Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Бурбашский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Бурбаш, ул. Ф Шакирова, д. 30 |
| Телефон: | 8(843)68-3-37-28 |
| E-Mail: | burbash-sad@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Бурбашский детский сад" |
| Руководитель: | Шарифуллина Розалия Харисовна |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 36 воспитанников/36 бала |
| У нас учат: | 6 педагогов/6 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Бурбашский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 ( 86 ) 87 88 89 90 >>
-
Ярминкәдә... 02.11.2014

Район күләмендә үткәрелгән көзге ярминкәдә безнең балалар бакчасы коллективы да зур оешканлык күрсәтте.
-
Авылымның матур урыннары... 31.10.2014

Бакчабызның зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркеме Татарстан республикасы буенча "сәяхәт итте". Алар "Туган җирем Татарстан" проекты кысаларында әти-әниләре белән берлектә үзләренең туган җирләренен матур урыннарын рәсемгә тошерделәр.. Тәрбиячеләре Исрафилова Раилә Мөхәммәтфатих кызы балаларны авыл тарихы, аның матур урыннары белән таныштырды.
-
Тимурчылар ярдәме... 29.10.2014

Быел безнең бакчага 5 нче класс укучылары тимурчылар итеп билгеләнде. Алар һәр атнаның чәршәмбе көнендә безгә килеп төрле эшләрдә ярдәм итәләр. Аларга бу эш бик ошый. Алар килгәч безгә дә күңелле.
-
Кошларга ярдәм итик. 27.10.2014

Уртанчылар төркемендә тәрбияләнүче балалар әтиләре ясап биргән җимлекләрне бүген агачларга элделәр. Алар кыш көне кошларга ярдәм итәргә, аларны бөртекләр белән сыйларга бүгеннән үк әзерләнәләр.
-
Могҗиза тудыручы куллар! 17.10.2014

Нәниләр төркемендә тәрбияләнүче балаларның көзге бакчада өлгергән яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр турында белемнәрен гомумиләштерү максатыннан, "Көзге муллык" проекты кысаларында әти-әниләрнең "Могҗиза тудыручы куллар" дип аталган күргәзмәсе оештырылды.
-
Мультфильмда кунакта... 16.10.2014

Бүген бакчабыз белән мультфильмда кунакта булдык. Габдулла Тукай һәм татар халык әкиятләренә нигезләнеп төшерелгән мультфильмнарны үз ана телебездә ишетеп карау балалар өчен бигрәк тә кызыклы. Балалар төркемнәргә таралгач, тәрбияче апалары белән геройларның кылган эшләренә, әхлакый сыйфатларына бәя бирделәр.
-
Дежур торабыз. 15.10.2014

Бакчабызның һәр төркемендә көн саен дежурлар алышынып тора. Үз чиратлары җиткәнне балалар түземсезләнеп көтеп алалар, дежур бурычларын төгәл үтиләр. Дилия тәлинкәләрне берсе өстенә икенчесен куеп өя, ә Раяз белән Әмир өелгән тәлинкәләрне юарга кертәләр. "Эшләгәнебез кеше өчен булса, өйрәнгәнебез үзебез өчен", - ди алар.
-
Бездә өмә... 14.10.2014

Санитар чистарту декадасы кысаларында бакчабызда зур өмә үткәрелде. Бакчабыз тагын да матурланып, яктырып калды.
-
Котлыйбыз! 09.10.2014

Бакчада 35 ел буе белем һәм тәрбия биргән тәҗрибәле тәрбияче Фазлыева Гөлфәния Тәлгать кызы Татарстан республикасының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Тәрбиячегә алдагы тормышында да сәламәтлек, иҗади уңышлар телибез.
-
Бездә зур бәйрәм! 08.10.2014

Бакчабызда Җәлил хәзрәт ярдәме белән бик зурлап Корбан гаете үткәрелде. Ул балаларга үзенең үгет-нәсихәтләрен бирде. Балалар матур чыгышлары белән бакчага килгән әтиләрне, бабайларны сөендерделәр. Бәйрәмдә шулай ук Президент Аппаратыннан Хашимова Н.М., район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зәкиева А.Ю. катнаштылар. Балаларның һәммәсенә күчтәнәч-пакет өләшенде.










