Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Сунгатов Шаукат Завдатович |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 33 |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 138 ( 139 ) 140 >>
-
Өйрәнү эвакуация 02.06.2017

“Дуслык” лагере үз эшчәнлеген дәвам итә. Бүгенге көнебез “Кояш, Һава, Су – безнең дусларыбыз” – девизы астында үтә. Балалар рәхәтләнеп саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнап, сәламәтлекләрен ныгыттылар. Лагерь ачылу тантанасына әзерлек тулы көченә бара. Җырлар, биюләр өйрәнү, скетчлар, әкиятләр сәхнәләштерү – барысы да балаларның кызыксынуларын исәпкә алып оештырыла.
Бүген Сеҗе янгын сүндерү бүлекчәсе хезмәткәрләре өйрәнү эвакуция үткәрделәр. Лагерь вакытында бу саклану чарасы да бик кирәк.
-
Ял лагере эшен башлады. 1 нче июнь –Балаларны халыкара яклау көне 01.06.2017

Бүген Г.Камал исемендәге Сикертән төп гомуми белем мәктәбе базасында мәктәп яны ял лагере эшли башлады. Анда 1 нче июньнән 21 нче июньгә кадәр барлыгы 15 башлангыч класс укучысы ял итәчәк. Лагерьнең беренче көне халыкара балаларны яклау көненә туры килә. “Балалар – Җиребез чәчәкләре” исеме астында укучылар асфальтта рәсем конкурсында бик теләп катнаштылар. Лагерьда ял алдан төзелгән план нигезендә оештырыла.
-
Начинаются летние каникулы 31.05.2017

Ура!!! Завтра начинаются летние каникулы. А сегодня во всех классах были проведены классные собрания, классные руководители ознакомили учащихся с правилами поведения и мерами безопасности во время летних каникул. Желаем всем счастливого лета, много радостных мгновений и всего самого-самого наилучшего!!!
Конец урокам, лето ждет,
Пришла его пора,
С каникулами всех
Поздравляем мы с утра.
Желаем дней веселых,
С друзьями приключений,
Мест новых, незнакомых,
И радостных мгновений.
Желаем мы каникулы
Счастливо провести,
Желаем за 3 месяца
И школу не забыть!
-
Эш беткәч, уйнарга ярый! 30.05.2017

Бөек шагыйребез юкка гына :“Эш беткәч, уйнарга ярый”, димәгәндер. Уку елын уңышлы тәмамлап, без дә классыбыз белән ял итәргә уйладык. 29 нчы май көнне класс җитәкчебез Нәгыймова Р.Р. һәм рус теле укытучыбыз Хөсәенова Г.М. белән үзебезнең Кесмәс буена сәяхәткә чыктык. Учакта тәмле бәрәңге боламыгы пешереп ашадык. Рәхәтләнеп балык тоттык, кызыклы уеннар уйнадык, туган як табигатенең гүзәллегенә сокландык, “бакалар концерты”н тыңлап хозурландык.
-
Күңелле экскурсия! 29.05.2017

Менә матур, көтеп алган җәй килеп җитте. Укучылар тырышып, уку елын тәмамлыйлар. Укытучылар: Хисматуллин И.И., Шәймарданова А.Р.лар белән 6,7,8 нче класс укучылары табигать кочагына экскурсиягә чыктылар. Алар табигатьнең матурлыгына сокландылар, төрле спорт уеннары уйнадылар, тәмле ризыклар белән сыйландылар.Нинди рәхәт ял итү!
-
Варислар сафы артты 27.05.2017

Бүген Варислар берлеге тагын 8 укучыга артты. Мәктәптә тантаналы рәвештә 8 укучыны Варислар сафына кабул иттек.
-
Ура! Без походта! 26.05.2017

Иртәгә походка, дигән сүзне ишетүгә, барыбыз да шатландык. Кояш көлә, кошлар сайрый, бакалар җырлаша. Апалар пешергән ботка, тәмле коймак, чәй тәме балачак хәтирәсе булып озак сакланыр.
-
Ура! Без походта! 26.05.2017

Балык тоттык, туп уйнадык.
Ничек рәхәт походта!
Апаны сурәткә алдык,
Коймак пешергән моментта.
-
"Соңгы кыңгырау" бәйрәме 25.05.2017

Мәктәбебездә бүген "Соңгы кыңгырау" бәйрәме. Быел 9 нчы сыйныфта укучы 3 укучы өчен соңгы тапкыр кыңгырау шалтырады.
Әйе, вакыт сиздерми генә үтеп киткән, инде балалар канат чыгарып үз ояларыннан очып китәргә җыеналар. Балачак инде артта калды. Алда беренче сынаулар көтә. Ни генә булмасын имтиханнарны тапшыруыгызны телибез! Сезгә дөньяның матурлыгын, тормышның асылын, яшәү ямен һәм мәгънәсен аңлап яшәргә язсын.
-
Алар да имтихан тоталар 24.05.2017

Безнең мәктәптә Разыйл Расыйпович җитәкчелегендә "Туризм" түгәрәге эшләп килде. Шушы көннәрдә, алар 2 көнлек походта, үз осталыклары буенча ярышалар. Без аларның исән-сау булып, җиңеп кайтуларын көтәбез.












