Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Бурбашский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Бурбаш, ул. Ф Шакирова, д. 30 |
| Телефон: | 8(843)68-3-37-28 |
| E-Mail: | burbash-sad@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Бурбашский детский сад" |
| Руководитель: | Шарифуллина Розалия Харисовна |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 36 воспитанников/36 бала |
| У нас учат: | 6 педагогов/6 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Бурбашский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 89 ( 90 ) >>
-
Сабантуйлар бездән башлана... 30.05.2014

Ел саен татар халкының милли бәйрәме - Сабан туен бакчабызда үткәрү гадәткә керде. Бүген дә табигатьнең иң матур җирендә - тау башында бәйрәм иттек. Балаларыбыз Сабантуйда уйнала торган барлык уеннар да үзләрен сынап карадылар. Әмма иң күркәме милли көрәш булды. Малайлар чын күңелдән бил алыштылар һәм иганәчеләр бүләк иткән машиналарны яуладылар. Башка уеннар да бүләксез булмады. Балаларны сөендергән иганәчеләргә һәм әти-әниләргә чын күңелдән зур рәхмәтебезне җиткерәбез, эшләрендә зур уңышлар, гаилә бәхете телибез.
-
Бакчабызда җил тегермәне... 28.05.2014

Оста куллы әтиләр ярдәме белән бакчабызда җил тегермәне пәйдә булды. Аларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Сау бул, бакча! 26.05.2014

Бүген бакчабызда бераз моңсу да, шул ук вакытта күңелле дә бәйрәм - чыгарылыш кичәсе булды. Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары дуслары, тәрбиячеләре белән саубуллаштылар. Аларга өйрәнгән шигырьләрен, җырларын, чәчәк бәйләмнәрен бүләк иттеләр. Ә без - тәрбиячеләр - аларга бары изге теләкләр генә теләп, озатып калдык.
-
Үсентеләр утыртабыз. 20.05.2014

Территориядәге бакчаларга чәчәк үсентеләре утыртабыз. Георгин, астра, циния, сальвия, кыңгырау, виола, бархатцы чәчәкләре безнең бакча балаларын җәй буенча сөендерер.
-
Эх, ямьле су буйлары... 19.05.2014

Юлга чыктык без бергә
Туган илдә йөрергә...
"Исәнме, ямьле җәй" проекты кысаларында максатчан экскурсияләргә йөрү дәвам итә. Балалар бу көннәрдә су буйлары белән ташыштылар.
-
Бәрәңге утырттык. 14.05.2014

Үз илемдә ямьле миңа
Бәрәңге бакчасы да.
Бакчыбызда язгы эшләр гөрләп бара. Бүген территориядәге бакчага бәрәңге утырттык.
-
Максатчан экскурсия. 13.05.2014

"Исәнме, ямьле җәй!" проекты кысаларында табигатькә максатчан экскурсияләр оештырылды. Балалар табигатьтәге үзгәрешләрне күзәттеләр, табигатьне сакларга кирәклегенә төшенделәр.
-
Беренче чәчәкләр... 12.05.2014

Озын яллардан килүебезгә бакчабызда беренче чәчәкләр - лалә, нәркисләр аткан. Бу чәчәкләр тирә-юньгә ямь, яктылык, матурлык биреп торалар. Һәр җирдән яз сулышы бөркелә.
-
Җиңү бәйрәмендә! 08.05.2014

Бүген бакчабызның мәктәпкә хәзерлек һәм зурлар төркемендә тәрбияләнүче балалары авылыбызның сугышта ятып калганнар хөрмәтенә куелган һәйкәл янындагы митингта катнаштылар. Һәйкәлгә үзебезнең бакчада үскән яран гөлләрен куйдылар.
-
Бакчабызда язгы эшләр. 06.05.2014

Бакчабызда күпъеллык нәркиз, лалә, умырзая чәчәкләре чыкты. Түтәлләрне чистартып, чүптән арындыру, территорияне чистарту, буяу, матурлау эшләре бара.










