лагеребызда кызу эш көннәре дәвам итә. Укучылар бүген "Табигатьне саклау - безнең бурыч!" дигән девиз астында үткән рәсем конкурсында катнаштылар, табигатьтә килеп чыккан могҗизалы әйберләр алып килделәр, Кызыл китапка кертелгән хайваннар һәм үсемлекләр турында фильм карадылар, саф һавада төрле уеннар уйнадылар, сәламәтлекләрен ныгыттылар.
-
“Юындыр бездә кунакта” 04.06.2017

Лагерьда бүген күңелле,
Юындыр килгән безгә.
Сорау арты сорау биреп,
Имтихан алды бездән.
Сәламәтлекнең нигезе -
Чисталыкта, беләбез.
Шуңа Юындыр белән,
Гел дус булып киләбез.
Ул безгә кунакка килә,
Юындыра, чистарта.
Һәрбер бала шуңа күрә
Чисталыкны ярата.
-
Исәнме, “Дуслык”лагере! Лагерь ачу 03.06.2017

Бүгенге, җәйге лагерь ачылу тантанасы, һәр баланың күңелендә онытылмаслык булып истә калыр. Балалар бу көнгә бигрәк тә зур әзерлек белән килделәр. Бәйрәм сәхнәләштерүләр, рольле уеннар, сәнгатьле сөйләм, җырлар, дәртле биюләр, тантаналы вәгъдәләр белән үрелеп барды. Балалар оста артист та, тәртипле тамашачы да булдылар. Алда аларны тагын да кызыклырак, маҗаралы һәм җаваплы көннәр көтә.












