МБОУ «Кунгерская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422753, д. Нижние Шаши, ул. Кирова, д. 56 |
| Телефон: | +7(843)-693-60-27 |
| E-Mail: | kunger1966@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кунгерская СОШ" |
| Руководитель: | Сибагатуллин Рафиль Фаритович |
| Год основания учреждения: | 1832 |
| У нас учатся: | 109, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 18 |
МБОУ «Кунгерская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 ( 109 ) 110 >>
-
Сөмбелә бәйрәме 25.10.2012

7 нче сыйныфта Сөмбелә бәйрәме үткәрелде. "Кишерләр" һәм "Чөгендерләр" командасына бүленеп укучылар төрле ярышларда көч сынаштылар. Ике команда да җиңүче дип табылды. Бәйрәм барысына да бик ошады.
-
Сөмбелә 23.10.2012

5 нче сыйныфта Көз бәйрәме Сөмбелә үткәрелде. Көзге уңышка сөенеп, көз фасылының матурлыгын шигырьләрдә, җырларда мактадылар. Үзара ярышып, бәйрәм хуҗасы Сөмбеләне сайладылар. Төрле кызыклы конкурсларда җиңеп, бу исемне Нуриева Айгөл яулады.
-
Инглиз теле түгәрәге 22.10.2012

Балалар бакчасының әзерлек төркеменә йөрүчеләр атнага 2 тапкыр түгәрәктә инглиз теле өйрәнәләр. Мавыктыргыч уеннар, шигырь, җырлар аша сөйләшергә өйрәтүче шөгыльләрне балалар бик яраталар.
-
Үз хокукларыбызны һәм бурычларыбызны беләбезме? 19.10.2012

17.10.2012 көнне 5-6 нчы сыйныфлар өчен "Үз хокукларыбызны һәм бурычларыбызны беләбезме?" исемле сыйныф сәгате үткәрелде. Сыйныф сәгатендә укучылар үз хокукларын һәм бурычларын тагын бер тапкыр искә төшерделәр, белемнәрен тикшерделәр.
-
Минем хокукларым һәм бурычларым 19.10.2012

Октябрь традицион хокук айлыгы. Без ел саен "Парламент дәресе" кысаларында уздырылган конкурсларда һәм чараларда актив катнашабыз. Быел да башлангыч сыйныф укучылары рәсем, ә 7 класс укучылары газета конкурсында катнаштылар.
-
ЦИРК - FORTUNA 19.10.2012

18.10.2012 көнне мәктәпкә цирк артистлары килде.
-
Парламент дәресләре 18.10.2012

Мәктәбебездә әлегесе вакытта "Парламент дәресләре" кысаларында тәрбия сәгатьләре бара.
-
Табигатькә экскурсия 15.10.2012

Туган якка, аның табигатенә мәхәббәт, үзара дуслык, бер-береңгә хөрмәт хисләре тәрбияләү максатыннан 6 нчы сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Садыйкова Резеда апалары белән көзге экскурсиягә чыктылар.
-
Бирегез мәйдан 15.10.2012

13.10.2012 көнне авыл мәдәният йортында "Бирегез мәйдан" бәйгесе булды. Укучылар бик матур чыгыш ясадылар.
-
Хокук саклау органнары хезмәткәрләре белән очрашу - 2012 12.10.2012

11.10.2012 көнне мәктәптә Хокук айлыгы кысаларында бала хокукларын саклау оешмалары вәкилләре белән очрашу булды. Укучылар йорты директоры Садриева Рита Ришатовна, Багаутдинова Наилә Наилевна, Садретдинова Гүзәлия Фаилевна үз чыгышларында укучыларга бала хокуклары һәм бурычлары турында аңлаешлы итеп сөйләделәр, ярдәм итәргә әзер булуларын белдерделәр.










