МБОУ «Кунгерская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422753, д. Нижние Шаши, ул. Кирова, д. 56 |
| Телефон: | +7(843)-693-60-27 |
| E-Mail: | kunger1966@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кунгерская СОШ" |
| Руководитель: | Сибагатуллин Рафиль Фаритович |
| Год основания учреждения: | 1832 |
| У нас учатся: | 109, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 18 |
МБОУ «Кунгерская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 101 102 103 104 ( 105 ) 106 107 108 109 110 >>
-
8 нче сыйныфта ачык ишекләр көне 31.01.2013

30.01.2013 көнне 8 нче сыйныфта әти-әниләр өчен ачык ишекләр көне үткәрелде. Максаты әти-әниләрне ГИА га әзерлек процессы белән таныштыру. Әти-әниләр рус теленнән ачык дәрес карадылар. Сыйныф җитәкчесе, рус теле укытучысы Гайнетдинова Фәридә. Математика укытучысы Ахатов Маратның чыгышы тыңланылды.
-
Физика укытучылары семинары 26.01.2013

24/01/2013 көнне мәктәбебездә физика укытучыларының регионара семинары булып үтте. Семинарның темасы: "Укучыларның иҗади мөстәкыйль эшчәнлеген информацион технологияләр ярдәмендә үстерү". 8 нче сыйныфта лаборатор эш дәресе һәм 10 нчы сыйныфта "Газ законнары" буенча ачык дәрес күрсәтелде. Укытучы: Хакимзянова А. М. Семинарда Арча районыннан һәм Мари Эл республикасыннан укытучылар катнашты.
-
Хәкимҗан Халиковның тууына 80 ел тулуга багышланган кичә
19.01.2013
18.01.2013 көнне мәктәбебездә балалар шагыйре Хәкимҗан Халиковның тууына 80 ел тулуга багышланган балалар иртәсе булды. Укучылар шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар. Шигырьләрен укыдылар.
-
Баскетбол ярышы
19.01.2013
VII нче укучылар спартакиадасы кысаларында 18.01.2013 көнне үткәрелгән баскетбол ярышында мәктәбебезнең егетләр җыелма командасы II урынга лаек булдылар. Аларны чын күңелдән әлеге зур җиңүләре белән котлыйбыз.
-
Корьән һәм намаз уку бәйгесе 17.01.2013

12 нче гыйнварда Әтнә үзәк мәчетендә район күләмендә Корьән һәм намаз уку бәйгесе булды. Анда безнең мәктәптән Шагалиева Илүзә,Гарипова Рамилә,Сәфәрова Зилә,Галиев Айназ,Шагалиев Инзил,Әхмәтов Фәнил, Әхмәтов Рәмис,Сәфәров Алмазлар бик матур чыгыш ясадылар. Укучылар Корьән сурәләрен,догаларны яттан сөйләделәр. Гарәпчә укып күрсәттеләр. Башлангыч сыйныф арасыннан Шагалиева Илүзә ,югары сыйныф укучылары арасыннан Сәфәров Алмаз, Шагалиев Инзил җиңүчеләр булдылар. Барлык укучыларга истәлекле бүләкләр бирделәр, тәм-томнар белән сыйлап чәй эчерттеләр. ( Җитәкче ГалиеваС.М.)
- «Дуслык» Исемендәге кышкы лагерь 14.01.2013
-
Кышкы лагерь 09.01.2013

Мәктәбебездә кышкы каникул вакытында балалар өчен кышкы лагерь оештырылды. Тәрбиячеләр: Галиева С. М., Шагалиева Ә. Х.. Лагерь җитәкчесе Садыкова Р. С.
-
Укытучылар яңа елда 08.01.2013

Профсоюз җитәкчесе Шакирова Рәмлә Ренат кызы укытучылар өчен Яңа елда менә дигән бәйрәм оештырды. Рәхмәт Рәмлә апайга.
-
Яңа ел 04.01.2013

29 нчы декабрь көнне мәктәбебездә Яңа ел бәйрәме һәм Балмаскарад үткәрелде. Бәйрәм өч өлештән торды. 9.00 - 12.00 - башлангыч сыйныфлар өчен; 13.00 - 16.00 - урта сыйныфлар өчен; 18.00 - 21.00 - Балмаскарад (8-11 сыйныфлар өчен)
Әйтерсең, барып кайттым балачак иленә.
Яңа ел, яңа өмет,
Шатлык, яңа бәхет килә.
Каршы алыйк, әйдәгез,
Бергә-бергә дуслар белән.
Яңа ел белән.
-
Чыршы бәйрәме 02.01.2013

29.12.12 көнне Күңгәр балалар бакчасында, бик зурлап Яңа ел бәйрәмен билгеләп үттеләр. Кунакка Кыш бабай белән Кар кызы килделәр. Бәйрәм гөрләп торды. Барлык балалар, килгән кунаклар рәхәтләнеп ял иттеләр. Яңа ел барыбызга да сәламәтлек, тынычлык алып килсен!










