МБОУ «Кунгерская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422753, д. Нижние Шаши, ул. Кирова, д. 56 |
| Телефон: | +7(843)-693-60-27 |
| E-Mail: | kunger1966@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кунгерская СОШ" |
| Руководитель: | Сибагатуллин Рафиль Фаритович |
| Год основания учреждения: | 1832 |
| У нас учатся: | 109, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 18 |
МБОУ «Кунгерская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 101 ( 102 ) 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Сыерчык ояларына конкурс 08.04.2013

5.04.2013 көнне мәктәбебездә сыерчык ояларына конкурс үткәрелде. Барлык сыйныф укучылары да катнашты. Барысы 57 оя булды. Стандарт таләпләренә туры килгән, матур 10 сыерчык оясы призга лаек булдылар. Бу укучылар: Җәләлиева Зәлия (2 кл), Габдрахманов Динар (3 кл), Мөхәммәтҗановалар (4, 6 кл.), Мифтаховлар (6, 10 кл.), Ахметзяновлар (2, 10 кл), Зариповлар (5, 7 кл), Нуриева Айгөл (5 кл), Хәкимҗанов Рәмис (11 кл), Маулиевлар (3, 7 кл), Гатиятуллина Илүзә (11 кл). Һәр катнашучыга бүләк һәм призерларга махсус бүләк тапшырылды. 27 оя мәктәп яны һәйкәл, колхоз идарәсе тирәсендәге агачларга эленде. Оештыручы Галиева Х. Җ.
-
Халыкара китап көне 03.04.2013

2.04.2013 көнне 1-4 сыйныфлар өчен китапханәче Шакирова Р. Р. балалар китабы көненә багышланган балалар иртәсе үткәрде. Укучылар китап тарихы, Г. Х. Андерсенның тормыш юлы, китап турында мәкальләр белән таныштылар. Шулай ук иң күп китап укучылар билгеләнеп үтелде.
-
Экология олимпиадасы
03.04.2013
1.04.2013 - 7.04.2013 көннәрендә 10 нчы сыйныф укучысы Сабиров Разил Оренбург шәһәрендә экология фәненнән Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында катнаша.
-
Корьән уку бәйгесе 02.04.2013

30 нчы март көнне Әтнә үзәк мәчетендә район күләмендә Корьән уку бәйгесе булды. Анда безнең мәктәптән Гарипова Рамилә,Сәфәрова Зилә,Әхмәтов Фәнил,Әхмәтов Рәмис,Сәфәров Алмазлар бик матур чыгыш ясадылар. Укучылар Корьән сурәләрен,догаларны яттан сөйләделәр. Гарәпчә укып күрсәттеләр. Башлангыч сыйныф арасыннан Сәфәрова Зилә,югары сыйныф укучылары арасыннан Сәфәров Алмаз җиңүчеләр булдылар. Барлык укучыларга бүләкләр бирделәр, чәй табыны хәзерләнде. ( Җитәкче ГалиеваС.М.)
-
Видеофестиваль
30.03.2013
29.03.2013 көнне Әтнә районы укучыларының видеофестивале булды. Видеофестивальгә мәртәбәле кунаклар да чакырылган иде. Безнең мәктәп укучылары эшләгән "Кунак" фильмы нәфис фильмнар арасында икенче урынга лаек булды. "Татаркино" оештырган "Первоклашки" фильмы буенча рәсем конкурсының нәтиҗәләре дә билгеле. 1 нче сыйныф укучысы Габдрахманова Ландыш рәсеме бу конкурста 3 нче урын алды.
-
Экология олимпиадасына әзерлек
29.03.2013
18.03.2013-23.03.2013 көннәрендә мәктәбебезнең 10 нчы сыйныф укучысы Сабиров Разил КФУның экология факультетында экология фәненнән Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабына әзерлек курсларында булды.
-
Республика семинары 26.03.2013

21 нче март көнне шулай ук 10 нчы сыйныф укучылары арасыннан Әхлак түгәрәгенә йөргән балалар “Ислам динендәге бәйрәмнәр һәм йолалар “ белән таныштырдылар. Түгәрәк җитәкчесе Галиева С. М.
-
Республика семинары 25.03.2013

21 нче март көнне 4 нче сыйныфта республика семинары узды. Алар яңа укыла башлаган“ Россия халыкларының дини мәдәнияты һәм дөньяви этика нигезләре “фәне буенча “Мөхәммәд пәйгамбәр “дигән темага дәрес күрсәттеләр. Ислам дине буенча белемнәрен ныгыттылар. Җитәкчесе Галиева С. М.
-
Фәнни-практик конференция "Кеше һәм табигать"
21.03.2013
Арча район үзәгендә урнашкан 2 нче номерлы мәктәптә, 20.03.2013 көнне үткәрелгән экологик секциядә катнашып, мәктәбебезнең 10 нчы сыйныф укучысы Шагалиев Инзиль III урынга лаек булды.
Татар әдәбияты секциясендә катнашып 10 нчы сыйныф укучысы Сафарова Гөлназ Диплом белән бүләкләнде. Бу укучыларга киләчәктә дә зур уңышлар телибез!
-
"Ритм" бию төркеме 20.03.2013

Мәктәбебезнең "Ритм" бию төркеме Балтачта узачак "Йолдызлык - 2013" фестиваленең зона турына әзерләнә. Җитәкчеләре тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Сабирова Гөлназ Наилевна










