Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Сунгатов Шаукат Завдатович |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 33 |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 ( 137 ) 138 139 140 >>
-
Экологик десант 19.06.2017

Чишмәләр - гүзәл җиребезнең зәңгәр күзләре. Алар кечкенә генә булсалар да, табигатькә җан кертүчеләр, табигать байлыклары. Алар турында "Башы - тауда, аягы - диңгездә", дигән табышмак та бар. Ул чишмәләрнең җитез, йөгерек, халыкка хезмәт итүчән табигатьләрен бик дөрес сурәтли.
Көмештәй саф сулы, тәннәргә һәм җаннарга сихәт бирүче чишмәләр безнең туган авылыбызда да бар. Алар табигатебезнең төрле җирләрендә, күбесенчә тау арасыннан, я тау итәгеннән бәреп чыккан. Бу табигать могҗизалары безне үзләренең төрлелеге белән дә шаккаттыралар. Аларның сулары да төрлечә: ургып, уртача, салмак, шаулап, кайнап ага. Ә суларының тавышы?! Тыңлап торсаң, гаҗәпкә каласың, сокланып туймыйсың. Көйләре, моңнары бер-берсен кабатламый. Шул чишмәләр арасыннан аерым урын алып торганы - "Мансур чишмәсе".Бүген без лагерьга йөрүче экологик десант белән шул чишмәгә экскурсиягә бардык, тирә-юнен чистарттык, чишмә безгә "рәхмәт" әйтеп калгандай булды! -
Хәтер көне 19.06.2017

22-нче июнь - Бөек Ватан сугышы башланган көн. Озакламый сугышта һәлак булганнарны искә алып, Хәтер көне утәчәк. Шул уңайдан лагерьга йөрүче балалар вожатыйлар белән бергә ылыслардан матур букетлар ясадылар. Шул букетларны тантаналы итеп һәйкәл янына куйдылар.
-
Әдәби мәйдан 18.06.2017

Гөберчәк китапханәсе мөдире Гөлфирә Зөфәр кызы һәм клуб мөдире Халидә Мөхәммәтнур кызы экология елына багышланган үзенчәлекле һәм тәрбияви яктан бик кирәкле әдәби мәйдан үткәрделәр.Тирән эчтәлеклк интеллектуаль уен укучыларга бик ошады.
-
"Иң гүзәл кыз" бәйгесе 18.06.2017

"Иң гүзәл кыз" бәйгесе кызларның бик көтеп алган ярышы. Карагыз сез мода ярышын: нинди үзенчәлекле киемнәр теккәннәр: пакет,гәҗит,"затлы мех"лар - барысы да эшкә яраган. Кызларыбыз барысы да җиңүче булды.
-
"Татар егете" бәйгесе 17.06.2017

Бүген "Дуслык" лагеренда "Татар егете" бәйгесе бик күңелле һәм кызыклы үтте. Егетләр төрле ярышларда үзләрен сынап карадылар: җырладылар, биеделәр, чәч үрделәр һәм башка төрле конкурсларда тырышып катнаштылар. Көн бик матур һәм күңелле үтте.
-
Габдулла Тукай музеена экскурсия 16.06.2017

Бүген лагерьга йөрүче балалар белән вожатыйлар Яңа Кырлай авылына Габдулла Тукай музеена экскурсиягә бардылар. Экскурсовод бик матур итеп сөйләде, Габдулла Тукай тормышы белән таныштырды. Балалар зур игътибар белән кызыксынып тыңладылар, музейдагы экспонатлар белән таныштылар, музей янындагы күлдә рәхәтләнеп көймәдә йөзделәр. Аннары Сәгъди абый йортына бардылар, элекке заманда кешеләрнең нинди тормышта, көнкүрештә яшәүләре белән таныштылар. Тирә -як табигать шундый матур. Балалар да, вожатыйлар да матурлыкка хозурланып, сокланып, рәхәтләнеп ял итеп кайттылар.
-
Мөхәммәт Мәһдиев музеена һәм китапханәгә экскурсия 15.06.2017

-
Бүген бездә индеецлар көне. 14.06.2017

Бүгенге көн дә бик матур чаралар белән башланып китте. Лагерьда - индеецлар көне. Балалар вожатыйлар белән бергә индеецлар булып киенделәр, бизәнделәр, төрле ярыш-конкурсларда актив катнаштылар. Индеецлар тормышы турында презентация карадылар. "Могҗизалар кыры" да бик күңелле үтте.
-
"Туган көн" бәйрәме 13.06.2017

Бүген лагерьда "Туган көн" бәйрәме узды. Балалар матур-матур бүләкләр әзерләделәр, бер-берсенә бүләк иттеләр, шигырьләр сөйләделәр, концерт куйдылар. Аннары төрле-төрле ярышлар оештырылды, балалар пионербол, саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Көн бик матур һәм файдалы үтте.
-
Россия - минем дәүләтем. 12.06.2017

12-нче июнь Россия көне. Шуk уңайдан без балалар белән әңгәмәләр үткәрдек, Россия дәүләт символлары белән таныштык, эчтәлекле презентация карадык. Казаклар авылына барып чишмәләрне карадык, чистарттык, табигать гүзәллегенә сокланып кайттык. Ахырдан балалар бик матур бәйрәм концерты куйдылар. Көн бик матур һәм күңелле үтте.












