Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Бурбашский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Бурбаш, ул. Ф Шакирова, д. 30 |
| Телефон: | 8(843)68-3-37-28 |
| E-Mail: | burbash-sad@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Бурбашский детский сад" |
| Руководитель: | Шарифуллина Розалия Харисовна |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 36 воспитанников/36 бала |
| У нас учат: | 6 педагогов/6 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Бурбашский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 ( 83 ) 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Бакчабызга нәниләр килде. 16.01.2015

Бакчабызның нәниләр төркеменә 3 бала килде. Алар ияләнү-адаптация чорын уңышлы гына башлап җибәрделәр.
-
Туган көн бәйрәме. 14.01.2015

Уртанчылар төркемендә тәрбияләнүче балалар ай саен туган көн бәйрәме уздыралар. Алар бүген январь аенда туган төркемдәшләрен - Ансарны, Гаделне, Зифаны - туган көннәре белән котладылар, бергәләшеп "Ак калач" уйнадылар.
-
Педагогик киңәшмә... 12.01.2015

Бакчабызда бүген педагогик киңәшмә булды. Анда ярты еллыкка ФГОС буенча куелган максатлар, бурычлар каралды.
-
Кыш бабай мәктәптә... 26.12.2014

Зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары мәктәпкә Чыршы бәйрәменә бардылар. Абый-апалары белән бергәләп җырлар җырладылар, биеделәр, Кыш бабайның күчтәнәчләрен авыз иттеләр.
-
Кыш бабайны каршылыйбыз. 25.12.2014

Яңа ел килә, Яңа ел!
Бәрәкәте белән килсен ул.
Һәрбер өйгә, йөрәк, күңелгә
Бәхетләре белән иңсен ул!
Зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркемендә тәрбияләнүче балалар янына Кыш бабай белән Кар кызын каршыларга бик күп җәнлекләр килгән иде. Матур һөнәрләр күрсәткәннәре өчен Кыш бабай аларны бәйрәм белән котлап, бик күп күчтәнәчләр бирде.
-
Яңа елны каршылап... 25.12.2014

Бүген бакчабызның нәниләр төркемендә "Яңа елны каршылап..." исемендә бәйрәм иртәсе булды. Бәйрәмгә Кәҗә бәтиләре һәм Бүре килеп балаларга күңелле мизгелләр тудырдылар. Ә балалар өчен иң сөенечлесе - Кыш бабай белән Кар кызының килүе булды. Алар нәниләребез белән рәхәтләнеп уйнадылар, биеделәр, җырладылар.
-
Могҗизалы Яңа ел. 25.12.2014

Бакчабызның уртанчылар төркемендә Яңа ел аеруча күңелле үтте. Балалар төрле әкитләрне сәхнәләштереп, төрле рольләргә кереп тамаша куйдылар.
-
Тәрәзәдә Кыш бабай... 23.12.2014

Бүген бакчабызга Кыш бабай килеп, тәрәзә аркылы балаларга сәлам бирде. Нәниләребез Кыш бабайны күреп бик сөенделәр, аны бәйрәм иртәсенә дә чакырып калдылар.
-
Проект тәмамланды. 23.12.2014

Уртанчылар төркемендә бер атна "Чыршы" проекты дәвам итте. Проектны йомгаклап, әти-ниләр арасында "Матур чыршы" конкурсы игълан ителде. Конкурста барлык гаиләләр дә актив катнаштылар, үзләренең иҗат җимешләрен тәкъдим иттеләр. Аларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Сыннар ясадык. 22.12.2014

Бакчабыз хезмәткәрләре бу көннәрдә территорияне бизәү өстендә бик нык эшләделәр. Ишегалдына килеп кергәч үзенне әкият дөньсында кебек хис итәсен. Хезмәткәрләр төрле әкият геройларын кардан ясап катырдылар.










