МБОУ «Кунгерская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422753, д. Нижние Шаши, ул. Кирова, д. 56 |
| Телефон: | +7(843)-693-60-27 |
| E-Mail: | kunger1966@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кунгерская СОШ" |
| Руководитель: | Сибагатуллин Рафиль Фаритович |
| Год основания учреждения: | 1832 |
| У нас учатся: | 109, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 18 |
МБОУ «Кунгерская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 101 102 ( 103 ) 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Йолдызлык-2013 16.03.2013

Районда үткәрелгән Йолдызлык-2013 фестиваленең гала концертында безнең мәктәптән өч чыгыш күрсәтелде. "Ритм" бию төркеме, Шигапова Гөлгенә I дәрәҗә лауреат, Саммасов Раил III дәрәҗә лауреат исемен алып кайттылар.
-
Әбекәй - алтыным, минем иң якыным 07.03.2013

6 нчы март көнне 2 нче сыйныфта (сыйныф җитәкчесе Фатихова Ф. Х.) 8 март бәйрәме уңаеннан әбиләрне чакырып, "Әбекәй - алтыным, минем иң якыным" дигән музыкаль кичә үткәрелде.
-
Әниләр бәйрәме 07.03.2013

Күңгәр балалар бакчасында 8 март уңаеннан әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Кичәгә әниләр, әбиләр, апалар чакырылган иде. Кичәне тәбияче Гарипова Фаилә алып барды.
-
Гаилә бәйрәме
05.03.2013
4 нче март көнне 4 нче сыйныф укучылары гаилә бәйрәме үткәрделәр. Әти-әниле булу үзе бер бәхет. Алар белән бергәләп шундый бәйрәмнәр үткәрү, алар янында булу үзе бер бәхет. Шундый матур бәйрәмне сыйныф җитәкчесе Галиева Суфия Мансуровна оештырды.
-
Каюм Насыйри исемендәге XI яшүсмерләр фәнни-тикшеренү укулары 04.03.2013

1 нче март көнне Яшел Үзән шәһәренең 10 нчы гимназиясендә Каюм Насыйри исемендәге XI яшүсмерләр фәнни-тикшеренү укуларының төбәкара этабында катнашып, 10 нчы сыйныф укучылары Сабиров Разил, Шагалиев Инзил I урынны, Сафарова Гөлназ II урынны алдылар. Сабиров, Шагалиев экология, химия, биология секциясендә, ә Сафарова - татар филологиясе секциясендә катнаштылар.
- "Эрудит - клуб" уены 02.03.2013 Район күләмендә үткәрелгән, театр темасына багышланган "Эрудит-клуб" уенында Күңгәр урта мәктәбе командасы 2 нче урынга лаек булды. Район буенча иң яхшы уйнаучы безнең мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучысы Сабиров Разил дип табылды.
-
Туган тел көне 22.02.2013

21.02.2013 көнне мәктәбебездә Туган тел көненә багышланган кичә үткәрелде. Кичә барлык сыйныфлар өчен дә оештырылды һәм 10 нчы сыйныф укучылары тарафыннан алып барылды. Кичәне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галиева Гөлфия оештырды.
-
Әти белән күңелле 20.02.2013

Икенче сыйныфта "Әти белән күңелле" темасы астында, ватанны саклаучылар көненә багышланган кичә үткәрелде. Сыйныф җитәкчесе Шагалиева Ә. Х.
-
Аҗаган 19.02.2013

Мәктәбебездә "Хәрби патриотик" айлык бара. 18.02.2013 көнне 5-7 сыйныфлар арасында "Аҗаган" уены үткәрелде. Укучылар "Яшелләр" һәм "Кызыллар" командаларына бүленеп түбәндәге ярыш төрләре буенча ярыштылар.
1. Стенгазета
2. Азимут буенча йөрү
3. Граната ату
4. Чаңгы (эстафета)
5. Туп кертү
6. Страевой җыр. Ярышлар бик күңелле үтте. "Яшелләр" командасы җиңү яулады. Ярышны физкультура укытучылары Сибагатуллин Р. Ф. һәм Ахмедзянов Р. Ш. оештырдылар.
-
Муса Җәлилнең туган көненә багышланган кичә 16.02.2013

4 нче сыйныфта Муса Җәлилнең туган көненә багышланган әдәби музыкаль кичә үткәрелде. Укучылар шагыйрьнең тормыш юлын, иҗатын искә төшерделәр. Сыйныф җитәкчесе Галиева С. М.










