Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Бурбашский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Бурбаш, ул. Ф Шакирова, д. 30 |
| Телефон: | 8(843)68-3-37-28 |
| E-Mail: | burbash-sad@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Бурбашский детский сад" |
| Руководитель: | Шарифуллина Розалия Харисовна |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 36 воспитанников/36 бала |
| У нас учат: | 6 педагогов/6 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Бурбашский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 ( 87 ) 88 89 90 >>
-
Ярминкәләр гөрләде... 05.10.2014

Өлкәннәр һәм укытучылар көне уңаеннан бүген район үзәгендә ярминкә гөрләде. Анда безнең бакчадан да район халкына яшелчәләр тәкъдим ителде.
-
Бәйрәм белән, укытучы! 03.10.2014

Бүген бакчабызның мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары мәктәпкә барып укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар. Аларга матур шигырьләр, җыр һәм чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр.
-
Бер күрешү - бер гомер. 02.10.2014

Бүген өлкәннәр көне уңаеннан бакчабызның зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркеменә кунакка озак еллар тәрбияче булып эшләгән, хәзер лаеклы ялда булган Хәкимова Сәрия апа килде. Бу очрашуда балалар тәрбияче һөнәре турында күп яңалык алдылар. Үзләре дә кунакка һөнәрләрен күрсәттеләр, үз куллары белән эшләнгән бүләк һәм чәчәкләр бирделәр.
-
Олыларга хөрмәт. 02.10.2014

Безнең балалар бакчасында тәрбияче булып эшләп, лаеклы ялга чыккан Кадыйрова Гөлниса белән нәниләр төркемендә җылы очрашу булды. Аңа бәйрәм уңаеннан җылы, матур котлау сүзләре иреште. Балалар аның матур теләкләрен тыңладылар, аны ешрак кунакка кил дип чакырдылар.
-
Истәлекле очрашу... 02.10.2014

Уртанчылар төркемендә тәрбияләнүче игезәк кызлар - Динә һәм Диләрәнең әбиләре бүген безгә очрашуга килде. Ул балаларга үзенең тормыш юлы, күп еллар бакчабызда пешекче булып эшләве турында сөйләде. Оныклары аңа багышлап җыр башкардылар һәм бию бүләк иттеләр. Калган балалар аны матур шигырьләре белән сөендерделәр, үзләре ясаган кул эшен бүләк иттеләр.
-
Бәйрәмең белән, тәрбияче! 02.10.2014

Бүген мәктәк укытучылары һәм укучылары бакча хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар, үзләренең моңлы җырларын, матур шигырьләрен һәм чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр. Мәктәп һәм бакча арасындагы җылы мөнәсәбәт елдан ел ныгый, без килешеп һәм ярдәмләшеп яшибез.
-
Ата-аналар җыелышы 01.10.2014

Эштән кайтып, хуҗалыктагы вак-төяк йомышларын караганнан соң, әти-әниләр бакчага җыелышка килделәр. Бакча мөдире Розалия Харисовна аларны үткән уку елында ирешкән уңышлар, яңа уку елында эшләнәчәк эшләр белән; шәфкать туташы санитар таләпләр, туклану; өлкән тәрбияче яңа стандарт; тәрбиячеләр төркем эшчәнлеге белән таныштырдылар.
-
Көзге спартакиада - 2014. 26.09.2014

Бүген бакчабызда көтеп алган зур бәйрәм - Көзге спартакиада булды. Анда ике команда көч сынашты. Бәйрәмебезгә көннең матур булуы, әтиләрнең күпләп килүе, әбиләребезнең сынатмавы тагын да ямь өстәде. Бәйрәм ахырында Сөмбелә килеп, балалар белән уеннар оештырды, аларны көзге җимешләр белән сыйлады.
-
Алтын куллы әти-әниләр... 24.09.2014

Бакчабызда "Алтын көз" проекты старт алды. Проект кысаларында уртанчылар төркемендә тәрбияләнүче балаларның әти-әниләре арасында кул эшләре бәйгесе булып узды. Безнең уңган, булган гаиләләребез табигый материаллардан төрле кул эшләре алып килделәр. Аларга зур рәхмәтебезне белдерәбез, эшләрендә зур уңышлар, гаилә бәхете телибез.
-
Кызарып алма пеште, өзелеп җиргә төште. 22.09.2014

Алма- бик файдалы, тәмле җиләк-җимеш. Безнең якларда ул күп үстерелә. Безнең бакчабыз территориясендәге алмагачлар быел мул уңыш бирде. Зурлар төркеме бакча хезмәткәрләренә алма җыюда булышты. Эш вакытында тәрбиячеләре Раилә Фатиховна алмадан нинди ризыклар әзерләп булуы хакында балаларга сөйләде. Пешекчеләр төш вакытында балаларны үзләре җыйган алма компоты белән сыйладылар.










